Атопияле экзема (дерматит) — идиопатияле еш кына гаиләле тире чире, астма һәм поллиноз белән бергә була ала.

1.    Гадәттә башлангыч балачакта чагылган кычыту белән билгеләнә, тик төрле яшьтә очрый ала.

2.     Билгеләре

•      Бит экземасы гадәттә сабыйларда очрый һәм кычыткан, коры, эритематоз папулалардан гыйбарәт (рәс. 24.38а).

•      Папулалар яки бөгү өслекләрендә экскориацияләр формасындагы экзема гадәттә терсәк һәм тез бөгелешендә, беләзекләр (рәс. 24.38б) һәм тубыкларда соңрак тәңгәл зарарланулар рәвешендә үсә.

3.    Дәвалауга йомшарту чараларын, дегет майларын һәм стероидларны урынлы куллану керә.

Офтальмологик күренешләре а) еш: мадароз һәм стафилококклы блефарит;

б) еш булмаган: хроник кератоконъюнктивит, кератоконус һәм иртә катаракта;

в)  сирәк: челтәркатлау кубарылу.

Атопияле дерматит (экзема, диффуз нейродермит) — шактый таралган идиопатик чир, еш астма һәм поллиноз (чәчәк бизгәге) белән бергә була. Кабаклар патологик барышка сирәк кушыла, әмма алар зарарлану таралган дерматит белән гел бергә бара.

Дерматит-ул тормыш өчен куркыныч авыру түгел һәм кеше янына бирелми. Патология барлыкка килү факторларын экзогеннарга (тышкы) һәм эндогеннарга (эчке) бүләргә була.Дерматит китереп чыгару.

Билгеләре (күздә) Кабаклар калынаю, аларда кабык һәм вертикаль ярылу барлыкка килү белән бергә стафилоккоклы блефарит һәм мадароз. Дәвалау Тирене дымландыру өчен йомшарту чараларын һәм урынлы стероидларны акыллы дозаларда, мәсәлән 1% гидрокортизон кулланалар. Шулай ук икенчел инфекцияләрне дәвалау кирәк. Башка офтальмологик чирләр белән кушылмасы а) еш: балаларда сезонлы аллергияле чирләр һәм өлкәннәрдә хроник кератоконъюнктивит;

б) сирәк: кератоконус, пресениль катаракта һәм челтәркатлау кубарылу.

Искәрмә

Чыганаклар Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Офтальмология Төркем:Күз авырулары