Икътисади күтәрелеш — илдәге икътисадның җитештерүнең артуы, икътисади эшчәнлекнең җанлануы һәм тормыш дәрәҗәсенең яхшыруы белән характерлана торган халәте. Икътисади торгызылу реаль тулаем милли продуктның үсеше белән характерлана.
Тарихы 1880 елларда бөтен дөнья озакка сузылган икътисади төшенкелек кичерә.
Икътисади күтәрелеш зур шәһәрләрнең үсеше белән бәйле. Провинцияләрдән кешеләр эш һәм белем алу мөмкинлекләре эзләп зур шәһәрләргә күченәләр.
XX гасырның 90 нчы елларында базар мөнәсәбәтләренә күчү барышында реаль ТЭП кимеде (бер елга 75 % чамасы), ләкин 1997 елда ул үсә төште, ә 1998 елда яңадан кимеде. Мондый сикерешләрне икътисади күтәрелеш дип атап булмый. Россиядә икътисади күтәрелеш 1999 елда башланды һәм хәзергәчә дәвам итә, дип исәпләргә мөмкин. Әмма аның темплары тигез түгел әле: әйтик, 1999 елда ТМП 5,4 % ка калыкты, 2000 елда — 9 % ка, 2001 елда — 5,1 % ка, 2002 елда — нибары 4,3 % ка, 2003 елда — 7 % ка үсте.
Икътисади күтәрелеш процентларда чагылдырылган уртача еллык ТМП үсеш темплары белән үлчәнә. Кыскача әйткәндә, бу күрсәткечне еш кына ТЭПның үсеш темплары, дип атыйлар. Билгеле бер елга үсеш темпын исәпләп чыгару өчен бу елга реаль ТЭПны алырга, аңардан алдагы ел реаль ТЭПын алып ташларга кирәк — шул елга реаль ТЭП үсеше килеп чыга.
Тасвирлама Икътисади күтәрелеш — реаль ТЭПның абсолют күрсәткечләрдә дә, илнең һәр кешесенә исәпләгәндә дә озак вакытлар буе арта баруы. Бу билгеләмәдә бик мөһим өч нәрсәне ассызыклап күрсәтергә кирәк:
беренчедән, фәкать реаль ТЭПны гына күздә тоту зарур, чөнки номиналь ТЭП үсә барса да, инфляция, димәк, бәяләр дә тизрәк үсәргә мөмкин; нәтиҗәдә, инде белгәнегезчә, реаль ТЭПның хәтта кимүе дә ихтимал;
икенчедән, ТЭПны абсолют күрсәткечләрдә генә түгел, җан башына да исәпләргә кирәк, чөнки халык саны ишәйгәндә ТЭПның абсолют күләме арта барса да, һәр кешегә исәпләгәндә ул кимрәк туры килергә мөмкин;
өченчедән, ТЭПның озак вакыт эчендә артуын гына икътисади күтәрелеш дип санап була.
Искәрмәләр
Әдәбият
С. З. Мошенский. Рынок ценных бумаг Российской империи. — Москва: Экономика, 2014. — 560 с. — ISBN 978-5-282-03357-1. Сердюков Анатолий Эдуардович, Вылкова Елена Сергеевна, Тарасевич А. Леонидович. Налоги и налогообложение: Учебник для вузов. 2-е изд. — Питер: СПб., 2008. — 704 с. — ISBN 978-5-388-00058-3. А. Чижова. Эконометрическая модель оценки матриц вероятностей переходов кредитных рейтингов. — 2009. Шаронина Л. В. Макроэкономика. — Москва, Берлин: Директ-Медиа, 2018. — 100 с. — ISBN 978-5-4475-9969-0.
Төркем:Икътисад