1703 елгы Лиссабон килешүе (, ) – Португалия белән Бөекбритания арасында төзелгән халыкара килешү. XVIII гасыр башында (1701 елдан) Испания мирасын бүлешү өчен барган сугышта () ике илнең бергәләп катнашу планын беркетә. Кул куелган көнне үк килешүгә Австрия белән Һолландия дә кушыла.
Тарих
1703 елның 16 маенда Лиссабонда имзаланган. Португалия ягыннан Португалиянең беренче министры маркиз Аллегрете, Бөекбритания ягыннан илче лорд Метуэн (килешүнең икенче исеме лордның фамилиясе белән аталып йөртелә) кул куйган.
Бөекбританиянең Испания мирасын бүлешү өчен барган сугышка катнашуының сәбәпләре берничә: Испания белән Бурбоннар династиясе астында берләшеп, Франциянең көчәеп китүеннән һәм испан колонияләрендәге сәүдә мәрхүм калудан курку.
Бөекбританиянең Франциягә каршы берлеккә Португалияне дә тартып кертәсе килә, чөнки Португалия җиреннән Испаниягә һөҗүм итәргә уңайлы була. Португалия Педру II, Бөекбритания Португалиянең (Испаниядән) бәйсезлеген яклар дигән өмет белән һәм Испания тәхетенә утырырга өмет иткән Карл VI ның Эстремадура һәм Галисия җирләрен Португалиягә бирергә дигән вәгъдәсенә ышанып, тәкъдимгә риза була.
Килешү буенча, Португалия белән Бөекбритания арасында «мәңгелек» берлек игълан ителә (14нче маддә); Бөекбритания Испания белән Франциягә кашы сугышта Португалиягә гаскәр һәм флот белән ярдәм итәргә алына (1нче-10нчы маддәләр); Бөекбритания Португалиянең Аурупадагы яр буен, башка кыйтгалардагы колонияләренең дә яр буен саклауда ярдәм итәргә алына; Португалия, үз чиратында, сугыш вакытында Англиягә ярдәм итәргә алына (11нче маддә); Португалия үзенең портларында британ хәрби карабларына сугыш вакытында да, тыныч вакытта да торырга рөхсәт бирә; Бөекбританиягә сәүдә өлкәсендә зур өстенлекләр бирелә.
Әлеге килешү нигезендә ике ил арасында төзелгән берлек XX гасыр урталарына кадәр дәвам итә, Португалиянең озак елларга Бөекбританиягә карата икътисади һәм сәяси бәйлелегенә китерә.
Чыганаклар Большая российская энциклопедия. В 35 томах . Том 17 (Ла-Ло). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-350-7
Сылтамалар Килешү тексты (порт.)
Моны да карагыз Лиссабон килешүе (1668)
Искәрмәләр
Төркем:Халыкара килешүләр Төркем:1703 ел Төркем:16 май Төркем:Португалия тарихы Төркем:Бөекбритания тарихы Төркем:Испания тарихы Төркем:Португалиянең халыкара килешүләре Төркем:Бөекбританиянең халыкара килешүләре