Риф Мифтахов (Риф Фәйзерахман улы Мифтахов, ) – язучы, шагыйрь. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1970), ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976), ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы (1997).

Тәрҗемәи хәле 1939 елның 17 сентябрендә БАССР Макар районы (1940 елдан Ишембай районы) Кинҗәбулат авылында туган. Ишембайда урта интернат-мәктәпне (1958), Уфада дәүләт университетын (1967) тәмамлый.

1958-1961 елларда хәрби хезмәттә. Университетны бетергәч, Ишембай шәһәрендә укыта. 1968-1974 елларда Уфада китап нәшриятында мөхәррир, «Совет Башкортстаны» газетасының махсус хәбәрчесе булып эшли. БАССР мәдәният министрлыгы системасында, радиокомитетта, «Агыйдел» журналында эшли.

Иҗаты Р. Мифтаховның беренче шигырьләр җыентыгы «Өчкел хатлар» (Өчпочмаклы хатлар) (1972) хәрби темага язылган. «Тормыш агачы» (1974), «Уртаклашыр серләр» (1979), «Гади могҗиза» (1982), «Батыр егет ил күрке» (1986), «Күз яше» (1992), «Мәхәбббәт уты» (2002) «Гыйшык тоту-ут йоту» (2006) китаплары нәшер ителде. Александр Блок, Евг. Евтушенко, Михаил Исаковский, Михаил Львов һ.б. әсәрләрен тәрҗемә итте. башинформ Рәшит Назаров иҗатын барлый, өйрәнә, 2 томлыгын (С. Юлаев премиясе, 2004) бастырып чыгара. Р. Мифтахов сүзләренә Мөфтәдин Гыйләҗев, Нур Даутов һ. б. җырлар язды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). Г. Ибраһимов премиясе (2002) (Авыргазы районы) Салават Юлаев ордены (2014).

Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с.

Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре башка чыганаклар Башкортстан (белешмәлек)

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Журналистлар Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Г. Ибраһимов премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары