Ык елгасы аша күпер () ― Татарстанның Мөслим муниципаль районында, төбәк әһәмиятендәге «Актаныш-Мөслим» (16К-0143) автомобиль юлында, Ык елгасы аша салынган күпер. 2025 елның җәендә 55 яшьлек корылмага капиталь ремонт башланган.
Урыны Күпер Мөслим районы үзәге Мөслим авылының Актанышка чыгып китә торган очында, «Актаныш ― Мөслим» автомобиль юлының 87+334 км участогында урнашканВ Татарстане по нацпроекту обновили мост длиной почти 230 метров. Татарстан 24, 30.10.2025. Күпер янында «Разалия» мәчете төзелгән (2023 елның сентябрендә ачылган). Күпердән чыккач, сул якка Минзәләгә (М7) (М12), турыга Метрәй, Ольгинога, уң якка Актанышка, Баек аркылы Бакалыга (Башкортстан) юллар китә.
Тарих
1947 елда язгы ташу районны икегә бүлеп агучы Ык елгасы аркылы салынган күперне җимереп алып китә. Шул елдан алып, Мөслим халкы язгы-көзге чорда күпер булмаудан газап чигә. Көз көне сүтеп, яз көне бозлар киткәч, янәдән төзелә торган күпер була. Яз көне Ык елгасы аша белән чыгарга туры килгән. Әмма хуҗалыклар өчен, халык өчен хәл итәсе проблемалар ел әйләнәсендә хезмәт итүче даими корылма кирәклеген көн саен искәртеп тора.
1968 елда КПСС өлкә комитетының беренче секретаре, ТАССР Югары Советы депутаты Фикрәт Табиевка күпер төзү наказ итеп бирелә. Наказны үтәүгә депутат җаваплы карый.
Озынлыгы 222 метрлы күпер төзелеше 1968―1970 елларда алып барыла. Күперне проектлаучылар һәм төзүчеләр ― Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Бөтенсоюз «Гидромонтаж» дәүләт трестының Зәй монтажлау участогы коллективы Об истории строительства моста через реку Ик. Сектор архива Исполкома Муслюмовского района, 30.10.2025.
1970 елның 22 августында Ык елгасының ике ярын тоташтырган тимер-бетон күпер тантаналы рәвештә файдалануга тапшырыла. 1970 елның 19 ноябрендә В. И. Гонцов («Гидромонтаж» трестының Зәй участогы башлыгы), Е. Н. Королев («Татэнергострой» тресты идарәчесе), В. А. Маслаков («Гидромонтаж» трестының Зәй участогы баш инженеры), В. С. Макаровка (проект авторы) һ. б. «Мөслим районынның Мактаулы гражданы» дигән исем бирелгәнӘхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003. ― Б.101.
Ремонт
2025 елның 9 июнендә Татарстанның Мөслим районында төбәк әһәмиятендәге «Актаныш-Мөслим автомобиль юлында» хәрәкәт вакытлыча туктатылган. Мөслим күпере ике елга исәпләнгән капиталь ремонтка ябылганДорогу Актаныш — Муслюмово закрыли до декабря 2026 года из-за ремонта моста. Татар-информ, 9.06.2020. Җәяүлеләр һәм велосипедлылар өчен елга аша куелганМуслюмовский мост через реку Ик временно закрыт. Муслюмовский муниципальный район, 16.06.2025, күперне әйләнеп узу өчен 22 км урау юл узарга туры килгән: Мөслим―Яр Чаллы автомобиль юлы буйлап Мөслимнән кирегә 8 км барып, Мәллә Тамак авылын узгач, соры таш җәелгән юлдан уңга борылып, Ык елгасы өстендә салынган кечкенә күперне чыгып, Нарат Асты авылын узарга (5 км + 5 км), аннары урман аша Иске Вәрәш авылына чыгып (8 км), Актанышка илтүче юлга төшәргә (4 км) туры килгән. Зур Сарман районы аша узучы юллардан файдаланырга тәкъдим ителгән.
2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Ык елгасы аша күпер ремонтланган. Кулланылыштагы күпернең конструкцияләре өлешчә сүтелгән. Моннан тыш, эшчеләр чистарту корылмаларын һәм су агызу лотокларын төзекләндергәннәр, конусларны һәм күпер асты ярын монолит тимер-бетон белән ныгытканнар. Шулай ук күпернең терәүләре ремонтланган һәм җир рекультивацияләнгән. Эшләрнең заказчысы ― «Главтатдортранс» ДКУ, генераль проектлаучысы ― «МОСТПРОЕКТСТРОЙ» ҖЧҖ, генераль подрядчысы ― «ТР күперләре» ҖЧҖ.
Дүрт ай барган ремонт эшләреннән соң, сынау рәвешендә күпердә хәрәкәт ачылган. 2025 елның 30 октябрендә узган истәлекле чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, «Главтатдортранс» учреждениесе директоры Эдуард Данилов , «ТР күперләре» оешмасы генераль директоры Ринат Мухьянов Мухьянов Ринат Сагитович, «Автострой» җәмгыяте директоры Анатолий Ростилов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов, ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Мостафин, күперне төзүче оешма вәкилләре, район халкы катнашкан.
Эшкә 570 млн сум акча тотылган. Күпер рекордлы 4 айда ачылган, әмма эшләр әле дәвам итә. Капиталь ремонт тулысынча 2026 елның июлендә тәмамланачакВ Муслюмово открыли движение обновленного моста через реку Ик, ведущего в Актаныш. В ремонт вложили полмиллиарда. Бизнес-Онлайн, 30.10.2025. Бу яңартулар ярдәмендә күпер барлык кулланучылар өчен тагын да ышанычлырак һәм куркынычсызрак булачак.
Тасвирлама Күпернең озынлыгы 229,8 метр тәшкил итә. Пролет төзелеше конструкциясе ― корыч-тимербетон, исәпләнгән йөкләнеш ― А11, Н11.
Кызыклы факт Мөслим күпере төзелеше турында ясалма фәһем ярдәмендә рус телендә җыр язылган. Җырның авторы ― Айнур Латыйпов, 37 яшьтә, арматурчы булып эшлиЗнакомьтесь – тот самый Айнур, герой песни про строительство моста. Телеграм-канал Главы ММР Альберта Хузина, 20.10.2025.
Күпер буйлап беренче булып җигүле атта кияү белән кәләш үткән (сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтелгән)Знаменательное событие для всего Муслюмовского района. Новости Татарстана. ТНВ, 31.10.2025. Искәрмәләр
Сылтамалар Сегодня в Муслюмовском районе состоялось торжественное открытие моста после ремонта. Министерство транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан, 30.10.2025 Мөслим районында илкүләм проект буенча Ык елгасы аша күпер ремонтланды. Татар-информ, 30.10.2024 Күперебез озак еллар хезмәт итсен! vk.video, 2:54
Төркем:Мөслим районы биналары һәм корылмалары Төркем:Татарстан күперләре