Борис Львович Розинг (1869 елның 23 апреле (5 мае), Санкт-Петербург, Россия империясе — 1933 елның 20 апреле, Архангельск, ССРБ) — физик, галим, педагог, телевидение уйлап табучысы, телевидение буенча беренче тәҗрибәләр авторы. 1912 елда рус техник җәмгыяте аңа алтын медаль һәм К. Г. Сименс исемендәге премия бирә. 120дән артык схема һәм телевизион җайланмалар системасын булдырган.
Тормыш юлы Борис Львович Розинг 1869 елның 23 апрелендә (5 маенда) Санкт-Петербургта туган. Әтисе — Лев Николаевич түрә була һәм статус киңәшчесенә кадәр эшләп, отставкага чыга. Әнисе — Людмила Фёдоровна — хуҗабикә, өч чит тел белгәнТвелькмейер Л. Б. Мой отец и его окружение. / Журнал истории и культуры России и Восточной Европы «Нестор», No 12. Русские люди (Из семейных архивов). СПб.: из-во «Нестор — История», 2008. — С. 11—142..
1887 елда Петербургта алтын медаль белән гимназияне, 1891 елда Петербург университетының физика-математика факультетын беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлый. Университетта профессорлар дәрәҗәсенә әзерлек өчен калдырыла.
1892 елдан Петербург технология институтында, 1895 елдан Константинов артиллерия училищесында укыта. Россиядә хатын-кызлар өчен югары белем кертү инициаторларының берсе. 1906 елда ачылган Санкт-Петербург хатын-кызлар политехник курсларының электромеханик факультеты деканы була.
1908 һәм 1909 елларда телевидениедә сурәтне кабул итүнең яңа ысулы ачылуын Англия һәм Алманиядә бирелгән патентлар раслаган. 1911 елда Борис Розинг камилләштергән телевизион җайланма Россиядә, Англиядә, Алманиядә, АКШта патентлана. Розинг үз лабораториясендә гади фигуралар сурәтләрен үзе тарафыннан эшләнгән кинескоп белән кабул итә ала.
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 елның кышында институтлар эшендә кыенлыклар аркасында, Екатеринодарга гаиләсе янына китә. Биредә математик Николай Шапошников, Кубан тарихчысы, Император фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Фёдор Щербина, генерал-лейтенант А. И. Пароменский һәм П. В. Миронов белән берлектә Кубан дәүләт технология университетының нигез салучыларның берсе була. Бу Төньяк Кавказдагы беренче югары уку йорт була. Розинг проректор, аннары электромеханика факультеты деканы була.
1920 елда Розинг Екатеринодарда физика-математика җәмгыятен төзи һәм аның рәисе була. Әлеге Җәмгыять Рус физик ассоциациясе әгъзасы булган.
1922 елда Розинг Петроградка кайта. 1924 елда яңадан Петербург технология институтында укыта башлый һәм Ленинград эксперименталь электротехника лабораториясенә өлкән фәнни хезмәткәр сыйфатында эшләргә чакырыла. Анда үз телевизион системасын яңадан торгызган һәм камилләштергәнРозинг Б. Л. Способ электрической передачи изображений на расстояние, или электрической телескопии. Авторское свидетельство на изобретение № 27404, заявлено 1 августа 1928 г.. Аның системасында тапшыру җайланманың оптик-механик булуына карамастан, Розинг киләчәк тулысынча электрон системалар артында, дип санаганРозинг Б. Л. Отзыв о радиотелефоте системы Грабовского, Попова и Пискунова. — Гос. архив Октябрьской революции и соц. строительства ЛО, ф. 1858, on. 1, д. 4233.Розинг Б. Л. Новейшие достижения в области дальновидения. «Наука и техника», 1926. — № 30. — Стр. 1. TVMUZEUM.RU Розинг Б. Л. Электрическое дальновидение (электрическая телескопия). «Научное слово», 1928. — № 8. — С. 33—51..
1931 елда «академиклар эше» буенча «контрреволюционерларга финанс ярдәме өчен» кулга алына һәм өч елга Лименда эшчеләр бистәсенә җибәреләЛидия Борисовна Твелькмейер. Мой отец и его окружение.. Әмма, совет һәм чит ил фәнни җәмәгатьчелегенең яклавы аркасында, 1931 елның декабрендә Архангельскка күчерелә. Анда Архангельск урман-техника институтының физика кафедрасына керә.
1933 елның 20 апрелендә Архангельскта баш миенә кан савудан 63 яшендә вафат була. Архангельскта Вологодское зиратында җирләнгән.
1957 елның 15 ноябрендә Ленинград шәһәр суды президиумы тарафыннан җинаять составы булмау сәбәпле ОГПУ коллегиясенең күчмә сессиясе карары гамәлдән чыгарыла. Розинг тулысынча акланаОправдан и забыт//Ведомости Поморья.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Зарегистрированные изобретения Б. Розинга в СССР
Төркем:Русия уйлап табучылары Төркем:Архангилдә вафатлар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1933 елда вафатлар Төркем:20 апрель көнне вафатлар Төркем:Питырбурда туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1869 елда туганнар Төркем:5 май көнне туганнар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар