Халыкара чүлләр елы (БМО).
Вакыйгалар 5 февраль — Иран президенты уранны баету эшен дәвам итәргә дигән әмер чыгара. 10 февраль — Яр Чаллы картиналар галереясы филиал булудан туктап, мөстәкыйль (муниципаль) оешмага әверелә. 26 февраль — Туриндагы XX кышкы Олимпия уеннары тәмамлана. 19 март — өченче Беларус президентын сайлауларда Александр Лукашенко җиңү яулый. 26 март — Украинада Югары Радага сайлаулар үтә. 26 апрель — Казанда беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уза. 3 июнь — Монтенегро үз бәйсезлеген игълан итә. 5 июнь — Сербия үз бәйсезлеген игълан итә (Сербия һәм Черногория дәүләт берлегеннән). 9 июнь — Алманиядә футбол буенча дөнья беренчелеге ачыла. 22 июнь — Австралия зообакчасында 175-яшьлек Гариетта ташбакасы үлә. 12 июль — Израиль—Ливан сугышы башлана. 24 август — Плутон Кояш системасының планетасы буларак саналудан туктый. 9 октябрь — Төньяк Корея атом коралының беренче сынавы. 10 октябрь — Вконтакте социаль челтәре эшли башлый. 12 декабрь — Казакъстанның Җаек шәһәрендә Габдулла Тукай музее ачыла. 30 декабрь — Сәддам Хөсәен җәзалап үтерелә.
Туулар
26 апрель — Камилә Вәлиева, спортчы (тимераякта фигуралы шуу), Олимпия чемпионы (2022, команда ярышы), Европа чемпионы (2022). 7 сентябрь — Али Ильясов, спортчы (грек-рим көрәше).
Вафатлар
21 февраль — Геннадий Айги, чуаш шагыйре. 28 февраль — Оуэн Чемберлен (), Америка физигы, атом коралын эшләүче. 27 март — Станислав Лем, поляк язучысы, сатирик, фәлсәфәче. 2 сентябрь — Равил Әмирхан, татар галиме, тарихчы, тарих фәннәре докторы. 7 октябрь — Анна Политковская, рус журналисты, хокук яклаучы. 11 октябрь — Азат Аббасов, татар опера җырчысы (тенор). 4 ноябрь — Даян Әхмәт, театр һәм кино режиссеры (Эстония). 26 декабрь — Джеральд Форд, АКШ-ның 38-нче президенты. 30 декабрь — Сәддам Хөсәен, элекке Гыйрак президенты, (җәзалап үтерелде) (1937 елда туган).
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Рафаэль Мостафин, татар язучысы, галим («Өзелгән җыр эзеннән» китабы өчен). Марсель Галиев, татар язучысы, шагыйрь («Гомер бизмәне», «Кайту», «Догалы еллар» китаплары өчен). Равил Бохараев, татар язучысы, шагыйрь («Очсыз-кырыйсыз поезд», «Казан карлары» китаплары өчен). Рабит Батулла, татар язучысы («Сөембикә» әсәре, «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Яралы бүре» китаплары өчен).
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Мазер, Джордж Смут (АКШ). Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Роджер Корнберг (АКШ). Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Эндрю Файер, Крейг Мелло (АКШ). Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Орхан Памук (Төркия). Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Эдмунд Фелпс (АКШ). Тынычлык өчен Нобель премиясе — Мөхәммәт Юныс (Бангладеш), Grameen Bank.
Шулай ук карагыз
* Төркем:Еллар