Вильгельм Линденшмит Олысы (немец телендә: Wilhelm Lindenschmit (der Ältere)}}, 1806 елның 9 марты, Майнц — 1848 12 марты, Мюнхен) — немец рәссамы, живописьтә тарихи жанр остасы. Рәссам Вильгельм Линденшмит Кечесенең әтисе.

Тәрҗемәи хәле В. Линденшмит медальер гаиләсендә туган булган. 1823 елда ул Мюнхен нәфис сәнгатьләр Академиясен тәмамлый. 1824-1825 елларда ул Вена сәнгатьләр Академиясендә укый. Петер Корнелиус Дюссельдорфтан Мюнхенга күчкәннән соң, 1825 ел ахырыннан В. Линденшмит та Мюнхенда тора. Монда ул 1828 елга кадәр П. Корнелиусның өйрәнчеге булып соңгысына фрескалар ясауда булыша. 1848 елда Линденшмит Мейнингенда ( Саксен-Мейнинген герцоглыгы) сарай яны рәссамы урынын ала, әмма шул ук елда үлә. Мюнхенда В. Линденшмит Сарай яны бакчасы (Хофгартенда) Аркадалар өчен «Гинген янында Бавар сугышында (1459–1463) Людвиг Бай (Баварияленең) над Альбрехт Ахиллесом (Бранденбурглы) өстеннән җиңүе» дип аталган картиналар ясый. 1830 елда ул Зендлингта изге Маргарита чиркәве өчен ясалган иң мәшһүр әсәре “Зендлинг астында 1705 елда крестьяннарның сугышы” фрескасы өстендә эшне тәмамлый. Аның башка мәшһүр эшләре булып Ф. Шиллер шигырьләреннән темаларга тукымалары һәм Леонардо да Винчи тормышыннан ике картина ( Иске пинакотекасында саклана) тора. В. Линденшмит ясаган рәт фреска Хоэншвангау кальгасында сакланып калган, анда ул дүрт бүлмәне бавар тарихыннан сәхнәләр белән бизәгән. В. Линденшмит эшләрендә (бигрәк тә иртәләрдә) живописьнең реалистик традицияләре классицизм чоры сәнгате һәм назарейлылар художество манерасы кушылган. Бу рәссамның соңрак картиналары «Корнелиус мәктәбе»нә хас соң классик стильдә ясалган. Галерея

Әдәбият R. Oldenbourg: Die Münchner Malerei im 19. Jahrhundert.. I. Teil, S. 256, München 1922 Horst Ludwig: Münchner Malerei im 19. Jahrhundert., S. 78, München 1978 Museums-Katalog Neue Pinakothek, München. Erläuterungen zu den ausgestellten Werken. S. 200/201, München 1981 Bruckmanns Lexikon der Münchner Kunst - Münchner Maler im 19. Jahrhundert. Band 3, S.60/62, Bruckmann München 1982, ISBN 3-7654-1803-X Искәрмәләр

Төркем:Рәссамнар