Мәүлид ән-Нәби (2006) — Мәсгудә Шәмсетдинованың пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһү галәйһиссәләмгә багышланган суфи кыйссасы.
Тасвирлама Әсәр түбәндә китерелгән кисәкләрдән гыйбарәт, һәр кисәк көйләп уку һәм речитация алымнарына нигезләнә. Әүвәл Алла (Сөләйман Чиләби сүзләре) Хикәяти нур (Сөләйман Чиләби сүзләре) Бер Ходай (Сөләйман Чиләби сүзләре) Рәсүл вә Коръән (Җамали сүзләре) Өч галәм (татар халык иҗатыннан) Хикәяти Әминә (Сөләйман Чиләби сүзләре) Кашы кара, керфекләре озын (татар халык иҗатыннан) Дога (халык иҗатыннан) Теләк (татар халык иҗатыннан) Әсмәвел Хөснә (татар халык иҗатыннан) Кадәр кич (Габдулла Тукай сүзләре)
Башкарулар Әсәр беренче тапкыр 2006 елның февралендә Әлфия Җаббарова җитәкчелегендәге "Хыял" камера хоры һәм инструменталь ансамбль тарафыннан композиторның юбилей концертында башкарыла. Солистлар буларак автор үзе, Чулпан Әхмәтҗанова, Лилия Хөсәенова, Руслан Хөсәенов җырлый. Текстларны Мәсгудә Шәмсетдинова укый. Әсәрнең әлеге варианты Татарстан радиосы фондында саклана һәм даими Корбан бәйрәме уңаеннан трансляцияләнә.
Чыганаклар
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
Кыйссаи Сөембикә (Шәмсетдинова)
Төркем:Мәсгудә Шәмсетдинова Төркем:Татар музыкасы