Ранис Гыйләҗетдинов, Ранис Разин улы Гыйләҗетдинов (Ранис Разинович Гилязетдинов, 1995 елның 6 октябре, РФ, ТР, Яр Чаллы) ― спортчы (көрәшче). Билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы (2019) һәм атказанган (2020) спорт мастеры (2022). Көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры (2025). Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы (2023). Яр Чаллы, Минзәлә районы Сабан туйларының күп тапкырлар абсолют батыры. БРИКС илләре Уеннары җиңүчесе (2024). 130 килограммнан артык авырлык категориясендә чыгыш ясыйАртур Валеев. Колдун, амбал весом 200 килограммов и директор бассейна: главные батыры России прямо сейчас. Бизнес-Онлайн, 25.06.2023.
Тәрҗемәи хәле 1995 елның 6 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туганМихаил Тукранов. Үзебезнең егет Гилязетдинов Ранис Разинович – ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ! . Әтисе Разин Хәйретдин улы чыгышы белән Минзәлә районының Кадрәк авыл җирлегеннән, үзе дә көрәшчеләр гаиләсендә туып үскән Дильфас Галиев. Ранис защитит честь района. Газета «Мензеля», 15.01.2020. әнисе Анна Пантелеймон кызы (Романова) Зәй районы Сарсаз-Баграж авылыннан В Татарстане наш 27-летний сородич Ранис Гилязетдинов одержал победу в поединке с борцом из Азербайджана. «Туганайлар», 25.06.2024Ляля Гайфутдинова. Батыр Сабантуя Ранис Гилязетдинов подарил маме подписку на «Челнинские известия». «Челнинские известия», 19.11.2024. Семьядагы барлык бертуганнары югары белемлеләр.
Спортта беренче адымнарын биш яшендә ясаган, системалы күнегүләрне җиде яшендә башлаган.
Яр Чаллы шәһәренең «М. Ш. Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбендә 2нче класста укыганда көрәш секциясенә язылганнан алып, 18 яшенә кадәр тренеры Илгиз Вәгыйз улы Шәмсевәлиев Шамсевалиев Ильгиз Вагизович. Электронное образование Республики Татарстан кул астында шөгыльләнеп, Чаллы Сабан туенда беренче җиңүгә ирешкән: 9-10 яшьлек балалар арасында ярышларда җиңгән. Хәзер Россиянең атказанган тренеры Илнур Нурислам улы Хәйбуллин Хайбуллин Ильнур Нурисламович. Электронное образование Республики Татарстан җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Мәктәпне яхшы билгеләргә бетереп, КФУның Чаллы институтында бакалавриат һәм магистратура тәмамлаган. КФУның Чаллы институты аспиранты, анда югары энергетик процесслар һәм агрегатлар кафедрасында укый. Техник фәннәр кандидаты дәрәҗәсен алу өчен диссертация язаАлексей Першин. Абсолютный батыр Челнов пишет диссертацию и хочет стать кандидатом технических наук. «Челнинские известия», 22.06.2022.
