Салават Юлаев, Салават Юлай улы (, 1754 – 1800) – башкорт халкының милли батыры, шагыйрь, Емельян Пугачёвның көрәштәше, 1773 – 1775 еллардагы Крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе.
Биография Салават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Көзәй вулысы, Тәкәй авылында туган. Тәкәй авылы 1775 елда яубасарлар тарафыннан яндырылган, хәзерге вакытта урыны Башкортстанның Салават районына туры килә. Атасы Юлай Азналин Шайтан-Көзәй вулысы старшинасы, халык арасында ихтирам яулаган, вакытына күрә алдынгы карашлы кеше була. Салават бала чагында ук Башҡорт телендә укырга һәм язарга өйрәнгән. Яшьтәшләре арасында әйдәүче буларак билгеле. Мәсәлән, Сим заводын беренче тапкыр, яшьтәшләре белән үсмер чагында үк туздыра һәм яндыра.
Хәтер Салават районында, авылы булган урында, Башкортстанның милли герое Салават Юлаевның туган җирендә, «Салауат ере» () тарихи-мәдәни комплексы корыла. Ул «Янган-Тау» геопаркы территориясендә урнаша. Комплекс ~4,5 гектар мәйданны били. Паркны төзү бәясе 128,5 миллион сум тәшкил итәАзат Гиззатуллин. В 2024 году на родине национального героя Башкирии Салавата Юлаева появится мемориальный парк. ИА Башинформ, 14.07.2023. 2024 елның 16 июнендә ачылган. Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашканАзат Гиззатуллин. В Башкирии открыли историко – мемориальный комплекс «Салауат ере». ИА Башинформ, 16.07.2024. 2025 елның июнендә Салават районында атлы һәйкәл ачылган (Уфадагы статуяның күчермәсеЛейла Аралбаева. В Башкирии торжественно открыли памятник Салавату Юлаеву. Башинформ, 15.06.2025. 2025 елның 26 сентябрендә Салават Юлаевның туган авылы Тәкәй урынындагы «Салават җире» тарихи-мәдәни комплексында символик кабер — ачылганЛәйлә Аралбаева. Республикала Салауат Юлаев кенотафы асылды. Башинформ, 29.09.2025.
Шулай ук карагыз
Салават җыены Искәрмәләр
Чыганак Башкорт Википедиясе
Сылтамалар Салават Юлаев турында сайт (рус.)
Төркем:Башкорт шәхесләре Төркем:Башкортстан тарихы Төркем:Пугачевчылар Төркем:1773-1775 еллардагы крәстияннәр сугышы Төркем:Башкорт ихтилаллары җитәкчеләре Төркем:Салават Юлаев