Азат Абдуллин, Азат Хаммат улы Абдуллин (1931 елның 26 июне, СССР, РСФСР, БАССР Зиянчура районы, Башкорт Үргене ― 2023 елның 11 ноябре, РФ, Мәскәү) ― язучы, драматург. БР халык язучысы (2014).
Тәрҗемәи хәле 1931 елның 26 июнендә БАССР Зиянчура районы Башкорт Үргене авылында туган.
Урта мәктәпне (1947), Уфа педагогия институтын (1953), Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтының аспирантурасын (1956) тәмамлый.
Урта мәктәптән соң ике ел мәктәптә пионер әйдәүчесе, укытучы булып эшли. Аспирантура бетереп, Уфага кайткач, дәүләт университетында (1957-1958) укыта. Соңыннан Мәскәүгә китеп, һөнәри язучы булып китә.. ССРБ язучылар берлеге әгзасы (1968)
Вафаты 2023 елның 11 ноябрендә 92 яшендә Мәскәүдә вафатВ Москве скончался народный писатель Башкирии Азат Абдуллин. Башҡортостаным Вконтакте, 11.11.2023 Үзен Мәскәүдә Востряков зиратында җирләргә васыять иткән Башкортстанның халык язучысы Азат Абдуллин вафат. Татар-информ, 11.11.2023. Иҗаты Рус шагыйре Сергей Чекмаревның тормышын һәм иҗатын өйрәнеп, «Онытма мине, кояш!» (Не забывай меня, солнце!) пьесасын (1963) яза. Заманыннан алда баручы кеше фаҗигасенә багышланган «Унөченче рәис» (Тринадцатый председатель) (1979) пьесасы мораль-этик проблеманы кыю куюы белән режиссёрларның игътибарын тарта, беренче тапкыр Мәскәүдә Евг. Вахтангов театрында уйнала, аннан соң пьеса Алма-Ата, Фрунзе, Уфа, Казан, Свердловск, Воронеж һәм чит ил сәхнәләрендә (барлыгы 35 илдә) уңыш белән бара. «Соңгы узаман» (Последний патриарх)(вариант: Сагыш елгасы) пьесасы (1985) аның дәвамы булып тора.
Проза өлкәсендә «Ак сөт» (Белое молоко), «Кызыл чык» (Красная роса) повестьларын язды.
2004 елда Р. Нуриевка багышлап, «Раббым бакчасы» (Нездешний сад) пьесасын язды.
Китаплары Онытма мине, кояш! (Не забывай меня, солнце!) (М, 1973) Онытма мине, кояш! (1974, пьеса; 1976, повесть) — театрда уйналды (реж. Ш.Мортазина) Ак сөт (Белое молоко) (М,1976) Кызыл чык (Красная роса) (М,1979) Унөченче рәис (Тринадцатый председатель) (М,1981) Унөченче рәис(1984)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР халык язучысы (2014) «Хөрмәт билгесе» ордены (1984) Искәрмәләр
Әдәбият Р. Атнагулов. Сәйләннәрем төсле-төсле. Уфа, 2007. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. Башкорт драматургиясе антологиясе. 2нче китап. Уфа, 1984.
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка чыганаклар башкорт энциклопедиясе БР әдәби картасы рус
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт драматурглары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Уфа педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Әдәбият институтын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның халык язучылары Төркем:Мәскәү язучылары