Вафа Әхмәдиев (Вафа Исхак улы Әхмәдиев, ) – язучы, галим. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976).

Тәрҗемәи хәле 1937 елның 5 августында БАССР Макар районы (1940 елдан Ишембай районы) Гомәр авылында туган. Макар урта мәктәбен (1956), Уфада дәүләт университетын (1966), ССРБ ФА БФ каршындагы аспирантураны (1970) тәмамлый. Башкорт әдәбияты буенча кандидатлык диссертациясе яклый (1970). 1966-1967 еллларда БДУда укыта.

1957-1960 елларда хәрби хезмәттә.

1970 -1983 елларда Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында фәнни хезмәткәр.

Иҗаты

Беренче шигырьләре республика матбугатында 1958 елдан күренә башлый. Беренче китабы — «Талпыну» (1968).

В. Әхмәдиевның иҗаты ике юнәлештә үсте. Ул поэзия, балалар әдәбияты өлкәсендә эшләү белән бергә әдәби тәнкыйть, әдәбият фәне өлкәсендә дә хезмәт куйды. «XX асыр башы башкорт поэзиясе» исемле фәнни хезмәт (1975 )язды. «Башкорт әдәбияты тарихы»н язуда катнашты. М. Воловикның «Җирәнчә чәчән» хикәятен ирекле тәрҗемә итте (1983). «Күңелемдә иярле ат» (1973), «Кояш апай, чык, чык!» (1979), «Сүз кадере» (1983) исемле китаплары чыкты. Закир Һади, Сафуан Яхшыгулов, Наҗар Нәҗми, Равил Бикбаев һ.б.ның иҗади портретларын язды.

Әдәбият В. Әхмәдиев. Буыннар бәйләнеше (мәкаләләр). Уфа, 1985.

В. Әхмәдиев. Мин тауларга җырлар вәгъдә иттем . Уфа, 1987.

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.

Сылтамалар В. Әхмәдиев турында башинформ сайтында Башкортстан (белешмәлек)

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Филология фәннәре кандидатлары Төркем:Мөгаллимнәр