Борисково — Казанның Идел буе районында урнашкан бистә.

Географиясе Борисково Идел буе районының үзәк өлешендә Югары Кабан күлендә урнашкан; шулай ук бистә аша Урта Кабан күлен Подувалье агымы белән тоташтыручы Монастырь агымы уза.

Тарихы Казан өязенең 1566—1568 елларда Спас-Преображенский монастыренә караган өченче Кабан күлендәге Борисов авылы буларак искә алынаКнига казанскаго уезда сел и деревень, и починков и пустошей и селищ архиепискуплих и Преображенскова монастыря. zz-project.ru. Дата обращения: 21 октября 2021.

1781 елның дүртенче ревизиясе авылда 91 икътисади крестьяннарның ревизия җанын ачыклый.

1917 елгы ревоюциягә кадәр авыл Воскресенски вулысының Дәвликәй авылына карый. Авыл 1462 дисәтинә (15,97 км²) мәйданы булган җир кишәрлегенә ия булган; авыл хуҗалыгыннан тыш, авыл кешеләре чүлмәк ясау, ээрчелек, он тарту, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, акча эшләргә шәһәрләргә киткәннәр; 1885 елга Борисковода 2 кечкенә кибет, 5 чүлмәк ясау, 1 эчү йорты һәм 2 җил тегермәне булганКазанский уезд (Алаты - Ивановское) Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. 3 (Ru).— 1916.Износков И. А. (Составитель).Список населенных мест Казанского уезда, с кратким их описанием.Казанский (Приволжский) федеральный университет(1885).Дата обращения: 21 октября 2021..

1884 елда Борисковта земство мәктәбе ачыла; 1905 елда анда 36 малай һәм 35 кыз укыган. 1911-1912 елларда сәүдәгәр Павел Шетинкин исәбенә мәктәп өчен яңа таш бина салынаКазанский уезд (Алаты - Ивановское) Историко-статистическое описание церквей и приходов Казанской епархии. Вып. 3(Ru).— 1916Школьная сеть Казанской губернии - Бобровников Н.А.— 1905..

Гражданнар сугышы вакытында авыл берничә тапкыр кулдан кулга күчә. 1918 елның 6 августында КомУч Халык Армиясе Борисково авылын яулап ала; кызыллар контроленә авыл 1918 елның 13 сентябренә күчәMidkhat Karimovich Mukhari︠a︡mov.Гражданская война в Татарии (1918-1919).— Таткнигоиздат, 1969.— 344 с..

XIX гасыр уртасыннан 1927 елга кадәр Борисково авылы Казан губернасы Казан өязе Воскресенски вулысына керә (1920 елдан — Татарстан АССРның Арча кантоны). Татарстан АССРга районнар бүленешен керткәннән соң Татарстан АССРның Воскресенский (Казан шәһәр яны) районы составында. 1934 елда ул Казанның Сталин районына кушыла 1942—1956 елларда —Свердлов районы составында, 1956 елдан — Идел буе районы кысаларында.

1963 елда Борисково Казан үзәге белән турыдан-туры трамвай юнәлеше (3 нче һәм 8 нче маршрутлар) белән бәйле була"Дорога в Борисково" от краеведа Алексея Клочкова — Реальное время. realnoevremya.ru. Дата обращения: 21 октября 2021..

