Наилә Муллаева — Россия журналисты һәм Казан гражданлык активисты, бәйсез ММЧ-ларында эшчәнлеге һәм Украинадагы сугышка каршы кампанияләрдә катнашуы белән билгеле. Үзенең профессиональ эшчәнлеге һәм ачык карашлары өчен ул Россия хөкүмәте тарафыннан төрле яклап басымга күп тапкыр дучар ителгән.
Журналистлык эшчәнлеге Наилә Россиядәге сәясәт һәм җәмгыять тормышындагы вакыйгаларны яктыртучы басмасында журналист булып эшләгән. Хокук саклаучы оешмаларда ул, шул исәптән, мобилизациягә каршы митингларын һәм башка протест акцияләрен яктыртучы корреспондент итеп тасвирлана.
Sota.Vision басмасыннан кала, ул бәйсез медиапроектлар һәм рус телендәге ММЧ-лары белән дә эшләгән, шул исәптән, бер эфир чыгарылышында журналист итеп катнашкан
Хөкүмәтнең җәберләве һәм басымы Россиядәге һәм милләтара хөкүмәт саклау оешмалары көч структуралары тарафыннан Наилә Муллаеваның басымга дучар ителү очракларын билгеләгән.
2021 елның 25 ноябрендә Казанда мэрия бинасы һәм Казан Кирмәне янында узган QR-кодларга каршы акциядә чараны яктырткан вакытта полиция тарафыннан тоткарланган. Соңрак полиция аны, китерү турындагы протокол гына төзеп, иреккә җибәргән. Акциядә, тулаем алганда, 40 якын кеше тоткарланган. QR-кодлар каршы көрәшү өчен чикләүләр кысаларында кертелгән булган.
2022 елның 2 мартында Наилә «Путин — это война, нищета, разруха. Нет войне. Остановитесь!» плакаты белән пикетка чыккан булган. Аңа акцияне үткәрү кагыйдәләрен күп тапкыр бозу турындагы статья буенча протокол төзегәннәр. Аннары канун бозуның булмаганлыктан аны җибәргәннәр.
2022 елның 6 мартында тентүгә дучар ителгән. Ул миналау турында ялган хәбәр белән бәйле булган. Россия Федерациясе федераль иминлек хезмәте аңлатуы буенча Наилә миналау турында ялган хәбәр җибәргән булган. Наилә сөйләгәнчә, силовиклар аның фатирын башка фатир белән бутап, тентүне баштан күршеләрдә үткәргән булганнар.
2022 елның 1 декабрендә Наилә Twitter челтәрендә үзендә тагын бер тентү узганын хәбәр иткән. Соңрак ул шунда ук тентүнең терроризмны аклау буенча дело кысаларында узган дип хәбәр иткән. Мәкхәмә процессы Польшада Россиянең вәкиленә Сергей Андреевка 9 майда булган һөҗүм төшкән «Объектив-ТВ» Youtube каналында чыккан видео аркасында кузгатылган. Наилә кичергән тентүләре турында «Дождь» каналында эфирда сөйләгән. Бераз вакыт узуга, аны силовиклар кулга алганнар һәм полициянең №16-нчы «Япеево» пунктына алып китеп, РФ Хәрби Көчләрен «дискредитацияләү» статьясы буенча 30 мең сумга штрафлаганнар һәм мобилизациягә каршы митинг аркасында митинглау кануннарын кабат бозган өчен 6 тәүлеккә арестлаганнар. «Радио Свобода» бу вакыйганы РФ буенча узган тентүләр дулкынының бер өлеше дип таныган. Җурналистның адвокаты Руслан Игнатьев арестлауны һәм штрафны 24 сентябрьдәге акция турындагы хәбәрне репостлау белән бәйләгән.
2023 елның маенда Наилә кабат тентүгә дучар ителгән булган. Чара 280.3 ст.-ның 1 бүлеге буенча шаһит булу кысаларында үткәрелгән. Карарда билгеләнгәнчә, Чумаков П. дигән кеше Вконтакте челтәрендә РФ Хәрби Көчләрен дискредитацияләүче шәрех калдырган. Наилә, үз чиратында, Чумаков белән таныш булмаган.
2023 елның 18 маенда Commitee to Protect Journalist Россия хөкүмәтенә Наилә Муллаеваның җәберләнүен туктату таләбе белән гариза чыгарган һәм Тикшеренүләр комитетының Татарстан бүлегенә җибәрелгән электрон хатлары җавапсыз калганын билгеләгән.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Шәхесләр