Казанлы́к () — Болгария шәһәре. Стара-Загора өлкәсенең Казанлык общинасына керә. Урнашуы Казанлык шәһәре Казанлык казанлыгында, Стара-Платина тау сыртының көньяк битләвендә урнашканКазанлык // Большая Российская Энциклопедия / редколл., гл. ред. Ю. С. Осипов. том 12. М., научное издательство "Большая Российская Энциклопедия", 2008. стр.390-391.
Ил башкаласы София шәһәреннән 194 км көнчыгышка таба һәм Бургастан көнбатышка таба 185 км, Стара-Загорадан төньяк-көнбатышка таба 36 км, Пловдивтан төньяк-көнчыгышка таба 114 км һәм Варнадан көньяк-көнбатыш тарафта 320 км ераклыкта урнашкан.
Тарих
Казанлык шәһәре XV гасырда барлыкка килгән .
XVII гасырдан башлап роза мае җитештерү үзәге буларак билгеле Kazanluk // The New Encyclopedia Britannica. 15th edition. Micropaedia. Vol.11. Chicago, 1994. page 776.
1877-1878 еллардагы барышында Казанлык озак вакытлар хәрби хәрәкәтләр зонасы булып торган .
1901 елда шәһәрдә сәнгать галереясы һәм ачыла .
1918 елда «Кремона» кыллы музыка кораллары остаханасе ачылган (1944 елда аның нигезендә кыллы музыка кораллары фабрикасы төзелә) С. Дервентский. Мастера струнных инструментов // журнал «Болгария», № 6, 1955. стр.14-15.
1924 елда Софиядән Казанлыкка «Арсенал» корал җитештерү заводы күчерелә.
1941 елда шәһәр читендә «Калвача» аэродромы җиһазландырыла.
1953 елда шәһәр халкы саны 20 мең тәшкил итә, бу вакытта шәһәрдә туку сәнәгате һәм эфир майлы культураларны (роза чәчәге) эшкәртү сәнәгате эшләгән Казанлык // Большая Советская Энциклопедия. / редколл., гл. ред. Б. А. Введенский. 2-е изд. том 19. М., Государственное научное издательство «Большая Советская энциклопедия», 1953. стр.302.
1967-1969 елларда биредә роза маен җитештерү музее ачыла .
1969 елда шәһәр халкы саны 50 мең тәшкил итә, шәһәр икътисады нигезен машиналар эшләү (станоклар, гидравлика җиһазлары һ. б.), туку, агач эшкәртү һәм азык-төлек җитештерү сәнәгатьләре тәшкил итә.
1985 елда халык саны 61 мең тәшкил итә. Шәһәрдә машиналар төзү, туку һәм азык сәнәгате, шулай ук эфир майлары җитештерү предприятиеләре эшли .
2008 елда халык саны 52,8 мең кеше тәшкил иткән .
Туризм Казанлык шәһәреннән ерак түгел урнашкан казанлыкта Стара-Планина таулары (Балкан таулары) итәгендә туристларга яхшы билгеле Гөлчәчәкләр (Розалар) үләне бар – ул Болгариянең мөһим туристлык объекты.
Истәлекле урыннар «Чудомир» әдәби-сәнгать музее «Шипка-Бузлуджа» милли паркы-музей Фракия монастыре Шипка (тау) Бузлуджа түбәсе Официальный туристический портал Болгарии — Министерства экономики, энергетики и туризма
Даими уздырылучы чаралар Розалар фестивале Култура и туризъм / Фестивал на розата 2014 / Община Казанлък Халыкара фольклор фестивале Чудомир тантаналары Фракия патшалары үзәнендә бәйрәм
Туганлашкан шәһәрләре Ил Шәһәр Ел Мисыр Александрия 2006 Мисыр Луксор 2006 Франция Грасс 2004 Иран Кашан 2009 Франция Сен-Ерблен 2008 Греция Верия 2001 Россия Тольятти 1994 Япония Фукуяма 1995 Төньяк Македония Кочани 2007 Маҗарстан Наҗканижа 1970 Румыния Тырговиште 2004 Кытай Цзинань 2013 Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар Сайт на Община Казанлък Казанлък — Долината на розите и тракийските царе Казанлък.com Новини от и за Казанлък — Казанлък инфо Снимки от Казанлък инфо Снимки от Казанлък
Төркем:Казанлык Төркем:Болгария шәһәрләре