Надежда Кадышева, Надежда Никита кызы Кадышева, (Иң чибәр мордвалар (мукшылар һәм эрзәләр), ) (1959 елның 1 июне, ТАССР, Лениногорск районы, Горки) — эстрада җырчысы, «Алтын боҗра» ансамбле солисты. РФ (1999) һәм Мордовиянең (1995) халык, Татарстанның атказанган артисты. Бөгелмә шәһәренең шәрәфле ватандашы.
Тәрҗемәи хәле 1959 елның 1 июнендә ТАССР Яңа Писмән районы (1959 елдан Лениногорск районы) Горки авылында дүрт кыз балалы гаиләдә өченче кыз булып туган. Милләте — эрзә. Әтисе Никита Михаил улы (1923—1974) — тимер юл эшчесе, әнисе Анна Андрей кызы (1927—1970) — өй хуҗабикәсе. Кыз туганнары Вера, Мария, Люба. Балачагы Келәүле районы Иске Маклавыш авылында үтә. Надеждага ун яшь вакытта әнисе вафат була. Сеңлесе Люба белән Надежданы Бөгелмә шәһәре мәктәп-интернатына җибәрәләр. Анда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, кыз туганы Мария янына, Мәскәү өлкәсе Лобня шәһәренә киҗе-мамык эрләү фабрикасына эшкә урнаша. Бөгелмәдә интернатта укыганда, Лобняда фабрикада эшләгәндә үзешчән сәнгатьтә катнаша. 18 яшендә Мәскәүгә, М.М. Ипполитов- Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогия укуханәсенә (1995 елдан институт) укырга керергә бара. Н.М. Тарасенко сыйныфында әзерлек курсларын тәмамлап, 1нче курста укый башлый. Өченче курста «Москонцерт» берләшмәсендә яңа оешкан һөнәри «Россияночка» квартетына кабул ителә. Квартетта рус халык җырларын башкара. Эстрада башкаручылары бәйгесендә композитор Алмаз Монасыйповның «Летели птицы белые» җырын башкарып, танылу ала. Гнесиннар исемендәге институтның ялгыз җырлау кафедрасын (проф. Н.М. Мешко сыйныфы) тәмамлаган.
1987 елда Гнесиннар институтын тәмамлаган ире Александр Костюк (РФ атказанган сәнгать эшлеклесе) белән «Алтын боҗра» ансамбле (2017 елның 1 мартыннан «Алтын боҗра» рус фольклор шоуы) оештыралар, 2005 елда (1965 елда төзелгән «Эстафета» кинотеатры бинасында) 512 тамашачы урыны булган «Алтын боҗра» Милли халык музыкасы һәм җыры театрына (Мәскәү, Тимирязев урамы, 17) нигез салалар.
«Алтын боҗра» ансамбле белән РФ шәһәрләрендә, бик күп чит илләрдә гастрольләрдә була. Үзе җырлаган иң экзотик урын дип, Боливиядә Ла-Пас шәһәрен саный. Биек урында урнашу сәбәпле, анда һава җитми, сәхнә янында, әче тудыргыч мендәре тотып, табиблар кизү тора.
Җырчыга имиджны һәм концерт киемнәрен Александра Грузикова уйлап таба.
Репертуар
Дискография 1995 Яңа ел төне () — «Союз» студиясе 1996 Сокландыргыч күзләр () — «Союз» студиясе 1997 Кайгы, кит () — «Союз» студиясе 1998 Ягымлы әрәмә () — «Союз» студиясе 1999 Нәрсәгә бу җәй () — «Союз» студиясе 2000 Язмышым минем, язмышым () — «Союз» студиясе 2002 Бүләк ит, каенкай () — «Союз» студиясе 2002 Яңгыр елый () — «Союз» студиясе 2003 Кайчан да булса () — «Союз» студиясе 2004 Киң елга () — «Союз» студиясе 2006 Мәхәббәтем () — «Союз» студиясе 2006 рус альбомы () — «Квадро-диск» студиясе 2007 рус җиренә багышлау () — «Квадро-диск» студиясе 2008 Яңадан кабызабыз () — «Союз» студиясе 2009 «25» юбилей альбомы () — «Квадро-дис»к студиясе 2010 Сударушка — «Квадро-диск» студиясе 2011 Яңадан мәхәббәт () — «Квадро-диск» студиясе һ.б.
Гаилә хәле
1983 елда Александр Григорий улы Костюкка кияүгә чыга (1990 елда Сан-Франциско баш православие чиркәвендә никахлашалар). А. Г. Костюк — композитор, продюсер, «Алтын боҗра» театры сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе. уллары Григорий — «Алтын боҗра» театры концерт директоры.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
1999 РФ халык артисты. 1995 Мордовия халык артисты. Татарстанның атказанган артисты. 2000 «Россиянең иң яхшы 20 хатын-кызы» премиясе. 2000 Бөгелмәнең шәрәфле ватандашы.
Искәрмәләр
Әдәбият «Ах, судьба моя, судьба».
Сылтамалар
Надежда Кадышева (Золотое кольцо) рәсми сайты М.М. Ипполитов- Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогия институты рәсми сайты Надежда Кадышева Peoples.ru сайтында Звезды Ипполитовки Надежда Кадышева эрзә халык «Луганяса келунясь» җырын башкара (аудио)
Моны да карагыз
Төркем:1959 елда туганнар Төркем:1 июнь көнне туганнар Төркем:М.М. Ипполитов- Иванов исемендәге дәүләт музыкаль-педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Гнесиннар исемендәге институтны тәмамлаучылар Төркем:Бөгелмәнең шәрәфле ватандашлары Төркем:Россиянең халык артистлары Төркем:Мордовиянең халык артистлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Җырчылар