Спорттагы уңышлары Көрәш буенча берничә тапкыр Татарстан чемпионы. Муса Җәлил исемендәге турнирның берничә мәртәбә җиңүчесе (2024 елда «Турнирда иң матур алым өчен» Ильяс Галимов исемендәге махсус премиягә лаек булган. Финалда титуллы көрәшче Муса Галләмовны җиңгән)Специальной премии имени Ильяса Галимова удостоен борец из Челнов. Татар-информ, 3.02.2024. 2018 ― билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы. 2019Обладателем звания абсолютного батыра и автомобиля «Лада Гранта» в Челнах стал Ранис Гилязетдинов. Министерство спорта Республики Татарстан, 16.06.2019, 2022, 2024Абсолютным батыром Сабантуя-2024 в Челнах стал Ранис Гилязетдинов. tvchelny.ru, 15.06.2024 ― Яр Чаллы Сабан туеның абсолют батыры. 2022 елда финалда Эльдар Хәмитовны җиңгән (җиңүчегә тәкә һәм иганәче АA Groupтан «Лада Веста» автомобиле бирелгән). 2021 ― беренче халыкара шахтерлар Сабан туе (Кемерово) җиңүчесе (бу җиңү өчен сарык тәкәсе һәм «Лада Гранта» автомобиле алганИльшат Вагизов. Ранис Гилязетдинов стал абсолютным батыром первого международного шахтерского Сабантуя. Новости Мензелинска, 28.06.2021. 2023 ― «Манзара» премиясе ярышларында икенче урын. Финалда Эльдар Хәмитов белән көрәшкәнИлшат Солтанов. Эльдар Хәмитов: «Копченый»ның энесе дип, җиңүне китереп бирмиләр. Шәһри Чаллы, 2.07.2023. 2023 ― көрәш буенча дөнья чемпионаты (Миңгәр, Саба районы, Татарстан) ― 130 кг авырлык категориясендә җиңүче. Финалда Азәрбайҗан көрәшчесе (190 кг лы) Җамал Фәйзиевне җиңгәнКристина Иванова. Аспирант КФУ впервые стал чемпионом мира по борьбе корэш. Медиа портал КФУ, 27.06.2023. 2024 ― билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатының абсолют батырыЮлия Камкина. Корэш на лошадях и на песке. Как в РТ сражались батыры из 30 стран мира. АиФ Казань, 26.06.2024. 2024 ― 5нче БРИКС илләре көрәш буенча ярыш (Казан, Россия, 2024 ел, 12 ― 23 июнь) — иң авыр үлчәү категориясендә алтын медаль. Финалда ул Иран көрәшчесен җиңгәнЭнҗе Габдуллина. «Бу җиңү – әтием өчен»: Татар көрәшчеләре – БРИКС чемпионнары. Интертат, 22.06.2024 «Эта победа – за отца»: Татарские борцы ― чемпионы БРИКС. milliard.tatar, 26.06.2024. 2024 ― V Күчмәләрнең Бөтендөнья уеннары ― этник спортның халыкара ярышлары (Астана, Казакъстан) ― Россия җыелма командасы составында кыргыз көрәшендә алтын медаль (бүләккә 500 мең тенгегә (якынча 95 мең сум) сертификат)Челнинский борец победил на «Всемирных играх кочевников» и получил 500 тысяч тенге. kazanfirst.ru, 11.09.2024. 2025 ― Екатеринбургта өлкә Сабан туеның баш батыры (төп приз Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән «Лада Гранта» автомобиле). Финал бәйгесендә Чаллыдан Рөстәм Сәлаховны җиңгәнЛяля Гайфутдинова. Батыр из Челнов Ранис Гилязетдинов приехал домой на «Ладе Гранте» из Екатеринбурга. «Челнинские известия», 7.07.2025. 2025 ― Түбән Кама Сабан туе баш батыры (приз ― «Лада Гранта» машинасы). Финал бәйгесендә аның көндәше Теләчедән Раил Нургалиев булганПриз – «Гранта»: абсолютным батыром в Нижнекамске стал челнинец Ранис Гилязетдинов. «Челнинские известия», 8.06.2025. 2026 ― Яшел Үзән Сабан туеның абсолют батыры (төп бүләккә Lada Granta автомобиле тапшырылган)Бросок к победе: как в Зеленодольске выбрали абсолютного батыра Сабантуя-2026. Новости Зеленодольска, 7.06.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 ― билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастеры 2019 ― билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры 2020 ― көрәш буенча Россиянең спорт мастерыЧелнинцы удостоены почетных спортивных званий. Управление информационной политики и по связям с общественностью г. Набережные Челны, 27.01.2021 2020 ― билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры 2025 ― көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры Гилязетдинов Ранис Разинович ― Мастер спорта России. Статистика и аналитика развития спорта в России
Искәрмәләр
Сылтамалар Гилязетдинов Ранис Разинович ― Мастер спорта России. Статистика и аналитика развития спорта в России Михаил Тукранов. Үзебезнең егет Гилязетдинов Ранис Разинович ― ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ!
Төркем:Көрәшчеләр Төркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Көрәш буенча дөнья чемпионнары Төркем:Россиянең халыкара класслы спорт мастерлары Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Казан федераль университетының Яр Чаллы институтын тәмамлаучылар