Разыя Габделәхәт кызы Садыйкова (1959 елның 23 гыйнвары, Әҗмәр, Куйбышев районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Татарстан сәясәтчесе. V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Медицина фәннәре докторы.
Тормыш юлы Разыя Садыйкова 1959 елның 23 гыйнварында Татарстан АССРның Куйбышев районы Әҗмәр авылында туа. 1982 елда «педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1982 елда Татарстан хастаханәләрендә эшли: Казанның 2 нче номерлы балалар хастаханәсенең табиб-интерны (1982—1983); Биектау үзәк район хастаханәсенең табиб-педиатры (1983—1986)Садыкова Разия Габдулахатовна / sntat.ru.
1986—1990 елларда Казан дәүләт медицина институтының социаль гигиена һәм сәламәтлек саклауны оештыру кафедрасының ординаторы, аспиранты. 1990 елдан Татарстан Республикасы премьер-министры секретариатының сәламәтлек саклау буенча әйдәүче, баш референты. 1997 елдан «Татарстанфармация» ДУП генераль директоры булып эшли. 2000 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы халыкның наркотиклаштыруын профилактикалау Республика үзәге директоры, 2003 елдан наркотикларга каршы эшне координацияләү бүлеге начальнигы. 2014 елдан «Фармэксперт» төбәк фәнни-сынау үзәге җитәкчесе.
2005 елда «Комплекслы медик-социаль тикшеренүләр һәм Россия Федерациясе субъектында халыкның наркотиклар куллануын профилактикалау юлларын нигезләү (Татарстан Республикасы материаллары буенча)» темасына докторлык диссертациясен яклыйКомплексное медико-социальное исследование и обоснование путей профилактики наркотизации населения в субъекте Российской Федерации (по материалам Республики Татарстан).
2014 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V нче чакырылыш депутаты итеп сайлана.
Бүләкләр
Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре; Татарстан Республикасының Атказанган табибы; «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; «Фидакарь хезмәт өчен» медале; «Наркоконтроль органнарына ярдәм иткән өчен» медале.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтында Разыя Габделәхәт кызы Садыйкова «Бердәм Россия» фракциясе сайтында
Моны да карагыз
Төркем:Спас районында туганнар Төркем:Татарстан сәясәтчеләре Төркем:Татар сәясәтчеләре Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Медицина фәннәре докторлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстанның атказанган табиблары