Француз теле яки франсуз теле (le français, la langue française) – французлар теле (Франциядә рәсми рәвештә). Шулай ук, Бельгия, Швейцария, Канада дәүләтләрендә рәсми буларак кабул ителгән. Франсуз теле Африканың күп илләрендә, Кариб утрауларында (Һаити һ.б.), Француз Гвианасында рәсми теле буларак кулланыла.
Франсуз теле телләрнең һинд-аурупа гаиләлеге, роман төркеме, галло-роман астөркеменә карый.
Француз теле халык латин теленнән килеп чыккан һәм аннан бүтән роман телләренә караганда иң ерак киткән.
БМОның 6 рәсми һәм эш теленең берсе. Берничә төбәк хөкүмәт оешмасының, мәсәлән, Африка Берлегенең һәм Европа Берлегенең рәсми теле яки эш теле.
Француз теле күп кенә халыкара оешмаларның рәсми теле булып тора һәм чит тел буларак иң укытыла торган телләрнең берсе санала.
Франкофония оешмасы буенча француз телендә 274 миллион кеше сөйләшә ала.
Альянс Франсез оешмасы максаты чит илләрдә француз теле һәм француз мәдәниятен үстерү булган оешма.
2010 елга Альянс Фрнасезның 135 илдә 461 000 укучысы булган:
• Африка: 38 ил, 129 Альянс Франсез бүлеге, 83 163 укучы;
• Төньяк Америка: 2 ил, 133 Альянс Франсез бүлеге, 36 128 укучы ;
• Латин Америкасы, Кариб илләре: 33 ил, 274 Альянс Франсез бүлеге, 169 675 укучы;
• Азия, Океания: 30 ил, 78 Альянс Франсез бүлеге, 114 615 укучы;
• Европа: 33 ил, 354 Альянс Франсез бүлеге, 88 801 укучы.
1960-1970 елларга кадәр Себердә татар уку йортларында нәкъ француз теле чит тел буларак укытыла, чөнки француз һәм татар махсус авазлары арасында охшашлык бар (ә, ү, ң, ө). Мәсәлән: maison - мезоң (йорт), rue - рү (урам), coeur - көр (йөрәк), la situation - лә ситүәсьоң (хәл). Француз телендә хатын-кыз родында һәм ир-ат родында үзгәрә торган билгеле булу һәм билгесезлек артикльләре бар. Тарих Халык латин теле үсеше Рим гаскәрләре, иң элек Галлия (бүгенге Франция) территориясендә б.э.к. 154 елда килеп, б.э.к. 51 елда аны тулысынча яулап алган дип санала. Римлылар, галлар һәм империянең башка өлкәләреннән китерелгән коллардан торган җәмгыятьтә төп теле урынын латин теле алган, шулай ук ул фән һәм мәдәният теле иде. Моңа да карамастан, галл телләре VI гасырга кадәр яшәгән. Француз теле халык латин теленә нигезләнә, ләкин шул вакытта формалашуына классик латин теле һәм кельт телләре йогынты ясый торган иде. V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелү һәм Урта гасырлар башлану белән, классик латин теленең йогынтысы кимеп киткән, шунлыктан җирле диалектлары баба теленнән тизрәк арына башлаган. Мәсәлән, II—III гасырларда сүз башындагы /sk/, /sp/, /st/ тезмәләрендә протетик сузык, барлыкка килеп, Галлия латин теле вариантында калган: scribere > escrivere (хәз. фр. écrire); spatha > espa(t)a (шпага, хәз. фр. éрéе); stabulum > establu (өстәл, хәз. фр. étable). /h/ авазы тулысынча юкка чыккан, күп иҗекле сүзләр ахырындагы /m/ да юк ителгән: portam > porta. +Сузыклар үзгәрелүеКлассик латин теле сузыкларыЛатин язуыăāĕēĭīŏōŭūæœauХФӘaaːeeːiiːooːuuːae̯oe̯au̯Халык латин теле сузыклары, III гасыр (ХФӘ)aɛeiɔouɛe 486 елда франклар нәселләренең берсенең короле Хлодвиг Галлияне басып алу сугышларын башлый. Ләкин яулап алган җирләрдә мәҗүси франклар, Рим мәдәниятен үзләштереп һәм христиан динен кабул итеп, латин теленә күчә. Шул ук вакытта борыңгы франк теле аңа зур йогынты ясый: күп алынмалар кулланыла башлый, аларның белән юкка чыккан /h/ авазы яңадан барлыкка килә. V—VIII гасырларда сузыклар түбендәгечә үзгәрелә барган: +Басымлы ачык иҗекләрдәБарлык очраклардаӘүвәлɛɔeoaau̯um, n алдындаk, g артындабашка очраклардаСоң (VIII гасыр)ɪ̯eu̯oeɪ̯ou̯aɪ̯ɪ̯eeːoːy Моннан тыш, VI гасырдан әүвәл еш кына басымсыз сузыклар юкка чыккан яки редукцияләнеп калган: calidum > caldu (эссе, кайнар, хәз. фр. chaud), oculum > oclu (күз, хәз. фр. œil), pede > pied (аяк), porta > porte (ишек). /e/, /i/ алдындагы /g/ һәм /k/ авазлары, ничәдер баскычтан кичеп, нәтиҗәдә /d͡ʒ/ һәм /t͡s/ ителеп нечкәргән; өстәвенә, /a/ алдында бу авазләр /d͡ʒ/ һәм /t͡ʃ/ ⟨ch⟩ ителгән. V гасырдан соң /bj/ һәм /vj/ тезмәләре /d͡ʒ/'га, /pj/ тезмәсе исә /t͡ʃ/'га алмаштырылган. V гасырдан интервокаль (ике сузык арасындагы) /b/, /d/ һәм /ɡ/ тартыклары /β/, /ð/ һәм /h/ яңгырашын алган, сузык артындагы сүз ахырындагы /t/ /θ/'га әйләнгән.
Иске француз теле Югарыда күрсәтелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә иске француз теле пәйда булган. Иске француз телендәге иң әүвәл билгеле документ ул — 842 елда язылган «Страсбург анты» (Serment de Strasbourg).
IX—X гасырларда /m/ һәм /n/ алдындагы сузыклар назализацияләнгән, сузык һәм тартык арасында /l/ авазы /ɫ/'га, аннары /u̯/'га әйләнгән, шулай ук XI гасырда /u̯o/ > /u̯e/ һәм /ou̯/ > /eu̯/ үзгәрешләре килеп чыккан, шунлыктан сузыклары (монофтонглар, дифтонглар, трифтонглар) күбәеп калган. Алар түбендәгечә үзгәрелә барган (үзгәрешләр бер үк вакытта башланмаган, кайбер урта стадияләр күрсәтелмәгән): +XII гасырaɪ̯eu̯u̯eu̯eu̯eɪ̯ > oɪ̯ɪ̯eu̯ou̯yɪ̯e̯au̯ > e̯oau̯ɪ̯eãɪ̯̃õɪ̯̃ĩỹɪ̯̃ɪ̯̃ẽũ̯ẽỹXVII гасырɛøwejøuɥioje/eɛ̃ɥɛ̃jẽɔ̃œ̃
Фонетика Тартыклар Артикуляция ысулыАртикулция урыныИрен тартыкларыТел алды тартыкларыДорсаль тартыкларАльвеолАльвеол артыТел уртасыТел артыКече телИрен-ирен тартыкларыИрен-теш тартыкларыПлозивларЯңгырауларbdgСаңгырауларptkСибилянтларЯңгырауларzʒСаңгырауларsʃФрикативларЯңгырауларvʁСаңгырауларfАппроксимантларҮзәктәгеләрjɥwЯндагыларlБорын тартыкларыmn Сүз ахырында тартыклар саңгыраулаштырылмый.
Сузыклар Француз телендә 11 чиста сузык: /a/, /ɑ/, /ɛ/, /e/, /i/, /œ/, /ø/, /u/, /y/, /ɔ/, /o/; моннан тыш, борын сузыклары бар: /ã/, /ɔ̃/, /ɛ̃/, /œ̃/. Сөйләм агышы Сөйләм агышында сүзләр ритмик төркемнәргә берләшә. Ритмик төркемне киләсе сүзләр тәшкил итә ала: мөстәкыйль сүз белән ярдәмлек сузләре, фигыль белән алмашлык, күп сүзле төшенмәләр һәм фразеологик сүз тезмәләре, аергыч + баш сүз, баш сүз + бер иҗекле аергыч.
Тоташу (рус. сцепление, фр. enchaînement) — 1нче сүзнең ахрындагы тартык һәм 2нче сүзнең башындагы сузыктан бер иҗек ясалуы. Ритмик төркемдә, шулай ук синтагмада мәҗбүри.
Бәйләшү (рус. связывание, фр. liaison) — бер сүзнең ахрыгы тавышсыз тартыгының әйтелүе һәм киләсе сүз белән тоташуы. Шул очракта тартык укылышы үзгәрелә ала: ХәрефУкылыш (ХФӘ)d/t/s, x/z/f/v/ Моннан тыш, борын сузыгына тәмамланган сүзләр /n/ авазы барлыкка килеп киләсе сүз белән бәйләшә.
Бәйләшү мәҗбүри булган очраклар: тартым яки күрсәтү алмашлыгы яки артикль һәм киләсе сүз арасында: les ͜ amis «дуслар», сан яки асыл сыйфат артында: un grand ͜ appartement «зур квартира», алмашлык белдергән ия һәм фигыль арасында: ils ͜ écrivent «алар яза», avoir, être фигыльләре формалары артында: je suis ͜ étudiant «мин студент», dans, chez, sans, sous, en бәйлекләре артында: dans ͜ une maison «[әллә нинди] өйдә», très, trop, plus, bien рәвешләре артында: très ͜ attentif «бик игътибарлы», фразеологик сүз тезмәләрендә: de temps ͜ en temps «кайчакта» (сүзгә-сүз «чактан чакка»).
Бәйләшү мөмкин булмаган очраклар: исем белдергән ия һәм хәбәр арасында: les élèves | étudient «студентлар укый», исем һәм аергыч арасында: les jours | heureux «бәхетле көннәр», et теркәгече артында: moi et | elle «мин һәм ул», җиңелчә сулышлы h алдында: très | haut «бик югары», алмашлык белдергән ия һәм үткән заман сыйфат фигыле арасында: Sont-ils | entrés ? «Кергәннәрме?»
Грамматика Морфология Исем Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла. {| |style="vertical-align:top"| {|class="wikitable" style="text-align:left" !Ысул !Кулланылыш !Мисал !Искәрмә |- |-s||сүзләр күбесе||un ami — les amis|| |- |юк үзгәреш||-s, -x, -zка тәмамланган сүзләр||un tapis — des tapis|| |- |-x||-au, -eau, -eu'''га тәмамланган сүзләр;bijou, caillou, chou, genou, hibou, joujou, pou||un bijou — les bijoux||чыгармалар: bleu, pneu|- |-al → -aux||-alга тәмамланган сүзләр||un cheval — les chevaux||чыгармалар: bal, chacal, carnaval,festival, récital, final, choral һ.б. |- |-ail → -aux||bail, corail, émail, vail, vantail һ.б. сүзләрдә||un travail — des travaux||-ailга тәмамланган сүзләр күбесенә -s куша: un détail — des détails |- |тамыр үзгәреше||кайбер сүзләр||un œil — des yeux||
Моннан тыш, француз телендә ир-ат һәм хатын-кыз родлары бар.
Сыйфат Сыйфат исем белән род һәм сан буенча яраша. Ир-ат роды биш сыйфаты сузыктан яки h'тан башлаган сүз алдында үзгәрелә: Гади форма Сузык яки h алдында beau bel nouveau nouvel vieux vieil fou fol mou mol Хатын-кыз роды формасын ясау төп кагыйдәсе ир-ат роды формасына -e кушылуыннан гыйбарәт, ләкин чыгармалар да бар: Ир-ат роды Хатын-кыз роды aigu aiguë bas basse beau belle blanc blanche doux douce faux fausse fou folle frais fraîche gentil gentille grec grecque gros grosse jaloux jalouse long longue mou molle nouveau nouvelle public publique sec sèche turc turcque vieux vieille Моннан тыш, кайбер очракларда регуляр үзгәрешләр килеп чыга: Ир-ат родыХатын-кыз родыМисалЧыгармалар-e-e кушылмыйrouge — rouge-er, -ier-ère, -ièreentier — entière-f-venaïf — naïve-eux, -eur-euseheureux — heureuse,travailleur — travailleusemeilleur(e), antérieur(e),postérieur(e), supérieur(e),inférieur(e), intérieur(e),extérieur(e)-teur-triceprotecteur — protectrice-et, -el, -eil, -en, -on, -ien-e алдында тартык ике тапкыр язылаbon — bonneinquiet — inquiète,concret — concrète,complet — complète,secret — secrète Күплек саны формасын ясау берничә ысуллары кулланыла. {| |style="vertical-align:top"| {|class="wikitable" style="text-align:left" !Ысул !Кулланылыш !Мисал !Чыгармалар |- |-s||сүзләр күбесе, родына карамастан||petit — petits, petite — petites|| |- |юк үзгәреш||-s, -xка тәмамланган сүзләр||un homme heureux — des hommes heureux|| |- |-x||beau, noveau гына||beau — beaux|| |- |-al → -aux||-al'''га тәмамланган сүзләр||national — nationaux||banal, glacial, natal,naval, fatal, final|-
Өстәвенә, beau/bel, nouveau/nouvel, vieux/vieil, fou/fol, mou/mol сүзләренең күплек саны берәр формасы гына бар, алар гади формаларыннан ясала: beaux, nouveaux, vieux, fous, mous. +Сыйфатлар чагыштыру дәрәҗәләреЧагыштыру дәрәҗәсеЯсалышыМисалларЧыгарылмаЧагыштыру дәрәҗәсеplus, moin, aussi (+ que теркәгече)La Volga est plus large que la Moskova «Идел Мәскәү елгасыннан киңрәк»La territoire de la France est moins grand que celui de l'U.R.S.S. «Франция территориясе ССРБ-ныкыдан кечерәк»Les monuments de Léningrad sont aussi intéressants que le monuments de Moscou «Ленинград һәйкәлләре Мәскәү һәйкәлләре кебек үк кызыклы»bon «яхшы» — meilleur(e) «яхшырак»mauvais «яман» — pire «яманрак»petit «кечкенә» — moindre (шулай ук plus petit(e)) «кечерәк»Артыклык дәрәҗәсебилгеле артикль + plus, moinLa Loire est la plus grade fleuve de la France «Луара — Франциядә иң зур елга»Cette œuvre est la moins intéressante «Бу әсер иң кызыксыз»bon «яхшы» — артикль + meilleur(e) «иң яхшы»mauvais «яман» — артикль + pire «иң яман»petit «кечкенә» — артикль + moindre (шулай ук plus petit(e)) «иң кечкенә» Гади сыйфатлардан тыш, күрсәтү, тартым сыйфатлар һәм билгесез сыйфатлар бар, төрләнеше махсус һәм күптөрле.
Сыйфат төрле родлы исемнәр яки алмашлыклар төркеменә караса, ул ир-ат формасында тора: Marie (хатын-кыз) et Pierre (ир-ат) sont intelligents (ир-ат формасы) «Мари белән Пьер акыллы»; gens «кешеләр» сүзе төрле очракларда төрле родлы сыйфатлар белән кулланыла.
Иң еш кулланыла торган сыйфатлар (bon «яхшы», mauvais «яман», grand «зур» һ.б.), шулай ук күрсәтү, тартым сыйфатлар, билгесез сыйфатлар һәм quel «кайсы» сүзе исем алдыннан килә ала, башкалар бөтенесе исә исем артыннан киләргә тиеш.
Фигыль Француз телендә фигыльнең зат, сан, заман, юнәлеш (рус. залог) һәм төркемчә (рус. наклонение) категорияләре бар. {| |style="vertical-align:top"| {|class="wikitable" style="text-align:left" |+Фигыль спряжениеләре !Спряжение !Фигыльләр !Искәрмә |- |I||-erга тәмамланганнар||чыгарма: aller «барырга»;кайбер фигыльләр орфографик яктан үзгрелә |- |II||күплек санда -iss- кушымчасы кертелгән, -irга тәмамланган фигыльләре|| |- |III||-ir, -oir, -re'''га тәмамланганнар; aller «барырга»||спряжениедә уртак кагыйдәсе юк