Татьяна Сушенцова, Татьяна Иван кызы Сушенцова (; 1955 елның 5 гыйнвары, СССР, РСФСР, Сембер өлкәсе, Сембер) ― шагыйрә, һөнәре буенча табиб, Россия Язучылар берлегенең Татарстан төбәк бүлекчәсе (2022 елның 27 июненнән 2025 елга кадәр) һәм Россия һөнәри әдәбиятчылар берлегенең Самара филиалы Казан бүлекчәсе рәисе, «Златоуст» әдәби берләшмәсе җитәкчесе. 2025 елдан Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзасыРузилә Мөхәммәтова. Язучылар берлеге өчен тарихи вакыйга: «Берләштек. Кычытмаган җирне генә кашымыйк». Интертат, 3.10.2025.

Татарстан митрополиясенең «Православный собеседник» журналының редакция советы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1955 елның 5 гыйнварындаТатьяна Сушенцова — биография, книги, отзывы, цитаты Сембер шәһәрендә инженер һәм табиб гаиләсендә туган. Гаиләсе белән Казанга 7 яшендә күчеп килә һәм шул ук яшьтә шигырьләр яза башлый. Шигърияткә мәхәббәт һәм табиб һөнәре белән кызыксыну әнисеннән күчкән.

Һөнәре буенча табиб, КДМУ тәмамлаган (1979). Инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгендә бүлек мөдире булып эшлиПоэтесса Татьяна Сушенцова. Таланты в городе живут Вконтакте, 17.11.2018. Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасы рәисеСушенцова Татьяна Ивановна.

1992 елдан гыйбадәтханәгә даими йөри башлый ― гаиләсендә Аллаһыга килгән беренче кеше була, аннары кызы, сеңлесе, ире Леонид, әнисе, туганнан туган энеләре ― барысы да чиркәүгә килгән. Әбисенең әнисе бик дини кеше, чын православие христианкасы булган (Татьяна 4нче сыйныфта укыганда вафат булган)Татьяна Сушенцова: «К Богу приходят совершенно разными дорогами». Мой путь к Богу.

Иҗаты Дүрт шигырь җыентыгы чыгарган («В печали светлой покаянья», 2007, «Русич» нәшрияты, тиражы 2 мең, ISBN 978-5-93962-261-5 Книга В печали светлой покаянья — Татьяна Сушенцова), «Признание», «Малышам и взрослым», «Я буду говорить тебе о главном» (Маковский нәшрият йорты, 2015Сборник духовной поэзии казанской поэтессы будет выдвинут на Патриаршую литературную премию. Портал Татарстанской митрополии, 18.11.2015). Иман (Вера) турында, Аллаһы (Бог) турында, Яшәешнең мәгънәсе (смысле Бытия) турында шигырьләре бик күп. Шулай ук мәсәлгә тартым шигырьләре дә бар («Моя фауна» циклы). Гражданлык лирикасы да, пейзаж лирикасы да; әхлак, глобаль экология темаларына шигырьләре барТатьяна Сушенцова. rospisatel.ru. Авторның шигырьләрендә һәр диндар кешенең күңеленә якын догалар яңгырый: басынкылык, тәүбә итү, дога кылу, якыныңны ярату һәм изге урыннар алдында Алаһыны данлау, Аңа рәхмәт әйтү.

Феофан атакай фатихасы белән, «Златоуст» рухи әдәби берләшмәсенең җитәкчесе булып тора. Берләшмә Казанның православие динендәге шагыйрьләрен берләштерә. Алар арасында профессионаллар да, Бөтенроссия һәм Халыкара шигърият конкурсларында җиңүчеләр дә бар.

2024 елның 5 июнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Казанда Евгений Боратынский музеенда ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе белән очрашуында Бөек Ватан сугышында катнашкан, Казан госпиталендә эшләгән Вероника Тушнова истәлеген Казанда мәңгеләштерү, Җиңүнең 80 еллыгына аның шигырь китабын нәшер итү буенча республика җитәкчесенә мөрәҗәгать иткәнКино о Пушкине, книга рецептов и игры: о чем русское общество говорило с Миннихановым. Татар-информ, 5.06.2024, тәкъдимнәр кабул ителгән.

2025 елның 3 октябрендә Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Татарстан Язучылар берлегенең «Россия Язучылар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Владимир Мединский) һәм аның төбәк бүлекчәсе (рәисе Татьяна Сушенцова), Россия язучылары берлегенең Татарстан бүлеге (рәисе Николай Алешков) белән берләшүе турында карар кабул ителгәч, Татьяна Сушенцова җитәкчесе булган Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге (~20 кеше) Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән һәм бүлектән ике язучы (Татьяна Сушенцова, Светлана Мингазова) Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп тәкъдим ителгәнТатарстан Язучылар берлеге Россия Язучылар берлеге белән кушылу турында карар кабул итте. Татарстан Язучылар берлеге.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Халыкара конкурслар лауреаты, «Слово-2021» премиясе лауреаты, 2023 ел ― Эдуард Володин исемендәге «Имперская культура» милли премиясе (Гамәлгә куючылары: Россия Язучылар берлеге, Россия Әдәби фонды, «Россиянең яңа китаплары» журналы редакциясе, «Изге Иоанн Златоуст» фонды, «Ихтиос» нәшриятыНациональная премия «Имперская культура» имени Эдуарда Володина) ― «Шигърият» номинациясендә

Искәрмәләр

Сылтамалар Татьяна Сушенцова. Стихи. День литературы.ру Вячеслав Иванчук. Когда Господь дает свой дар. Портал Татарстанской митрополии, 8.12.2015

Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Рус шагыйрьләре Төркем:Рус телле язучылар Төркем:Россия язучылары Төркем:Татарстан язучылары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:Табиблар Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар