Рамил Минханов, Рамил Гаяз улы Минханов (1961 елның 23 декабре, СССР, РСФСР, Иркутск) ― драма актеры, Әлмәт (1987―2020), Тинчурин (2020 елдан) театрлары артисты, Татарстанның атказанган (2000) һәм халык (2012) артисты. Дамир Сираҗиев исемендәге (2008) һәм «Тантана» (2013, 2015) премияләре лауреатыЛ. Минаева. Минханов Рамиль Гаязович. Альметьевская энциклопедия.

Тәрҗемәи хәле 1961 елның 23 декабрендә Иркутскида туган. Әтисе Гаяз, әнисе Лениза (сәүдә өлкәсендә эшләгән) чыгышлары белән Чирмешән ягыннан. Әтисе хәрби оешмада эшләгәнлектән, аларга гаилә белән ерак җирләргә яшәргә күчәргә туры килә: гаилә башта Иркутскидан Монголиянең шәһәренә күченә, аннары Татарстанга, Әлмәткә күченеп кайта. Рамил биредә 16нчы мәктәпне тәмамлаган. Укыганда егет гитарада уйный, җырлый, мәктәп ансамблендә катнаша. Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт татар театрына шофер булып урнаша.

1983 елда Рамил Минханов Казан театр училищесының курчак театры артистлары әзерләүче төркеменә укырга керә. Училищены тәмамлагач, аны «Әкият» курчак театрына да, Күчмә театрга да, рус Яшьләр театрына да эшкә чакыралар. Әмма күңелгә Әлмәт театры якынрак була. 1987 елда гаилә Әлмәткә кайта, ирле-хатынлы Әлмәт театрында эшлиләр, сәхнәдә бер-бер артлы соклангыч образлар тудыралар. Һәрчак осталыкка омтыла, һәр образга яңалык кертергә тырышаМиләүшә Галиуллина. Сәхнә, сөю һәм сәгадәт. Мәдәни Җомга, 24.07.2022.

2020 елдан – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрындаӘлмәт театры артистлары Минхановлар Тинчурин театрына күчтеләр. Татар-информ, 6.08.2020.

Иҗаты

Уйнаган рольләре

Әлмәт театрында Дивана ― «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим Илдар ― «Исәнмесез» Туфан Миңнуллин Инсаф ― «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин Амур ― «Әрәмәлек кияүләре» Туфан Миңнуллин Абдулла ― «Сөясеңме, сөймисеңме?» Флорид Бүләков Бакый ― «Ак калфак» Мирхәйдәр Фәйзи Яппар бабай ― «Кодача» Заһир Исмәгыйлев Мәрвәт ― «Көзнең соңгы яфраклары» Ризван Хәмид Ленар ― «Сафиулла» Мансур Гыйләҗев Галәү ― «Чукрак» Данил Салихов Айтуган ― «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә» Фоат Садриев Әхәт ― «Әлепле әртистләре» Аманулла Ирек ― «Балакаем» Илгиз Зәйниев Марат ― «Әрем исе» Илгиз Зәйниев Аян-ага ― «Гашыйк Кәриб» Михаил Лермонтов Дерамо ― «Болан–Патша» Карло Гоцци Капулетти ― «Ромео Джульетта» Уильям Шекспир Ир ― «Туй» Бертольд Брехт Абдулич ― «Качкыннар» Нәкый Исәнбәт Исак ― «Яшь йөрәкләр» Фәтхи Бурнаш

Тинчурин театрында Ата, Гыйфрит ― «Асылкош» Рүзәл Мөхәммәтшин Азват ― «Кияү урлау» Салават Юзеев Әхмәдулла ― «Утка очкан күбәләктәй» Закир ― «Хыялый» Салават Әбүзәров Марат Идрисович ― «Гомер буе сине көтәм» Илһам Гали Әхмәтҗан бабай ― «Эх, алмагачлары» Шамил Фәрхетдинов Нуретдин ― «Мәхәббәт баскычы» Шамил Фәрхетдинов

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Кама аръягы театрларының Беренче фестивалендә I урын – «икенче пландагы иң яхшы актерлык эше» номинациясендә – «Узып барышлый» (Д. Салихов) спектаклендәге Флорид роле өчен 2004 ― Кама аръягы театрларының II фестивалендә лауреат дипломы – «икенче пландагы иң яхшы актерлык эше» номинаиясендә – «Кодача» (З. Исмәгыйлев) спектаклендәге Яппар роле өчен И. Илялова. Минханов Рамиль Гаязович. // Народные артисты СССР, РФ, РТ К.: «Магариф-Вакыт», 2011. 2000 ― Татарстанның атказанган артисты 2008 ― Дамир Сираҗиев премиясе 2012 ― Татарстанның халык артисты ― нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы № ПУ-43 25.01.2012 2013, 2015 ― «Тантана» премиясе «Тантана» республика театр премиясен тапшыру. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Гаиләсе Хатыны ― Сәкинә Габдрахман кызы Минханова, драма актрисасы, Татарстанның халык артисты (2010). 1982 елда өйләнешкәннәр. Уллары Айвар, киленнәре Эльмира (Яһудина); Айрат.

Искәрмәләр

Әдәбият Айгөл Әхмәтгалиева. Чын әкият. «Мәйдан», 2007, № 12, 139-143нче бит.

Сылтамалар

Рамил Гаяз улы Минханов. Тинчурин театры сайты Рамиль Минханов. kino-teatr.ru Минханов Рамиль Гаязович. Альметьевская энциклопедия Минханов Рамиль Гаязович. Казанский театральный музей Рамил Минханов. Мәхәббәт YouTube (видео, 6:14'')

Моны да карагыз

Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Шәхесләр:Әлмәт татар дәүләт драма театры Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары