Дамирә Кузаева исемендәге премия () ― 2016 елда Әлмәт татар драма театрында булдырылган театр премиясе.

Исеме

Әлмәт татар драма театры булдырган премиягә әлеге театрның әйдәүче актрисасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1979), Татарстан АССРның халык артисты (1986) Дамирә Нәҗмиҗан кызы Кузаева (1948―1993)Кузаева Дамира Назмизяновна. Казанский театральный музей исеме бирелгән.

1970 елда Казан театр училищесын (СССР халык артисты Марсель Xәким улы Сәлимҗанов җыйган беренче актерлык курсы) тәмамлаганКузаева Дамира Назмизяновна. Сайт Габдулла Тукай (курсташлары Шамил Закиров, Луара Шакирҗанова, Фирдәввес Хәйруллина, Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Фәридә Хафизова, Илдус Вәлиев, А. Гарифуллина, Л. Сираҗетдинова, Ф. Абдуллина, Ф. Мәмәш, С. Мифтахов)Фәния Хуҗахмәт. Аның бәхете шөкер итә белүдә / Фәния Хуҗахмәт. Язылмаган роман. К.: «Милләт», 2009. ― Б.221. ISBN 978-585247-241-1.

Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасы буенча куелган спектакльдә уйнаган Мәдинә роле өчен 1979 елда Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган (спектакльне куйган режиссер Гали Кәрим улы Хөсәенов белән берлектә)Ильтани Илялова. Автор не заставил героиню плакать. «Казанские ведомости», 27.10.2004.

Тарихы

2016 елның августында Әлмәт татар драма театрының сәнгать советы карары белән оештырылган. Премиянең беренче ияләре: Алмаз Шаһимәрдәнов Шаһимәрдәнов Алмаз Рөстәм улы. Альметьевский татарский государственный драматический театр, Айрат Мифтахов Мифтахов Айрат Габделхәй улы. Альметьевский татарский государственный драматический театр.

Максаты Әлмәт татар драма театры спектакльләрендә иң яхшы иҗади эшләрне ачыклау, талантлы театр башкаручыларын тану һәм бүләкләү, актерлык һөнәренең һөнәри осталыгын һәм абруен күтәрү максатында оештырылганПремия имени Дамиры Кузаевой. Милләттәшләр.

Кагыйдә буларак, ике актерга (берсе ― өлкәнрәк буын, икенчесе ― яшьрәк буын вәкиленә) бирелә. Яңа сезон ачылуга багышланган тантанада Әлмәт шәһәр башлыгы тарафыннан булдырылган «Ел актеры» премиясе белән бергә тапшырылаАльметьевский театр открыл 80-й сезон. Министерство культуры Республики Татарстан, 20.09.2024.

Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Дамирә Кузаева премиясе лауреатлары 2024 Зөлфия Газизова Рифат Әхмәдиев Әлмәт театры 80 нче сезонын ачты. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 20.09.2024 2023 Асия Харисова Харисова Асия Габделхак кызы. Альметьевский татарский государственный драматический театр Миләүшә Юзаева Юзаева Миләүшә Әюп кызы. Альметьевский татарский государственный драматический театр 2022 Эльмир НургалиевНургалиев Эльмир Ленар улы. Альметьевский татарский государственный драматический театр 2021 Илсур ХәертдиновХәертдинов Илсур Мөхәммәтдин улы. Альметьевский татарский государственный драматический театр Наилә МифтахетдиноваАльметьевский драматический театр представил новую премьеру. Новости Альметьевска 2020 Алсу СибгатуллинаНаиля Ганиева. У Альметьевского драмтеатра сбылась мечта о новой сцене. Бизнес-Онлайн, 2.12.2020 2019 Камил Вәлиев Энҗе Сәйфетдинова Сәйфетдинова Энҗе Фидаил кызы. Альметьевский татарский государственный драматический театр 2018 Луиза Солтанова Илшат Агиев 2017 Раушан Мөхәммәтҗанов 2016 Алмаз Шаһимәрдәнов Айрат Мифтахов

Искәрмәләр

Сылтамалар Премия имени Дамиры Кузаевой. Милләттәшләр

Моны да карагыз Зәкия Туешева исемендәге премия Төркем:Сәнгать өлкәсендә премияләр Төркем:2016 елда барлыкка килгән бүләкләр Төркем:Дамирә Кузаева Төркем:Әлмәт татар дәүләт драма театры