Айдар Сөләйманов, Айдар Данил улы Сөләйманов (1988 елның 15 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Зәй) – җырчы, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең Гран-при иясе (1999), «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесе көмеш призеры (2014), Татарстанның атказанган (2015) һәм халык (2025) артисты, Муса Җәлил исемендәге (2019), «Тантана» (2021), Шаляпин исемендәге (2024) премияләр лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1988 елның 15 мартында Зәй шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Әнисе Ильфира, әтисе Данил, абыйсы Артур. Дүрт яшеннән җырлый. Туган шәһәрендә балалар музыка мәктәбендә, «Мирас» вокаль-хореография ансамблендә (җитәкчесе Әлфия Хамис кызы Вәлиуллина) шөгыльләнә Айдар Сулейманов. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале сайты. Зәй татар гимназиясен, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (2013, ТР атказанган артисты Гөлнара Рәгъде кызы Мурзиева классыБайбулат Дәүләт. Җырчы Айдар Сөләйманов «Калеб»челәр белән очрашты. Азатлык радиосы, 15.12.2014), Мәскәүдә ГИТИСның эстрада факультетын (2013, профессор Михаил Борисов курсы) тәмамлаганАйдар Сулейманов. Кинолифт.

2006 елдан «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә әйдәп баручы белгеч булып эшли. Казан консерваториясенең опера студиясендә хезмәт итә.

Мәскәүдә НТВ телеканалының музыкаль проектлары sound-продюсеры («Маска», «Аватар», «Суперстар», «Новогодняя Маска»)Зилә Мөбәрәкшина. Айдар Сөләйманов сәхнә арты серләрен ача: «Бердәмлек булганда – шедевр туа». Интертат, 16.03.2026.

Иҗаты Айдар Сөләйманов — синтетик пландагы артист. Аңа музыкаль-театр жанрындагы рольләр яхшы бирелә. Казан консерваториясендә укыган елларында ул опера студиясе куелышында П. И. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсында катнаша.

2007 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Җиде энҗе» (Радик Сәлимов) этномюзиклында баш рольне башкара. «Алтын казан» рок-операсында (Эльмир Низамов, Ренат Харис) баш рольне, 2014 елда шул ук исемдәге мюзиклда төп рольләрнең берсен уйный В Камаловском театре состоится творческая встреча с лауреатом «Тюрквидения» Айдаром Сулеймановым. Татар-информ, 4.12.2014.

«Үзгәреш җиле – 2016»да «Илче бага», «Үзгәреш җиле – 2018»дә «Алматаның алмасы», «Үзгәреш җиле – 2019»да «Әнисә» татар халык җырларын тәкъдим итә. Опера әсәрләрен төрле телләрдә, барлыгы 15 телдә башкара.

Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Нью-Йоркта, Маҗарстан, Чехия, Монголиядә, Колумбиянең Богота шәһәрендә, А. В. Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры белән Харбинда (Кытай) чыгыш ясаган.

«Россия. Культура» телеканалыннан «Романтика романса» тапшыруында концертлары күрсәтелә.

«Төреквидение» 2014 елда төрки дөньяның «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесендә «Атлар чаба»«Атлар чаба» җырының сүзләре. erlar.ru композициясен (Эльмир Низамов, Ренат Харис) башкарып, 2нче урынны ала.

Репертуар Опера партияләре, классик арияләр, романслар, рус, татар һәм башка телләрдә эстрада һәм халык җырлары. Репертуарында дөньяның 25 телендәге җырлар Айдар Сулейманов. uzgareshzhile.ru.

Фильмография 2016 — «Тапшырылмаган хатлар» (режиссер Рөстәм Рәшитов) — Вәли

Театрдагы рольләре 2007 — «Җиде энҗе» этно-мюзиклы (режиссер Р. Бариев) — Рамай 2009 — «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера) (Эльмир Низамов, режиссер Михаил Панджавидзе) — Биктимер 2009 — «Евгений Онегин» операсы (режиссер Э. Трескин, Казан консерваториясе театры) — Трике 2009 — «Мавра» бер актлы операсы (Казан консерваториясе театры) — Мавра 2011 — «Аршин мал алан» (режиссер Михаил Борисов, ГИТИС уку театры) — Әскар 2013 — «Кармен» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Хозе 2013 — «Идоменей» операсы (режиссер Р. Фәткуллин, Казан консерваториясе театры) — Идоменей 2018 — Беллининың «Сомнамбула» операсы (Mancinelli театры, Oрвиетo, Италия) һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2003 — «Созвездие–Йолдызлык» фестивале — 1нче дәрәҗә диплом «Жар-птица» Бөтенроссия конкурсы (Иваново шәһәре) — лауреат 2005 — «Сандугач керде күңелгә» (Страна поющего соловья) фестивале — Гран-при 2009 — «Созвездие–Йолдызлык» фестивале — Гран-при 2014 — «Төреквидение» халыкара җыр бәйгесе (Казан,Татарстан) — 2нче урын 2015 — Татарстанның атказанган артисты 2015 — «Ак ай» эстрада җырын башкаручылар конкурсы (Улан-Удэ, Бурятия) — 2нче урын 2018 — «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы (Якутия) — Гран-при Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды. «Шәһри Чаллы», 19.02.2018 2019 — Муса Җәлил премиясе — «музыка сәнгатендәге уңышлары өчен»В Татарстане определены лауреаты премии имени Мусы Джалиля . Министерство по делам молодежи Республики Татарстан, 15.02.2019 2021 — «Тантана» премиясе — «Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль» номинациясендә Җәлил театрында куелган «Алтын Казан» мюзиклында Нукер партиясе өчен«Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021 2024 — Шаляпин премиясеРузилә Мөхәммәтова. Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды. Татар-информ, 13.02.2024 2025 ― Татарстанның халык артисты Признание заслуг. 5 июня 2025 года. РТ Онлайн, 05.06.2025

Искәрмәләр

Сылтамалар

Айдар Сулейманов. «Созвездие–Йолдызлык» Айдар Сулейманов. Кинолифт Эльза Газизова. Төреквидениеда катнашкан Айдар Сөләйманов хәзер кайда? «Акчарлак», 19.10.2016 Төрки халыкларның үз җыры. «Идел» журналы, 2014 ел, ноябрь, 55-57нче бит. Айдар Сөләйман. ВКонтакте

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татар опера җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Казан музыка көллиятен тәмамлаучылар Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Шаляпин премиясе лауреатлары