Сәяси аң — белем, бәяләүләр, карашлар һәм хисләр системасы, аның ярдәмендә субъектлар — аерым кешеләр, төркемнәр, милләтләр һәм башкалар сәяси өлкә турында аң ала.
Сәяси аң — кешеләрнең табигать, җәмгыятьнең матди тормышы һәм җәмгыят мөнәсәбәтләре системасы чагылдырган идеяләр, теорияләр, карашлар, карашлар, карашлар, хисләр, ышанулар, эмоцияләр, кәефләр системасы; ул белем һәм бәяләүләр системасы, аның ярдәмендә сәясәт өлкәсен аңлау субъектлар тарафыннан аерым кешеләр, төркемнәр, сыйныфлар, җәмгатьчелекләр формасында эш итүләре белән барлыкка килә. Ул сәяси системаның эшчәнлеге һәм үсеше өчен кирәкле элемент булып тора.
Сәяси аң — иҗтимагый аң рәвешләренең берсе. Ул — сәяси процесста катнашучының бу процесска һәм үзенең андагы роленә карата булган фикер һәм тойгылары. Сәяси тормыш, сәяси институтлар эшчәнлеге, сәяси вакыйга һәм сәяси карарлар социаль бергәлекләр — сыйныф, милләт, социаль төркем, шулай ук индивидлар тарафыннан төрлечә кабул ителә. Барлык сәяси күренешләр сәясәт турындагы күзаллауларда, хисләрдә, фикерләүдә чагылыш таба.
«Сәяси аң» төшенчәсе «сәяси белем» төшенчәсенә тәңгәл түгел. Бу кешеләрнең башындагы сәяси чынбарлык чагылышы образы гына түгел, аларның әлеге чынбарлыкка мөнәсәбәте дә. Бу — объектив сәяси шартларга һәм үз эшчәнлеге рәвешләренә, кешеләрнең тормышта үз функциясе һәм роленә субъектив эчке мөнәсәбәте, ул гына да түгел, кызыксынулы, хисси мөнәсәбәте. Аның нигезендә — сәяси процесста катнашучылар өчен сәяси мөнәсәбәтләрнең, институтларның, норма, вакыйгаларның уңай яисә тискәре әһәмияте (гамәли кыйммәте, актуальлеге). Сәяси аң төрлечә формалаша һәм дөньяны ике дәрәҗәдә — гадәти-гамәли һәм идеологик-теоретик дәрәҗәдә үзенчәлекле чагылдыра.
Гадәти һәм теоретик аң Гадәти сәяси аң бар кешедә дә очраклы рәвештә, көндәлек тормышта, гамәли эшчәнлектә формалаша. Төрле сәяси институтлар, социаль көчләр белән үзара мөнәсәбәткә кереп, сәяси процессларга тартылып, сәяси вакыйгалар аша үтеп, кешеләр сәяси тормышны танып белә, аларда сәяси күренешләргә, сәясәт эшлеклеләренә мөнәсәбәт формалаша, гамәли тәҗрибә, күзаллау, хис, гадәт барлыкка килә. Кеше аңында турыдан-туры күзәткән, сәяси тормышның өстендә генә булгандай тоелган нәрсәләр чагыла. Гадәти аңда сәяси психология сизелерлек урын ала. Бу — сәяси хисләр, кәеф, фикерләр, кыйммәти юнәлеш һәм бәяләү фикерләве; аларда сәяси тормышны, анда әлеге индивидның, билгеле бер кешеләр төркеменең ролен эмоциональ кабул итү чагыла.
Гадәтидән аермалы буларак, идеологик-теоретик аң күз белән күреп кабул итү чигеннән чыга, сәяси тормышның җитди факторларын һәм тенденцияләрен төшенчәләр, гомумиләштерүче нәтиҗәләр, сәяси идеяләр системасында эчке закончалыклы багланышларны чагылдыра. Гадәти аң очраклы барлыкка килсә, теоретик аң исә галимнәр, идеологларның квалификацияле эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора. Әгәр дә гадәти дәрәҗәдә аң эзлексез, мозаика сыман, каршылыклы булса, теоретик дәрәҗәдә ул сәяси күренешләрне яисә идеологик доктриналарны системага салынган фәнни-теоретик аңлату рәвешен ала. Сәясәтне фәнни тикшеренү «сәясәт белеме» дигән фән барлыкка китерә. Сәясәтнең нинди дә булса субъектының (сыйныф, милләт, җәмгыять, иҗтимагый хәрәкәт, партия) төп мәнфәгатьләрен, дөньяга карашын, идеалларын гәүдәләндергән идеяләр һәм карашлар системасы «идеология» дип атала. Ул социаль-сәяси теорияләр, сәяси партияләрнең программ документлары, лозунглар рәвешендә чагыла.Gavrov, S. Hybrid wars: the archaization of political consciousness and involution of media // Russian Journal of Communication. Volume 9, 2017 — Issue 2. P. 207—210., 2023, № 13(1). — С. 21-29.
Гадәти һәм теоретик аң арасында үтеп булмаслык чик юк. Ул бер үк сәяси аңның төрле баскычлары гына; алар үзара бәйләнештә тора, бер-берсенә йогынты ясый. Индивидларның гадәти аңы сәясәт фәнен өйрәнгәндә, идеологияне кабул иткәндә азмы-күпме дәрәҗәдә үзгәрә. Сәяси аң тулаем алганда сәясәтнең һәр субъекты сәяси тәртибен билгели., Н. П. Поливаевой
Искәрмәләр
Чыганаклар
Назаров М. М. Типы политического сознания // Социс. — 1992. — № 6. — С. 64-71. Андреев С. С. Политическое сознание и политическое поведение // Социально-политический журнал. — 1996. — № 6. — С. 150—157.
Сылтамалар
Л. Н. Алисова,.Т. Голенкова. Политическая социология Политическое сознание. Структура и содержание политического сознания
Төркем:Аң Төркем:Политология