Малакка солтанлыгы (мал. Kesultanan Melaka) — 1400–1511 елларда хәзерге Малайзия һәм Көнбатыш Индонезия җирләрендә яшәгән мөселман дәүләте. Солтанлыкның нигезләнүе аның беренче хакиме ислам динен кабул итүе белән бәйле; 1414 елда ул үзенә Искәндәр Шаһ исемен ала. Солтанлык чорында халыкара сәүдә һәм ислам мәдәнияте үзәгенә әверелә, формалашуында төп роль уйный.

Тарих

Иртә тарихы

XI гасырдан башлап Малайзия һәм Индонезия җирләрендә урнашкан куәтле дәүләте көчсезләнә башлый, моңа Көньяк Һиндстандагы Чола империясе яулары сәбәп булды. XIII гасырда таркалган хәлдә булган Шривиджая Ява утравындагы патшасы тарафыннан тулысынча тар-мар ителә, ә аннары империясе хакимиятенә буйсындырыла. 1377 елда илбасарлар Палембаң шәһәрендәге фетнәне көч белән бастырганнан соң малайя түрәләренең шактый өлеше кача, һәм төбәктә кризис башлана.

Малайя елъязмасы буенча, Палембаң принцы булган (Сери Три Буана) XIII гасыр ахырында нигез сала һәм аның беренче хакиме була. Иң башта патшалык чәчәк ата иде, ләкин XIV гасырда ул һәм көчләре тарафыннан юк ителә. Соңгы патша, , Малайя ярымутравының Көнбатышына таба кача һәм анда, (хәзерге Малакка елгасы) тамагында, яңа кала — нигезли.

Риваятьтә әйтелгәнчә, Парамешвара мелака агачы астында ял иткәндә кечкенә боланның этне суда җиңгәнен күргән һәм болай дигән: «Бу урын искиткеч! Монда да без үз дәүләтебезне корачакбыз». Шуңа күрә шәһәргә мелака агачы (Phyllanthus emblica) хөрмәтенә исем биргәннәр. Шул вакыйгадан башлап, кече болан баласы Малакканың символына әверелде.

Парамешвара Малакканы сәүдә портына әйләндерә. Ул яр буйларын саклау һәм кораблар навигациясен җайга салу өчен оранг-лаутларны (диңгез халкын) җәлеп итә. Уңай географик урыны аркасында Малакка тиз арада Кытай, Һиндстан, Гарәбстан һәм башка илләрдән килгән сәүдәгәрләр җыела торган мәркәзгә әйләнә.

1405 елда Малаккага Кытай илчесе Инь Цин килә, ә күпмедер вакыттан соң бирегә атаклы адмирал Чжэн Хэ үз миссиясе белән килә. Бу вакыйгалар Кытай (Мин империясе) белән дипломатик мөнәсәбәтләрнең башлангычы була. 1411 елда Парамешвара 540 кешелек делегациясе белән Кытай император сараена сәфәр кыла. 1414 елда ул үлгәч, хакимият аның улы күчә.

Исламлашу һәм дәүләт төзелеше

Мегат Искәндәр Шаһ (1414–1424) һәм аның улы Мөхәммәт Шаһ (1424–1444) идарә иткән елларда Маллака икътисадын һәм оборонасын ныгытты. Шәһәрдә ныгытма һәм диварлар төзелде, диңгез сәүдәсен көйли торган кануннар (Унданг-Унданг Лаут Мелака) гамәлгә кертелде.

идарә иткән чорда ислам дәүләтнең рәсми диненә әверелә. Тарихи хикәят буенча, исламны Малаккага галим Сәид Габдел-Газиз китергән; аның киңәше белән хаким мөселман исемен һәм солтан титулын ала. Дәүләт администрациясе, мәхкәмә (суд) системасы һәм сәүдә эшләре ислам принципларына нигезләнә башлый. Тиздән Малакка төбәктә ислам мәгарифе һәм мәдәниятенең иң мөһим үзәкләренең берсенә әверелә.

