Чишмәбаш — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 115 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 99,13%, башка халыклар — 0,87%.
Борынгы каберлек Авыл янында 2021 елда М7 трассасы төзелеше алдыннан тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәсендә безнең эрага кадәр II гасыр каберлеге табылган. Галимнәр 15ләп кабергә юлыккан. Аларның кайберләрендәге скелетлар башсыз булган. Күмәк каберлек тә табылган – баш сөякләре булмаган биш кешенең сөякләре бер каберлектә табылган. Каберлек иртә тимер гасырга һәм Пьянобор мәдәниятенә карый, ди галимнәр. «Чишмәбаш тукталышы I» археология һәйкәлен коткару өчен казу эшләре алып барыла. 2021 елда ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты каберлекне дәүләт саклавына куйган.В Татарстане нашли захоронения II века до нашей эры. Бизнес-Онлайн, 28.07.2023 Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.