Васи́лий Седугин ( 8 гыйнвар, 1935 - 12 сентябрь, 2013 ) - Россия тарихчысы, язучы. Тарих фәннәре докторы, Д.И.Менделеев исемендәге РХТУның Новомосковск институтының "Тарих, фәлсәфә һәм культурология" кафедрасы профессорыСостав кафедры История, философия и культурология на сайте НИ РХТУ им. Д. И. Менделеева..

Биография Васи́лий Ива́нович Седугин 1935 елның 8 гыйнварындаЧуашстанның Порецкий районы Мишуково авылында туган. Биредә башлангыч мәктәпне тәмамлаган.

1947 елда Седугиннар гаиләсе Алатыр шәһәренә күченә, һәм Василий 8-нче урта мәктәпнең 5 нче сыйныфына укырга керә, 1953 елда аны тәмамлый.

Аннары Казан педагогика институтының тарих факультетына укырга керә, 1957 елда аны тәмамлый .

1957 елда Кораллы Көчләр сафына алына,Сарытау шәһәрендә хезмәт итә.

Армиядән кайткач, 1960 елда Сарытау шәһәрендәге урта мәктәптә тарих укытучысы булып эшли. .

Ул шулай ук Саратов ГЭСында монтажчы, Мурманск тралфлотында матрос һәм кочегар, Чиләбе Трактор Заводында тимерче ярдәмчесе, Чиләбе өлкәсендә клуб директоры булып эшли .

1968 елдан ул Алатыр шәһәрендә укыта: 1нче, 3 нче номерлы урта мәктәпләрдә һәм автомобиль юллары техникумында (башка чыганаклар буенча, урман-техника техникумында ) тарих фәненнән укыта.

1970-1973 елларда Рязань шәһәренең педагогика институтында аспирант .

1970 еллар уртасыннан Д.И.Менделеев исемендәге химия-технология университетының Новомосковск филиалында эшли (НФ МХТИ, хәзерге Д. И. Менделеев исемендәге РХТУның Новомосковск институты).

1994 елдан - «Деятельность социал-демократических партий Поволжья в 1905—1917 гг.» дигән темага докторлык диссертациясен яклап, тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен ала.

1996 елдан - "Тарих, фәлсәфә һәм культурология" кафедрасы профессоры .

Василий Седугин гуманитар факультет деканы, тарих кафедрасы мөдире булып эшли.

2005 елдан - гуманитар фәннәр факультетының деканы . Петровский фәннәр һәм сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы , К.Д.Ушинский исемендәге фән өлкәсендә Тула өлкәсе губернаторы каршындагы комиссия әгъзасы .

Фәнни тикшеренү кызыксынулары - Урта Идел буеның партия һәм иҗтимагый хәрәкәтләр тарихы .Фәнни хезмәтләрдән тыш, В.И. Седугин туган якны өйрәнү буенча тикшеренүләр үткәрә һәм тарихи әсәрләр нәшер итә. Аның исеме Алатыр шәһәре администрациясе мактау тактасына («безнең галимнәр»бүлегенә) кертелгән. .

Хезмәтләре Монографияләре һәм фәнни басмалары:

Седугин В. И. Большевики Поволжья против кадетов. (1905—1917). Саратов. 1990 Седугин В. И. Кадеты Поволжья в начале XX века. (1905—1917) Новомосковск. 1990 Седугин В. И. Либералы Центральной России в начале XX века (1905-март 1917 гг.) Федер. агентство по образованию Рос. Федерации, Рос. хим.-технол. ун-т им. Д. И. Менделеева, Новомоск. ин-т (фил.). — Новомосковск : НИ РХТУ, 2009. — 185 с.- 100 экз. — ISBN 978-5-7237-0642-2 Земляков Ю. Д., Седугин В. И., Бирюкова Э. А. и др. Социально-экономические, исторические и культурные аспекты развития города Новомосковска и Новомосковского района. Федер. агентство по образованию Рос. Федерации, Рос. хим.-технол. ун-т им. Д. И. Менделеева, Новомоск. ин-т (фил.). — Новомосковск: НИ РХТУ, 2009. — 217 с. — 150 экз. — ISBN 978-5-7237-0658-3

Седугин В. И., Шакиров Ю. А. Новомосковск: краткий исторический очерк // Социально-экономические, исторические и культурные аспекты развития города Новомосковска и Новомосковского района / ФГБОУ ВО Российский химико-технологический университет им. Д.И. Менделеева, Новомосковский институт (филиал). — Новомосковск, 2009. — С. 7-24.

Седугин В. И. Кадеты Поволжья в начале XX века (1905-март 1917 гг.). 2012.

Туган якны өйрәнү буенча тикшеренүләре:

Седугин В. И. Старейшее учебное заведение: из истории Новомосковского химико-технологического техникума / В. Седугин. — Тула: Приок. кн. изд-во, 1991. — 48 с.

Фантастика:

Шёл июль сорок первого года. Военно-приключенческая повесть. : Военное издательство. 1983.

Искәрмәләр

Әдәбият

Краснов А. К. Седугин Василий Иванович (неопр.). Чувашская энциклопедия. Дата обращения: 23 июня 2014.

Сылтамалар

Светлана Змеева. Преданья старины глубокой… Новомосковская правда. 7.12.2010. Тульский профессор Василий Седугин написал 5 романов по истории Древней Руси. Молодой коммунар. 08.12.2010.

Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:2013 елда вафатлар Төркем:12 сентябрь көнне вафатлар Төркем:1935 елда туганнар Төркем:8 гыйнвар көнне туганнар