Сиам белән көрәш һәм киңәю

Мөхәммәт Шаһ вафатыннан соң хакимият аның улларына күчә. Тәхет өчен көрәш нәтиҗәсендә хакимияткә Мозаффар Шаһ (1446–1459) килә, һәм нәкъ менә аның чорында солтанлык актив рәвештә экспансия алып бара башлый. 1446 һәм 1456 елларда Малакка гаскәрләре Сиам (Аютия) дәүләтенең ике һөҗүмен уңышлы рәвештә кире кага. Оборона оештыруның төп җитәкчесе — Клаң башлыгы , ул соңрак Малакканың баш вәзире (бендхара) итеп билгеләнә.

Сиам империясен җиңү солтанлыкның халыкара абруен ныгыткан. Малакка Малакка бугазы аша уза торган сәүдә юлларын контрольдә тоткан зур дәүләткә әйләнә, һәм аның йогынтысы Малайя ярымутравының шактый өлешенә, Риау утрауларына һәм Төньяк Суматрага кадәр тарала.

Алтын дәвер

Солтанлык үзенең иң югары чәчәк атуына Мансур Шаһ (1459-1477) идарә иткән чорда ирешә. Аның чорында Малакка Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге ислам дөньясының үзәгенә әйләнә. Солтан күрше илләр хакимнәре белән династик никахлар кора, ә портта даими рәвештә Кытай, Һиндстан, Гарәбстан, Ява һәм хәтта Европа сәүдәгәрләре була.

Бу дәвердә мәшһүр канун җыентыгы — «Малакка кодексы» (Undang-Undang Melaka) төзелә, ул шәригать нормаларын җирле гадәтләр белән берләштерә. Малакка шулай ук малайя теле һәм язуы үсеше үзәгенә әверелә; алар бөтен архипелаг буенча дипломатия һәм мәдәният теле (lingua franca) булып тарала. Шул сәбәпле Малакка солтанлыгы малайя халкының милли үзаңын һәм төбәк мәдәниятен формалаштыруда төп роль уйный.

Португалия яулавы

XV гасыр ахырында Малаккага сәүдә юлларын, бигрәк тә тәмләткечләр белән сәүдәне контрольдә тотарга омтылган португаллар килә. 1511 елда, Мәхмүд Шаһ (1488–1511) идарә иткән чорда, Афонсу ди Албукерке җитәкчелегендәге португал флоты солтанлык башкаласын яулап ала. Малакка җимерелә һәм Португалия империясе составына кертелә.

Солтан Мәхмүд Шаһ кача һәм үз хакимиятен башка төбәкләрдә торгызырга омтыла. Аның нәселе соңрак Джохор һәм Перак солтанлыкларын нигезли, Малакка династиясе дәвамлыгын саклап кала.

Мәдәнияте һәм әһәмияте

Малакка солтанлыгы ислам һәм малайя цивилизациясенең иң мөһим үзәкләренең берсе була. Аның башкаласы төрле илләрдән килгән сәүдәгәрләрне, галимнәрне һәм дин әһелләрен берләштергән. Монда әдәбият, ислам хокукы һәм дипломатия үсеш алган. Нәкъ шул чорда «даулат» (дәүләт) төшенчәсе — малай дөньясындагы изге суверенитет идеясе формалаша, ул бүгенге малайя монархик аңында да үз әһәмиятен югалтмый.

Малакка яулап алынганнан соң аның мәдәни мирасы бөтен архипелаг буенча тарала. Яңа ислам үзәкләре Бруней, Джохор, Аче, Патани һәм башка төбәкләрдә барлыкка килә. Малакканың җимерелүеннән бигрәк тә Бруней иң зур файда алган — ул яңа мөселман империясенә әйләнә, һәм бирегә күп кенә мөселман сәүдәгәрләре күчеп килә.

Малакка солтаннары исемлеге 1. Парамешвара (Искәндәр Шаһ) — 1400–1414

2. Мегат Искәндәр Шаһ — 1414–1424

3. Мөхәммәт Шаһ — 1424–1444

4. Абу Сәхид Шаһ — 1444–1446

5. Мозаффар Шаһ — 1446–1459

6. Мансур Шаһ — 1459–1477

7. Галәветдин Рийәт Шаһ — 1477–1488

8. Мәхмүд Шаһ — 1488–1511 Шулай ук карагыз Малайя теле Малайзия Сингапур

Искәрмәләр

Әдәбият

Description of the Starry Raft (1436) Xin Cha Shen Lan 星槎勝覽

Төркем:Индонезия тарихы Төркем:Малайзия тарихы