Владимир Козьмич Зворыкин (1888 елның 17 (29) июле, Муром, Владимир губернасы, Россия империясе — 1982 елның 29 июле, Принстон, Нью-Джерси, АКШ) — рус инженеры һәм уйлап табучысы. Телевидение пионерларының берсе.

Тормыш юлы

Владимир Козьмич 1888 елның 17 (29) июлендә Муромда беренче гильдия сәүдәгәре Козьма Алексеевич Зворыкин гаиләсендә туган. Әтисе Ука елгасында пароход компаниясе белән идарә иткән һәм Муром иҗтимагый банкы рәисе булганКак Зворыкин сбежал от коммунистов по тайге и стал отцом телевидения. Муром реаль укуханәсен тәмамлап, 1906 елда Санкт-Петербург гамәли технология институтына укырга керә һәм 1912 елда инженер-технолог дипломы белән аны тәмамлый.

Технология институтның 2 нче курсында уку дәверендә 1907 елда профессор Борис Розинг җитәкчелегендә «дальновидение» һәм электроника өлкәсендә беренче тәҗрибәләр үткәрүдә катнаша.

1912—1914 елларда Поль Ланжевен җитәкчелегендә Парижда Коллеж де Франста белем ала.

1915 елда Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Гроднодагы элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары Петроградта офицер радиомәктәбендә эшли.

Ватандашлар сугышы вакытында Екатеринбург аша Омскка, Себердәге ак хәрәкәт башкаласына йөгерә, анда радиостанцияләр җиһазлары белән шөгыльләнә, чит ил тәэмин итүчеләре белән эшли, командировкаларга бараЮбилей изобретателя телевизора: в России появилось два памятника Зворыкину. 1919 елның көзендә, Зворыкинның Нью-Йоркка икенче командировкасы вакытында Омсктагы Колчак хөкүмәте төшә һәм Зворкин АКШта калырга була. Владимир Америкада «Вестингауз» компаниясе хезмәткәре була.

1923 елда Зворыкин тулысынча электрон принципта башкарыла торган телевидениегә патент заявкасын бирә (US2141059 (A) ― 1938-12-20).

1926 елда Зворыкин Питтсбург университетында фәннәр докторы дәрәҗәсен ала.

1928 елда Россия империясеннән эмигрант Давид Сарнов, «Рэдио корпорейшн оф Америка» (, RCA) фирмасы вице-президенты белән очраша. 1930 елда RCA компаниясе президенты булган Сарнов Зворыкинны RCA электроника лабораториясе җитәкчесе итеп билгели. 1929 елда Зворыкин кинескоп — телевизион югары вакуумлы кабул итү трубкасын эшли, 1931 елда иконоскоп — тапшыру трубка конструкциясен төзүне тәмамлый.

1933 елда һәм аннан соңгы елларда Зворыкин берничә тапкыр Аурупада була, шул исәптән ССРБда да. RCA белән төзелгән килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, ССРБ 1938 елда Мәскәүдә электрон ТВның беренче тапшыру станциясен гамәлгә кертә. Зворыкин кинескопы белән «ТК-1» телевизорларын җитештерү үзләштерелә.

1940 нчы елларда Владимир Козьмич Джеймс Хиллер белән бергә сканерлау электрон микроскоп эшли. Икенче бөтендөнья сугышы елларында төнге күзаллау приборлары һәм телевизион наводкалы авиабомбалар эшләү белән шөгыльләнгән.

В. К. Зворыкинның төрле уйлап табуларына 120дән артык патент керә. Күп төрле бүләкләр алган. Аерым алганда, 1967 елда АКШ президенты Линдон Джонсон аңа 1966 елда фәнни казанышлары өчен АКШ Милли фәнни медален тапшырганThe President’s National Medal of Science: Recipient Details — Vladimir K. Zworykin. 1977 елда Уйлап табучыларның милли дан галереясына сайлана.

1982 елның 29 июлендә вафат була, Принстон зиратында җирләнә.

Шәхси тормыш Ике тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны — Татьяна Васильева, икенче хатыны — Екатерина Андреевна Полевицкая. Балалары: Нина (1920), Елена (1927). Төп хезмәтләре

Зворыкин В. К. Электронно-оптические системы и их применения // УФН. — 1936. — Т. 16. — № 6. — С. 814—836. Television — the electronics of image transmissions. 1940 (2-е издание в 1954, переведено в 1956 на русский язык и издано в СССР), Электронная оптика и электронный микроскоп () (1945). Фотоэлектричество и его применения () (1949). Телевидение в науке и промышленности () (1958).

Хәтер

«Зворыкин-Муромец» документаль фильмы, 2010. 2013 елның 29 июлендә Мәскәүдә Останкино буасы ярында Зворыкин һәйкәле ачылаВ Москве установлен памятник изобретателю телевидения. 2013 елның 31 июлендә Муромда Муром тарихи-сәнгать музее (элеккеге сәүдәгәр Зворыкиннарның утары) янында Зворыкин һәйкәле ачыла. 2013 елның 31 июлендә Муромда реаль укуханә бинасында (хәзерге 16 нчы урта мәктәп) Зворыкин хөрмәтенә истәлек такта ачыла. 1952—1986 елларда АКШта Зворыкин исемендәге премия тапшырылганIEEE Vladimir K. Zworykin Award — Engineering and Technology History Wiki. 2013 елның июлендә Роспечать ярдәмендә телерадиотапшырулар әзерләүчеләрнең Милли ассоциациясе тарафыннан телевидение үсеше өлкәсендәге казанышлары өчен Зворыкин исемендәге премия гамәлгә куелаСобств. корр. Компания Dolby получила премию имени Зворыкина // lenta.ru. — 2013. — 19 ноября.. Владимир Зворыкин исеме белән Калининград өлкәсенең Гусев шәһәрендә бер урамы аталган. Сколково урамнарының берсе Зворыкин исеме белән аталган.

Телевидениегә караш Зворыкин үз эшләнмәләре өчен горурлык хис иткән. Әмма соңрак массакүләм мәгълүмат чаралары турында тискәре сүзләр әйткән: «Мин беркайчан да балаларыма телевизорга якын килергә мөмкинлек бирмәс идем. Анда күрсәткәннәре бик коточкыч... Хәер, әлбәттә анда мин аеруча яхшы ясаган детальләр бар. Шуларның иң яхшысы — сүндергеч».

Искәрмәләр

Әдәбият

Борисов В. П. Владимир Козьмич Зворыкин,1889—1982 / Отв. ред. Гуляев Ю. В. — М.: Наука, 2002. — 147 с. — (Научно-биографическая литература). — ISBN 5-02-022727-7. Образцов, П. Шенгелевич М. Русские гении за рубежом. Зворыкин и Сикорский.. — М.: ЛомоносовЪ, 2014. — 214 с. Парфёнов Л. Г. Зворыкин Муромец. Мемуары изобретателя телевидения. — М.: КоЛибри, 2011. — 160 с. — 5000 экз.

Сылтамалар

Төркем:Телевидение тарихы Төркем:АКШ уйлап табучылары Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1982 елда вафатлар Төркем:29 июль көнне вафатлар Төркем:1889 елда туганнар Төркем:1888 елда туганнар Төркем:29 июль көнне туганнар Төркем:Санкт-Петербург технология институтын тәмамлаучылар