Халкы

Урамнары

Адмирал Ушаков (элеккеге 13-нче Проект урамы, шәһәр Башкарма комитетының 1953 елның 1 ноябрендәге 755-нче номерлы карары белән үзгәртелә.). Рус флотчысы, Кара диңгез флоты белән җитәкчелек итүче Федор Ушаков  (1744-1817) хөрмәтенә аталаАмиров, Кафиль Фахразеевич. Казань - где эта улица, где этот дом? Справочник улиц города Казани. — Казань: «Казань», 1995. — 320 с. — ISBN 9785859030125. Якты Юл тыкрыгыннан башланып, Дудин урамын кисеп чыга да Таза урам белән кисешә. Башкорт урамы (элеккеге 14 нче Проект урамы, 1961 елның 14 июнендәге 413-нче шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелгән). Исеме күрше Башкортстан Республикасы исеменнән (Ул вакытта - Башкорт АССР). Җир һәм Түбән Кама урамнары киселешеннән башлап, Техника урамны кисеп, «Казан» аэропортындагы тимер юл тармагы янында тәмамлана. Биларус урамы (элеккеге 6-нчы Проект урамы, 1961 елның 14 июнендәге 314 номерлы шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелә). исеме Беларусь исеменнән (ул вакытта – Беларус Совет Социалистик Республикасы). Докучаев урамыннан башланганда, Запорожье һәм Гори урамнарын кисеп үтә һәм Аучылык урамы белән кисешкән вакытта тәмамлана. Таза урам (элеккеге 9-нчы Проект урамы, шәһәр Башкарма комитетының 1953 елның 1 ноябрендәге 755 номерлы карары белән үзгәртелә)Реестр названий улиц города Казани.. 2 нче Алабуга урамыннан башлап, 1 нче Алабуга урамын кисеп чыга һәм Адмирал Ушаков урамы белән кисешү белән тәмамлана. Борисково урамы – бистәнең иң иске урамыИз истории поселка Борисково. cbskazan.ru. Дата обращения: 22 октября 2021.. 33 нче хәрби шәһәрчекнең исемсез юлыннан башлап, Тула урамын, ТАССРның 100 еллыгы магистрален, Арткы-Борисково урамын, Якты Юл тыкрыгын, Дудинка, Янгын, Ерак Кабан урамнарын кисеп үтә, Дәүләки урамы белән кисешкәннән соң аңа күчә. Витебск (элеккеге 4-нчы Проект урамы, шәһәр Башкарма комитетының 1961 елның 14 июнендә кабул ителгән 413-нче номерлы карары белән исемгә үзгәртелә)Амиров, Кафиль Фахразеевич.Казань - где эта улица, где этот дом? Справочник улиц города Казани.— Казань: «Казань», 1995.— 320с.— ISBN 9785859030125..Исеме Витебск шәһәреннән (ул вакытта - Белорус ССРындагы өлкә үзәге). Докучаев урамыннан башлана, Запорожье һәм Гори урамнарын кисеп үтә һәм Аучылык урамы белән кисешкән вакытта тәмамлана. Глазунов – композитор Александр Глазунов хөрмәтенә аталган (1865–1936). Варганов урамыннан Монастырь протогына илтүче исемсез юлдан башлана, Айни Садретдинов, Тула, Унйортлык, Ладия урамнарын кисеп үтә һәм Тихорецк урамы белән тәмамлана. Гори (элеккеге 1-нче Проект урамы, 1953 елның 1 ноябрендәге № 755 шәһәр башкарма комитеты карары белән үзгәртелә). Иосиф Сталинның ватаны - Гори шәһәре хөрмәтенә аталган. 33 нче хәрби шәһәрчекнең исемсез юлыннан башлап, Витебск, Красноводск, Белорус, Канск, Дегтярёв, Полонная, Тула урамнарын кисеп үтә, аннары ТАССРның 100 еллыгы магистрале белән өзелә; Алабуга урамы белән кисешкәннән соң дәвам итә, Дудинка урамын кисеп үтә һәм Янгын урамы чаты белән тәмамлана. Дәүләки урамы – Ферма шоссесы белән кисешүдән башлап, Борисково урамын кисеп үтә һәм Дәүләки урамы буенча 123 нче йорт янында тәмамлана. Ерак Кабан урамы – Борисково урамыннан башланып, бушлык янында тәмамлана. Дегтярев урамы – Совет конструкторы Василий Дегтярёв хөрмәтенә аталган (1880-1949). Докучаев урамыннан башланып, Запорожье һәм Гори урамнарын кисеп үтә һәм Аучылык урамы белән кисешкән вакытта тәмамлана. Унйортлык урам – трамвай боҗрасыннан башлап, Глазунов урамы белән кисешә һәм яр буе урамы белән кисешү белән тәмамлана. Докучаев (элеккеге 2-нче Проект урамы, 1953 елның 1 ноябрендәге № 755 шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелде). Туфрак галиме Василий Докучаев хөрмәтенә аталган (1846-1903). 33 нче хәрби шәһәрчек янында исемсез юлдан башлап, Витебск, Красноводск, Белорус, Канск, Дегтярев урамнарын кисеп чыга һәм Полонная урамы чаты белән тәмамлана. Дудинка урамы (1962 елның 24 декабрендәге 794 номерлы шәһәр Башкарма комитеты карары белән аталган). Дудинка шәһәре исеменнән (ул вакытта –Таймыр (Долгано-Ненец) милли округы үзәге. Борисов урамыннан башлап, адмирал Ушаков урамын, Алабуганың ике урамын, шулай ук Запорожье, Гори һәм Чәчәк урамнарын кисеп чыга; сул як Яр Буе урамы белән кисешү белән тәмамана. 1-нче Аалабуга – Алабуга шәһәре – Татарстан район үзәкләренең берсе хөрмәтенә аталган ТАССРның 100 еллыгы магистрале янында исемсез йөрүдән башлап, Якты Юл тыкрыгын, Дудинка урамын кисеп үтә һәм Таза урам кисешүе белән тәмамлана. 2-нче Алабуга – ТАССРның 100 еллыгы янындагы исемсез юлдан башланып, Дудинка урамын кисеп чыга һәм Таза урам белән кисешә. Арткы-Борисково урамы – ТАССРның 100 еллыгы магистраленнән ерак түгел Борисково урамы белән кисешү белән тәмамлана. Запорожье урамы (элеккегея 1-нче Проект урамы, 1961 елның 14 июнендәге 413 номерлы шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелде). Исеме Запорожье шәһәре исеменнән (ул вакытта – Украина ССР өлкә үзәге). Витебск урамыннан башлап Красноводск, Белорус, Канск, Дегтярёв, Полонная, Тула урамнарын кисеп чыга, аннары ТАССРның 100 еллыгы магистрале белән өзелә; югарыда аталган магистральнең көньяк өлешендә исемсез юл киселешеннән алып, Дудинка урамын кисеп, Янгын урамы белән кисешкән урынга кадәр дәвам итә. Зимләмир (элеккеге Күл, 1958 елның 23 апрелендәге 328 номерлы шәһәр башкарма комитеты карары белән үзгәртелде). Тихорецкая урамыннан көньяктарак исемсез юлдан башланып, Башкорт һәм Түбән Кама урамнары белән кисешү белән тәмамлана. 2 нче Зимләмир урамы – Техника урамыннан башлап, Локомотив, Лүблин урамнарын кисеп үтә һәм Лүблин урамы белән кисешү белән тәмамлана. Канск – Красноярск крайындагы Канск шәһәре хөрмәтенә аталган. Докучаев урамыннан башлап, Запорожье урамы белән кисешү белән тәмамлана. Красноводск (элеккеге 5-нче Проект урамы, 1961 елның 14 июнендәге 413 номерлы шәһәр Башкарма комитеты карары белән үзгәртелә). Красноводск шәһәре исеменнән (хәҙер Төркмәнбаши, ул вакытта – Төрекмән ССРының Ашхабад өлкәсендәге район үзәге). Докучаев урамыннан башлап, Запорожье һәм Гори урамнарын кисеп чыга һәм Аучылык урамы белән кисешү белән тәмамлана. Ладия урамы Локомотив Лүблин урамы Түбән Кама урамы 2-нче Түбән Кама урамы Аучы урамы Янгын Полонная Яр буе урамы Җидейортлык Тихорецк Тула – Тула шәһәре исеменнән Ферма шоссесыннан башлап ТАССРның 100 еллыгы магистраленә параллель рәвештә бара, Борисково урамы белән кисешкәннән соң, төньяк-көнбатышка таба Гори, Запорожье, Аучы, Яр Буе, Глазунов, Авангард урамнары аша үтеп керә һәм Техника урам чаты белән тәмамлана. Чәчәк Якты Юл тыкрыгы

Күренекле кешеләр

Белецкий Александр Иванович (1884—1961) —украин һәм совет әдәбият белгече, Украина ССР Фәннәр академиясе академиясе (1939) һәм СССР Фәннәр академиясе академигы (1958).

Искәрмәләр

Сылтамалар

Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Казан бистәләре