Төркистан-Себер тимер юлы, Төрксиб (, , ) — Себерне Урта Азия белән тоташтыручы тимер юл (1452 км).

1926—1931 елларда төзелгән (проект-эзләнү эшләре 1906—07 елларда алып барылган). Төрксиб Луговая—Арыс тимер юл тамагы аркылы Үзбәкстан тимер юллары белән, Симәй—Новосибирск тимер юл тармагы аркылы Көнбатыш Себер тимер юлы белән тоташтырыла. Төрксиб аркылы Новосибирскидан Арыска кадәр юлның озынлыгы 2531 км, бу Чиләбе һәм Ырынбур аркылы үткән иске юлдан 1000 километрга кыскарак. Төрксиб икмәк, агач һәм күмергә бай Себерне Көньяк Казакъстан һәм Урта Азиянең мамык төбәкләре белән тоташтырды, бу төбәктә мамыкчылык үсешендә, шуның өстенә, Үзәк Азия җөмһүриятләрне агач, күмер, ашлык белән тәэминләүдә мөһим әһәмият алган.

Төркем:Русиянең тарихи тимер юллары Төркем:Казакъстан тимер юллары Төркем:Русия тимер юллары Төркем:Себер Төркем:Халыкара тимер юллары