Фирдүс Гыймалтдинов, Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов (ГыймалетдиновГыймалетдинов Фирдүс Салих улы. tatarica.org, 1980 елның 18 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Буа районы, Югары Лашчы) – журналист, медиаменеджер, 2011 елдан «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директорыРуководство. Директор филиала ФГУП ВГТРК ГТРК «Татарстан». trt-tv.ru. Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре (2018). Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2024 елдан)Рузилә Мөхәммәтова. Рәмис Латыйпов һәм Фирдүс Гыймалтдиновны Татарстан Язучылар берлегенә алдылар. Татар-информ, 06.02.2024.
Тәрҗемәи хәле 1980 елның 18 апрелендә Буа районының Югары Лашчы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Әтисе күмәк хуҗалыкта механизатор булып, әнисе сыер савучы булып эшләгән. Абыйсы Казанда, сеңлесе Югары Лашчыда яши. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган (2005). Журналистикада остазлары дип Миңназыйм Сәфәровны, Флорид Әгъзәмовны саный. 18 яшеннән телевидениедә штатта эшли башлаган.
Хезмәт юлы 1998―2002 елларда «Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе корреспонденты, 2002―2005 елларда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең программаларын алып баручы.
2005―2007 елларда ― «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире. Хосусый «Җир сулышы» газетасы ачып, нәшер итә.
2007 елдан «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясендә: 2007―2011 елларда алып баручы, филиал директоры урынбасары – мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы , 2010―2011 елларда ― телевидениенең мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы урынбасары, 2011 елдан ― директоры Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы. Tatarica. Татар энциклопедиясе. «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе 2016 елда «Миллионлы шәһәрләр өчен көндәлек мәгълүмати программа» номинациясендә «ТЭФИ-Регион 2016» бүләгенә лаек була Фирдус Гималтдинов: «Я сам не верил, что мы сможем получить ТЭФИ». Сайт СЖ РТ, 29.11.2016.
Казан дәүләт мәдәният институтының Театр, кино һәм телевидение факультетының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы укытучысы. «Персонал белән идарә итү» фәненнән укытаГималтдинов Фирдус Салихович. Сайт КГИК.
«Буа якташлыгы» иҗтимагый оешмасының хәйрия эшчәнлегенә зур өлеш кертә В единстве наша сила. «Известия Татарстана», 15.12.2017.
Әдәби әсәрләре Хикәяләр, шигырьләр, җыр текстлары авторыФирдүс Гыймалтдинов. Әдипләр (Әхмәт Дусайлы) порталы. Бер ел эчендә ике тарихи роман яза: «Үзбәк» (әдәби конкурста 2нче урынны алган), «Буа».
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2016 ― II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен орденының медале — «телевидение һәм радиотапшыруларны үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»Указ Президента Российской Федерации от 12.05.2016 № 219 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2018 ― Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Якташыбыз, Татарстан телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалетдиновны котлыйбыз. «Байрак», 24.05.2018 2025 ― I дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен орденының медале Путин Татарстанда яшәүче 17 кешене орден һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде. Татар-информ, 25.01.2025
Гаилә хәле Ике мәртәбә өйләнгән. Дүрт баласы бар: беренче никахыннан ике ул һәм бер кыз, икенче никахыннан бер кызЛилия Заһидуллина. Фирдүс Гыймалтдинов: «Социаль челтәрләрдә утыруны аңламыйм». «Акчарлак», 2022 ел, 13 апрель, № 14, 2-3нче бит. Искәрмәләр
Әдәбият Рузия Сафиуллина. Фирдүс Гыймалтдинов: «Журналист тәрбияләргә тиеш». «Идел», 2021 ел, апрель, 26-29нчы бит. Лилия Заһидуллина. Фирдүс Гыймалтдинов: «Социаль челтәрләрдә утыруны аңламыйм». «Акчарлак», 2022 ел, 13 апрель, № 14, 2-3нче бит.
Сылтамалар Гыймалетдинов Фирдүс Салих улы. Tatarica. Татар энциклопедиясе Гималтдинов Фирдус Салихович. «Милләттәшләр» порталы
Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:I дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр