Контактлы дерматит урынлы дару яки консервант, косметика куллану яки металл белән бәйләнешкә җавап итеп ялкынсыну реакциясеннән гыйбарәт. Беренче бәйләнештә организмның сенсибилизациясе була һәм киләсе бәйләнешләрдә әкренәйгән гиперсизгерлекнең IV типтагы иммун җавап үсеш ала. Анамнез Потенциаль аллергенның беренче һәм кабат йогынтысы турында күрсәтмәсе була.

Симптомнар Аллерген йогынтысыннан соң кычыту һәм яшь түгелү.

Билгеләре (күздә) • Шешү, кабырчык булу, почмакларда ярылу һәм кабаклар калынаю.

• Хемоз, конъюнктива кызару һәм папилляр конъюнктивит.

• Мөгезкатлауның нокталы эрозияләре.

Дәвалау • Аллерген билгеле булса, аның йогынтысын туктату.

• Консерватларга сизгерлек шиге булса, консервантсыз тамчылар кулланалар.

• Симптомнарны җиңеләйтү өчен - салкын компресс.

• Урынлы кортикостероидлар билгеләү мөмкин, әмма аларга ихтыяҗ сирәк барлыкка килә.

• Авыр очракларда антигистамин препаратларын эчәргә билгелиләр.

• Дерматит чыгарган агентның кабат тәэсирен сакланырга кирәк (медицина картасына язарга).

Искәрмәләр

Чыганаклар Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары