Үләнкүл () — Омск өлкәсенең Большеречье районында урнашкан татар авылы. Үләнкүл авыл җирлегенең административ үзәге.
Тарих 400 еллап тарихы булган авыл. Авылга 1651 елда Бохарадан (Урта Азиядән) күченүче сәүдәгәрләр нигез салган. 1928 елда 70 хуҗалыктан торган, төп халкы бохарлыклар булганСписок населённых мест Сибирского края. — Том 1. Округа Юго-Западной Сибири. — Новосибирск: Сибирский Краевой Исполнительный Комитет. Статистический отдел, 1928. — 831 с. .
Атама Авылның атамасы якында урнашкан күл (Үләнкүл) атамасы буенча куелган.
Халкы
Мәгариф Советлар Союзы Герое М. Җәлил исемендәге Үләнкүл урта гомуми белем бирү мәктәбе (балалар бакчасы белән берләшкән) Уленкульская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза М. Джалиля. Домашняя страница. Мәктәптә белем һәм тәрбия бирү рус һәм татар телләрендә алып барыла. Әлеге уку йорты ― районда татар теле һәм татар әдәбияты фән буларак өйрәнелүче бердәнбер мәктәп.
Мәдәният Үләнкүл авылы Мәдәният йорты (музее бар). «Наза» исемендәге җыр ансамбле оешкан. урта мәктәптә 3 музей: мәктәп тарихы, туган якны өйрәнү, районның мактаулы гражданы Шихова музее Себер татары усадьбасы (этнография комплексы, 2021 елның 10 февралендә ачылган) Этнографический комплекс «Усадьба сибирского татарина». МБОУ «Уленкульская СОШ им М.Джалиля» ВКонтакте, 31.03.2023 Авыл белән бәйле шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
Габдерахман Хәмиди
Моны да карагыз
Муса Җәлил һәйкәле Искәрмәләр
Сылтамалар Үләнкүл авылы 360 еллыгын билгеләде Омскиның Үләнкүл авылында “Татар җыры” бәйгесе узды Документальный фильм о селе Уленкуль (видео, 1:08:38). БТК, 17.04.2021
Төркем:Омск өлкәсе татар авыллары