Тамара Ганиева, псевдоним, чын исеме Тимербикә Әхмәтшәриф кызы Ганиева (, 1951 елның 23 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Күмертау районы, Кинҗәбай) — язучы, СССР язучылар берлеге әгъзасы (1986). БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Рәми Гарипов (1998) һәм Фатих Кәрим (2004) исемендәге премияләр лауреаты. Башкортстанның халык шагыйре (2019). Куергазы районының Мактаулы гражданы (2026).
Тәрҗемәи хәле 1951 елның 23 гыйнварында БАССР Күмертау (хәзерге Куергазы) районы Кинҗәбай авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне, Салават педагогика укуханәсен (1972), Стәрлетамак педагогика институтын (1976) тәмамлый. Стәрлетамакта интернат-мәктәптә (1970 елдан), мәдәни-агарту укуханәсендә укыта. Аннан журналистика эшенә («Ленинсы», 1980) күчә. Радиотелекомитетта (1981 елдан) мөхәррир. «Агыйдел», «Панорама Башкортстана» журналында (1988 елдан) эшли (бүлек мөдире, баш мөхәррир).
Иҗаты Беренче китабы — «Очрашырбыз әле» (1980). «Киек казлар» (1984), «Күңел тавышы» (1986), «Көмеш тамчы» (1988), «Мәхәббәткә ышынам» (2006), «Бер ялгызым» (2012) исемле шигырь җыентыклары дөнья күрде. Алардагы әсәрләргә лирик җылылык, драматик үткерлек сыйфатлары хас. «Кыпчаклар» (1994), «Аркайым» (1997), «Ахак гөмбәзләр» (2001) китапларында туган халкының тарихын чагылдыра. Н. Гумилев, Лопе де Вега, А. Камю, Ф. Шиллер, Н. Грахов һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итә. «Тамарис» трагедиясен («Туганлык» театр фестивале лауреаты) Сибай драма театры сәхнәгә куйды.
2023 елда Уфада, З. Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында, беренче тапкыр «Донъялыр был…» (Дөньядыр бу...) китабы басылып чыккан. Китапка төрле елларда язылган 23 хикәя һәм аның тормышы һәм иҗади юлы турында автобиографик эссе кергән Лейла Аралбаева. В Уфе издана книга рассказов и эссе народного поэта Башкортостана Тамары Ганиевой. ИА «Башинформ», 20.09.2023
Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Рәми Гарипов премиясе (1998) Фатих Кәрим премиясе (2004) 2019 ― Башкортстанның халык шагыйре 2026 ― Куергазы районының Мактаулы гражданы (югары исем муниципаль район Советының 2026 елның 26 февралендәге карары нигезендә бирелгән)Лейла Аралбаева. В Уфе поэтессе Тамаре Ганиевой вручили награду малой родины. Башинформ, 6.07.2026. Искәрмәләр
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка чыганаклар Башкортстан (белешмәлек)
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Рәми Гарипов премиясе лауреатлары Төркем:Фатих Кәрим премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Драматурглар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре Төркем:Куергазы районының мактаулы гражданнары