Стивен Пол Джобс (, 1955 елның 24 феврале — 2011 елның 5 октябре) — күренекле АКШ бизнес-магнаты. Apple ширкәтен оештыручы, мөдирләр шурасы рәисе. Шулай ук Pixar Animation Studios ширкәтенең асыл мөдире булып та эшләгән.

Сан-Францискода туа. Hewlett-Packard ширкәтендәге лекцияләргә йөри. Atariда техник булып эшли.

1976 елда Стив Возняк һәм Рональд Уэйн белән бергә Apple ширкәтен нигезли. 1984 елда киләчәктә инкыйлаб ясаячак Macintosh-ны тәкъдим итә.

2009 елда Forbes аның активларын 5,1 миллиард доллар дип исәпләгән.

Рак (яман шеш) авыруыннан 56 яшендә вафат була.

Искәрмәләр

Сылтамалар Стив Джобс сәхифәсе Дөнья җәмәгатьчелеге Стив Джобс үлеме уңаеннан кайгыруын белдерә

Төркем:АКШ эшмәкәрләре Төркем:Миллиардерлар Төркем:Программистлар