Тимер юлы буенча файдалы йөкне яки пассажирларны аерым кепчәкле арбаларда ташучы тимер юл транспорт чарасы поезд дип атала. Хәрәкәт итү өчен көч локомотив яки аерым үзйөрешле арбаларда урнашкан моторлар тарафыннан тудырыла.

Поездланың тарихы пар көченндә эшләүче локомотивларыннан башланса да, бүгенге алдынгы төрләре — дизель һәм электр көчендә эшләүче локомотивлар. Соңгылары өчен көч тимер юл өстендә асылынган чыбыклар яки янында урнаштырылган өстәмә рельс аркылы тапшырыла. Башка кулланыла алган көч чыганаклары арасына җигүле атлар, тартыла торган кабельләр системалары, гравитация, пневматика, батареяләр, һәм газ турбиналары. Поезд юллары гадәттә 2, 3 яки 4 рельстан, сирәгрәк монорельс һәм магнитик левитация юлларыннан тора. 'Поезд' сүзе татар теленә заманында, ул аңлаткан феномены белән бергә Көнбатыш Европа илләреннән теле аркылы кереп килде.

Әлегә нең , һәм шәһәрләрен бәйләүче тиз йөрешле "Сапсан" поезды (фоторәсемдә шәһәрбуе һәм еракара пассажир поездары арасында) 2018 елга аркылы ка да җитә башлар, Казан-Мәскәү арасын 3,5 сәгать эчендә каплап булачакБыстрее Сапсана1PRIME:Когда из Москвы до Казани можно будет добраться за 3,5 часа дип көтелә.

Шулай ук карагыз

Бронепоезд Монорельс Тимер юл Тимер юл транспорты тарихы Тимер юллар ширкәтләре исемлеге

Искәрмәләр

Өстәмә әдәбият , 256 pp.

Төркем:Тимер юллар