Симфония № 3 — симфоник әсәр, 1974 елда язылган, күренекле татар композиторы, дирижёры, виолончелисты һәм укытучысы Алмаз Монасыйповның (1925–2008) дүрт симфоник әсәренең берсе.
Тарихы Әсәр 1975 елда Татарстан Композиторлар берлеге пленумында беренче тапкыр башкарылган. Премьерадан соң озак вакыт бер генә дирижёр да аны кабат ишеттерүгә алынмаган.
2005 елның җәендә, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, дирижёр Рөстәм Абязов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры тарафыннан яздыру өчен кабат башкарылган. Шул ук елның 14 декабрендә Рөстәм Абязов җитәкчелегендә әсәр халык алдында икенче тапкыр яңгыраган.
Партитурасы 1977 елда «Совет композиторы» нәшриятендә бастырылган.
Музыкаль үзенчәлекләре Симфония дүрт өлештән тора. Алмаз Монасыпов анда аурупа музыкаль жанрларын кулланган: баркароллага охшаган җырлар, пассакалья һәм сицилиана.
Партитурага Морзе әлифбасында SOS сигналы ритмы кертелгән булуы – әсәрнең төп үзенчәлеге. Бу ритм теманың үсешенең кульминацион моментларында көчле итеп яңгырый.
Симфония фәлсәфи темаларны яктырта. Кеше дөньяда үз урынын эзләве һәм явызлыкка, көчләүгә каршы тору кирәклеген бәян итә.Татар музыкасында иң катлаулы симфоник әсәрләрнең берсе дип санала.
Оркестр составы Әсәр зур симфоник оркестр өчен язылган. Партитурада түбәндәге инструментлар каралган:
Агач тынлы музыка кораллары:
• Пикколо (= III флейта)
• 2 флейта (I — контральт флейта, II — II пикколо)
• 2 гобой
• Инглиз быргысы (=III гобой)
• 2 кларнет
• Бас кларнет (= III кларнет)
• 2 фагот
• Контрафагот
Бакыр тынлы музыка кораллары:
• 4 валторна (F)
• 3 торба (B)
• 3 тромбон
• Туба
Бәрмә музыка кораллары:
• Литавралар
• Тимер өчпочмак
• Агач (Леньо)
• Камчы (Фруста)
• Тамбурин
• Тамбур
• Тәлинкәләр
• Зур барабан
• Там-там
• Чаңнар
• Ксилофон
Башка музыка кораллары:
• Арфа
• Фортепиано
Кыллы музыка кораллары:
• I скрипкалар
• II скрипкалар
• Альтлар
• Виолончельләр
• Контрабаслар
Әһәмияте Алмаз Монасыповның Өченче симфониясе татар профессиональ музыкасында иң тирән һәм катлаулы әсәрләрнең берсе булып кала. Ул композиторның иҗатындагы философик һәм гражданлык юнәлешен ачык чагылдыра.
Шулай да карагыз
Симфония №1 Симфония №2 "Муса Җәлил" Симфония №4 «Дастан»
Искәрмәләр
Төркем:Алмаз Монасыйпов