Әмир Мәҗитов музее () ― 2005 елдан башлап Казанда эшләүче мәдәният учреждениесе (музей). РСФСРның атказанган рәссамы (1970) Әмир Нуриәхмәт улы Мәҗитовның (1928—1992) иҗаты белән таныштыра. Музей Казан шәһәренең музей комплексы муниципаль бюджеттагы мәдәният учреждениесе составына керә.
Музей урнашкан бина ― «совет классицизмы» архитектурасы һәйкәле булып тора һәм дәүләт тарафыннан саклана Музей Амира Мазитова.
Тарих Музей Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары буенча төзелгән һәм 2005 елның 10 декабрендә рәссамның тууына 77 ел тулуга ачылган. Дзержинский урамындагы 27 нче йортта (рәссамның 1979 елдан 1992 елга кадәр остаханәсе) ачылган. Музей урнашкан бина ― рәссамның остаханәсе, ул элеккеге «Художественный салон» кибете хисабына киңәйтелгән Музей Амира Мазитова. Культура.РФ. Остаханә шартларын торгызуда рәссамның сеңлесе Флера Нуриәхмәт кызы Мәҗитова зур ярдәм күрсәтә. Рәссамның Санкт-Петербургта яшәүче кызы Карина, рәссам-реставратор, әтисенең архивын: фотолар, документлар, бүләкләр, шәхси әйберләр, хатларын саклыйСаттарова Г. Х. Дань уважения мастеру. Создается Музей-галерея Амира Мазитова. «Казань», 2002 г., №11-12. Яңа музей «Казан» милли-мәдәни үзәгенең (2020 елдан Казан шәһәренең музей комплексы) филиалы итеп билгеләнгән В Казани открылся музей художника Амира Мазитова. Татар-информ, 9.12.2005
Әмир Нуриәхмәт улы Мәҗитов 1949 елда Казан сәнгать училищесын, 1955 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтының станок рәсем сәнгате факультетын тәмамлаган. Бүленеш буенча Ярославльгә җибәрелгән, анда Ярославль сәнгать училищесында укыткан. Ярославльдә яшәгән еллары (1955―1979) зур иҗади казанышлар белән билгеләнә. 1964—1968 һәм 1970—1977 елларда — Ярославль рәссамнар берлеге идарәсе рәисе.
1979 елда Казанга кайта. Кайтканнан соң, аңа Дзержинский урамы, 27нче йортта урнашкан остаханә тапшыралар. Монда аның иҗатында утыз елдан артык дәвам иткән яңа этап башлана. Ул Казан һәм аның тирә-як мохите образын булдыру өстендә уңышлы эшли. Мәҗитов үзенең ниятләрен «Кышкы шәһәр», «Комлев урамы» картиналарында, «Әкият булып Казан күтәрелә» триптихында тормышка ашыра. Милли тематикага зур игътибар бирә, аның эшләре татар халкының этнографиясенә, көнкүрешенә һәм милли традицияләренә зур кызыксыну булу белән аерылып тора. Аның остаханәсендә «Сабантуй», «Авыл ишегаллары», «Өй юу», «Курай», «Шайтан шәһәрчеге» картиналарының берничә варианты ясалган.
Музейда даими рәвештә Татарстан һәм Россия профессиональ рәссамнарының төрле сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре узаМузей Амира Мазитова ВКонтакте.
Экспозиция Музейның күргәзмә залында Әмир Мәҗитовның йөзгә якын полотносы, шулай ук аның акварельләре, пастель һәм темпера белән язылган картиналары урнашкан О нас. Музей Амира Мазитова в Казани.
Музей экспозициясен рәссамның гомере буе иҗат иткән реалистик юнәлештәге картиналары тәшкил итә. Картиналарның жанр үзенчәлеге бик күп төрле: музейда Татарстан, Ярославль һәм Кырым пейзажлары, портретлар, тарихи жанр эшләре, натюрмортлар тәкъдим ителгән. Музей коллекциясендә шулай ук рәссамның күп санлы шәхси әйберләре куелганМузей Амира Мазитова. ВМузей.
Рәссамның тууына 80 ел тулу уңаеннан, 2008 елның декабрендә бинага скульптор Г. А. Зяблицев ясаган мемориаль такта урнаштырыла Амир Нуриахметович Мазитов. Артхив.
Рәссамның 95 еллык юбилеена, 2023 елның 15 декабрендә «Әмир Мәҗитов ― чор көзгесе» () күргәзмәсе ачылганВыставка в честь 95-летия со дня рождения Амира Мазитова откроется в Казани. Республика21век.рф, 15.12.2023.
Искәрмәләр
Сылтамалар Музей Амира Мазитова. nkc-kazan.ru Музей Амира Мазитова ВКонтакте Telegram: Contact @mazitovmuseumkazan
Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Казан музейлары Төркем:Рәссам музейлары