Мәләкәс сөйләше () — татар теленең мишәр диалекты сөйләше, ч-ләштерүче сөйләш булып тораМишәр диалекты. Онлайн-энциклопедия Tatarica.. Мәләкәс сөйләше Сембер өлкәсенең төньяк-көнчыгышын, Самар өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешен биләп тора. Ул төньяктан чистай, өлешчә урта диалектның Тау ягы сөйләшләре (тархан сөйләше) белән чикләнә.Әхәтов Г. X. Татар диалектологиясе. Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1984. 216 6. Б.109-111..
Таралышы Мәләкәс сөйләше Сембер өлкәсенең төньяк-көнчыгышын, Самар өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешен биләп тора.
Үзенчәлекләре Фонетик билгеләре
Сөйләштә постпалатализация һәм ирепалатализация күренешләре (калынайту) башка сөйләшләргә караганда күбрәк, активрак кулланыла: корка (күркә), янаша (янәшә), мына (менә),
«Ц» авазы белән беррәттән «ч» («тч») авазы да ишетелә: петчэн (печән), пытчкы тибында. Ләкин бу күренеш ц авазына караганда сирәгрәк, азрак күзәтелә.
Дифтонгларның монофтонглашуы: сүлэү (сөйләү), үлэнү (өйләнү), ү (өй), арьан (әйрән).
Иренләшкән у — ү, о — ө сузык авазлары делабиализацияләнәләр: шылай (шулай), бы (бу).
Т, р тартыкларын өстәп сөйләү; цабырту (чабыру), күләткә (күләгә).
Тартык авазларны һәм иҗекләрне төшереп сөйләү: урдык, (урындык), дәшү (эндәшү), тее (теге), тагы (тагын), тирмән (тегермән),
Граматик билгеләре -гы, -ге аффиксы, кели ярдәмче фигыле белән берлектә, теләкне белдерә: эцкем кели (эчәсем килә) алгым кели (аласым килә).
Киләчәк заман хикәя фигыль кыскартылган кушма -ымын, -емен аффиксы ярдәмендә ясала: барымын (барырмын), асырымын (асрармын), килерем (килермен), йярем (йөрермен).
Әдәби телдәге хәл фигыль формасы -ганчы, -гәнче урынына -гынца, -генцә кулланыла: катькынца (кайтканчы), киткенцә (киткәнче).
Киләчәк заман хикәя фигыльнең юклык формасы 1 нче затта -мас, -мәс аффиксы ярдәмендә бирелә: бармасмын (бармамын), бармасбыз (бармабыз), килмәсмен (килмәмен), килмәцбез (килмәбез).
Искәрмәләр
Әдәбият Садыйкова 3.Р. Мәләкәс сөйләше // Татар халык сөйләшләре: Ике китапта. – Икенче китап. – Казан: Мәгариф, 2008. – 96–109 б. Булатова М.Р. Мелекесский говор мишарского диалекта татарского языка: морфологические и лексические особенности // Актуальные проблемы казахского языкознания: Материалы международной научно-практической конференции, посвященной 80-летию профессора Б.К. Калиева. – Алматы: изд. КазУМОиМЯ имени Абылай хана, 2019. – С. 156-158.
Төркем:Татар теленең мишәр диалекты