Флорид Бүләков (Флорид Миңнулла улы Бүләков) – язучы, драматург. Башкортстанның халык язучысы (2013). РФ дәүләт бүләге иясе (1995). Салават Юлаев премиясе лауреаты (1994)

Тәрҗемәи хәле 1948 елның 23 февралендә БАССР Мишкә районы Олы Шады авылында туган. Мишкә урта мәктәбен, Стәрлетамак мәдәният-агарту укуханәсен, Уфа мәдәният институты курсларын, Бөре педагогия институтын тәмамлаган.

Төзүче, авыл укытучысы, музыкант булып эшләгән. Этнография бию ансамбле оештырган. Озак еллар район газетасында, республика газеталарында эшләгән. Совет Армиясендә төзелеш батальонында, аннары Мангыштауда хәрби оркестрда хезмәт итә. Ишембайда «Советская Башкирия» газетасының үз хәбәрчесе була. автобографиясеннән

Иҗаты Мангыштауда хезмәт иткәндә проза белән мавыга. «Гөлнара» повестен яза. Утыздан артык пьеса авторы. Беренче куелган пьесасы – Стәрлетамакта рус драма театрында куелган «Ширбәт ае» пьесасы. Әсәрләре Уфа, Владимир, Иркутск, Екатеринбур, Хабарау, Киров, Пенза, Казан, Махачкала, Черкесск, Якутск, Улан-Удэ, Алма-Ата, Целиноград, Брест, Чернигов, Тамбов, Киров, Тубыл, Ырынбур театрларында уйналган. Пьесалары «Современная драматургия» альманахында, ССРБ , АКШ журналлларында басыла. 3 кинороман язган. Уфаның БСТ каналында «Ай кызы» сериалы, «Аркайым сере» минисериалы төшерелгән. Салават Низаметдиновның «Мәхәббәт йолдызы» рок-операсының либретто авторы.

Әсәрләре Ширбәт ае (1989) Татак, талак (1989) Атылган өер (1989) Онытылган дога (1994) Бибинур,ах,Бибинур (1995) Таштугай (1996) Ярангөл (1997) Дала кыйссасы (1997)

Г. Камал театры Ф. Бүләковның «Әбиләргә ни җитми», «Go! Баламишкин» әсәрләрен сәхнәгә куйды. Әлмәт, Минзәлә театрлары аның күп әсәрләрен сәхнәләштерде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР халык язучысы (2013) РФ дәүләт бүләге (1995) – «Бибинур,ах,Бибинур» (1995) спектакле өчен Салават Юлаев премиясе (1994)- «Онытылган дога» спектакле өчен БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993) Хәтер 2023 елның 22 февралендә Уфаның Мостай Кәрим урамы 48нче йорт янында мемориаль такта (барельеф) ачыла.В Уфе увековечат память народного писателя Башкортостана Флорида Булякова. Культурный мир Башкортостана, 20.02.2023 Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. Антология поэзии Башкортостана. Уфа, 2007. Искәрмәләр

Сылтамалар Ф.Бүләков сайты Башкорт эниклопедиясе «Сөясеңме, сөймисеңме...» (Ф. Бүләков әсәре) спектаклен Мәскәүдә күрсәтәләр Башкортстан халык язучысы Флорид Бүләков арабыздан китте Уфада күренекле драматург Флорид Бүләков вафат булды В Уфе простились с народным писателем Башкортостана, драматургом Флоридом Буляковым

Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Журналистлар Төркем:Драматурглар Төркем:Бөре педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:РФ дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:БАССР атказанган сәнгать эшлеклеләре