Элина Сәфәрова, Элина Әсгать кызы Сәфәрова (Элина Асгатовна Сафарова, 1987 елның 23 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — архитектор, дизайнер, сәнгать белгече, 2014 елдан Казанда Bespoke архитектура бюросына нигез салучы һәм җитәкчесе. 2022 елдан сәләтле рәссамнар өчен ES Gallery шәхси галереясы кураторы.
Тәрҗемәи хәле 1987 елның 23 апрелендә Казанда Әсгать Сәфәров гаиләсендә туган. Әнисе — Луиза Вилсор кызы (1963 елгы). Элина туганда әтисе көндез тикшерүче булып, төннәрен балалар бакчасында каравылчы булып эшләгән Диана Сафарова: Мне всегда нужно докопаться до истины. Собака.ру. Әтисе ягыннан әбисе — Бөек Ватан сугышы ветераны укытучы Нәкыя Фатыйх кызы (Хәйретдинова; 1923—2021), бабасы — Бөек Ватан сугышы ветераны колхоз рәисе Әхмәтгали Сәфәргали улы Сәфәров (1912—1978). Әнисе ягыннан әбисе — ТАССР атказанган укытучысы Заря Мәхмүт кызы (Идрисова; 1936—1996), бабасы — «Иркеннефть» оешмасында мастер булып эшләгән Вилсор Зәки улы Нургалиев (1937—1994)Гөлназ Шәйхи. Тамырлар. Корни. К.: ТКН, 2023. ― Б.51―52.
Апасы Диана (1984 елгы), энесе Руслан (2002 елгы).
6нчы сыйныфка кадәр Казанның 19нчы мәктәбендә укыган, бу вакытта инглиз теленнән шәһәркүләм олимпиадада җиңү яулаган. Аннан 39нчы мәктәпкә күчкән. Рәсем ясарга яраткан, яңалыкка омтылган. Мәктәптә укыганда ДАШКА балалар архитектура мәктәбенә йөргән. Апасы белән бергә «Айрин-Студио» төркемендә җырлаганЕлена Железнова. Жена генерала терпеть не может слова «генеральша». «Вечерняя Казань», № 35 (2765).
Мәктәптән соң укуын Лондон шәһәрендә архитектура юнәлешендә дәвам иткән: Лондондагы Изге Мартин исемендәге сәнгать һәм дизайн Үзәк көллиятенең (Central Saints Martins College of Art in London) шәһәр планлаштыру факультетында һәм Лондондагы Архитектура ассоциациясе укыган. Дөньякүләм билгеле архитектор (1950—2016) лекцияләрен тыңлаган Мы в гостях у Элины Сафаровой (интервью). АрхитектурНО, 03.02.2025.
Bespoke Architects Университетны тәмамлагач, 2014 елда Казанда үзенең Bespoke Architects архитектура студиясен булдырган. Үз эшендә ул заманча дөнья стандартларын традицион милли үзенчәлекләр белән яраштырырга омтыла. Элина сәнгать һәм архитектура бергә яши ала дип саный, чөнки архитектура — ул кешегә интуитив йогынты ясый торган сәнгать чарасы. Студиянең максаты инновацион технологияләр аша үткәнне чагылдыра торган архитектура булдырудан гыйбарәтElina Safarova. bespokearch.ru.
Bespoke Architects студиясе проекты нигезендә А класслы URBAN бизнес үзәге (URBAN Business Center; Островский ур., 98) (2016—2019) барлыкка килгәнДинара Валеева. Бизнес-центр Urban — новый казанский инстаспот. Что нужно знать о здании. inde.io, 6.10.2020. 2019 елның 18 сентябрендә PROESTATE 2019 күчемсез милек буенча Халыкара инвестиция форумы кысаларында URBAN Business Center «Бизнесцентр. Регионы» номинациясендә «Green Awards: High Performance Buildings 2019 премиясенең Иң яхшы проекты» дип танылган Urban. bespokearch.ru.
2021 елда Асиф Хан бюросы (Asif Khan Studio Asif Khan » Practice) (Лондон) белән берлектә (консорциумга кереп) Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы концепциясен эшләү конкурсында катнашып, икенче урынны яулаган Среди 8 финалистов, которые разработают концепцию нового здания театра им. Камала, оказались и казанцы. Бизнес-Онлайн, 13.10.2021Руфина Калимуллина. Проект театра Камала от Bespoke: что архитектор Элина Сафарова думает о конкурсе. 116.ру, 3.02.2025.
Кырымдагы (Ялта составындагы штб) «Форос» премиум класслы шифаханәнең төп корпусын төзекләндерү һәм яңарту эшләрендә катнашкан. 2020 елда гомуми файдаланудагы урыннарны реконструкцияләүнең икенче чираты төгәлләнгән FOROS. bespokearch.ru.
Bespoke студиясенең танылган эшләре арасында — «Татнефть Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей клубының яңартылган чишенү бүлмәләре, L'Elephant һәм Zuka рестораннарының дизайн-проектыКарина Миллер. Кто живет в самых роскошных домах Казани: владельцы квартир на Федосеевской. 116.ру, 23.10.2023.
Bespoke студиясе Казан үзәгендә «Заря» кондитер фабрикасы булган бушлыкта премиаль торакны үз эченә алган күпфункцияле комплекс төзергә алынган (тапшыру срогы 2027 елда)Татьяна Ренкова. В центре Казани начинается реновация бывшей промзоны фабрики «Заря». РБКНа заре! bespokearch.ru.
Моннан тыш Элинаның шәхси проектлары, шулай ук чит илләрдә дә архитектура белән бәйле эшләре бар. ES Gallery 2022 елда URBAN бизнес үзәге бинасында сәләтле рәссамнар өчен ES Gallery шәхси галереясы ачканГалерея современного искусства ES Gallery Studios. Галерея иҗаты киң аудиториягә аз таныш, әмма арт-бергәлек тарафыннан игътибарга һәм яңадан аңлауга лаек булган үткән заман рәссамнарын даими эзләү белән шөгыльләнә, икенче яктан — Татарстанның яшь рәссамнарына галерея базасында махсус оештырылган студияләрдә ярдәм итә һәм үстерә. 2022 елда аның кураторлыгында «Tatarka. Кто я» экспозициясе оештырылганНурия Фатхуллина. Элина Сафарова: «В каждой женщине, рожденной в Татарстане, живет царица». Бизнес-Онлайн, 18.12.2022. Рәсем сәнгате, видеоколлажлар һәм фотосурәтләр аша тамашачыларга хәзерге татар хатын-кызы турында мәгълүмат тәкъдим ителгәнКристина Лешкова. «TATARKA. КТО Я» в ES Gallery — выставка о современной татарской женщине. entermedia.io, 22.12.2025.
Шәхси тормышы Кияүдә түгел (мәгълүмат 2023 елга)От дочерей миллиардеров до супермоделей: топ-50 завидных невест Татарстана. БИЗНЕС Online, 8.03.2023. Кызлары Ания (2015) һәм Лима (2017), кызларның әтисе — Татарстанда билгеле эшмәкәр Хафизулла Салих улы Аитов, автотранспорт чаралары җитештерүче АМ ГРУП директорыБизнесмен Аитов Хафизулла Салихович. Портал inJust. Чит илләрдә ял итәргә ярата. Инстаграм аккаунтында 14 мең язылучысы барИльгиз Шарифзянов. Дочка скандального экс-главы МВД по РТ уехала в жаркие страны в весенние каникулы. Смотрим, как она его провела. 116.ру, 13.04.2024.
Искәрмәләр
Әдәбият Гөлназ Шәйхи. Тамырлар. Корни. К.: ТКН, 2023. ― Б.51―52. Сылтамалар Дмитрий Михеев. Мы в гостях у Элины Сафаровой (интервью). АрхитектурНО, 03.02.2025. VK Видео, 53:57 Команда бюро Bespoke Architects. bespokearch.ru
Моны да карагыз Нәкыя Cәфәрова, әбисе Әсгать Сәфәров, әтисе Диана Сәфәрова, бертуган апасы Регина Фәйзуллина, икетуган апасы
Төркем:Әлифба буенча архитекторлар Төркем:Хатын-кыз архитекторлар Төркем:Татарстан архитекторлары Төркем:Россия архитекторлары Төркем:Россия дизайнерлары Төркем:Архитектура ассоциациясенең архитектура мәктәбен тәмамлаучылар