Иске Байсар — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл. Актаныш авылыннан 30 км көньяк-көнбатыштарак, Сөн елгасы буенда. Географиясе Иске Байсар Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 301 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 29 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Тарихи белешмә
17 йөздә нигез салына. XVII гасырда авылларның атамалары, нигездә, этнонимнардан, төбәк-аймак һәм ыру (волость) атамаларыннан чыгып, Тамьян, Табын, Бүләк, Байлар, Енәй, Кыргыз, Сарайлы, Мин, Юрмий, Ирэкте дип атала. Шуңа күрә Бүләр дигән 5-7 авылның берсе соңыннан шушыда килеп урнашкан кеше исеме белән аталуы мөмкин. 1761 елда биргә ясаклы башкорт Байсар Казашев (Күҗәшев) урнаша. 11нче башкорт кантонына, Ырынбур губернасы Минзәлә өязе Бүләр волосы Бүләр түбәсенә карый, 1865 елда бу өяз Уфа губернасына керә. 1866 елда ырыу волослары бетерелгәч, авыл Байсар волосы составына керә һәм аның административ үзәге була. 17-19 йөзләрдә халкын асабалар һәм типтәрләр катлауы тәшкил итә, игенчелек, терлекчелек, кирпеч сугу, он тарту, чабата һәм ит сату белән шөгыльләнәләр. Крәстияннәр кузгалышы (1773-75) чорында авыл халкы Е.И. Пугачёв ягында көрәшә. 20 йөз башында Иске Байсарда волость идарәсе урнаша; 4 мәчет, кыз балалар һәм ир балалар мәктәпләре, икмәк һәм печән кабул итү пунктлары, ашлык саклау-сату кибете була; шимбә саен базар эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3878 дисәтинә тәшкил итә. 1920 гә кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостенда. 1920 дән ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 ның 10 августыннан — Актаныш, 1935 нең 10 февраленнән — Калинин, 1959 ның 12 октябреннән — Актаныш, 1963 нең 1 февраленнән — Минзәлә, 1965 нең 12 гыйнварыннан Актаныш районында. Халкы
Россия империясе законнарына ярашлы, 1-4 ревизия сказкаларында башкортлар исәпкә алынмый, арытабан үз теләкләренә ярашлы гына исәпкә алына (5нче ревизиядә өлешчә исәпкә алына). 1795 елдан башлап гомуми исәпкә керәләрПолное собрание законов Российской империи Том 5. №3287Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7798Полное собрание законов Российской империи Том 10 №7977Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8835Полное собрание законов Российской империи Том 11 №8836Полное собрание законов Российской империи Том 21 №15278Полное собрание законов Российской империи Том 23 №17221. 1795 елда 71 асаба башкорт, 330 кердәш башкорт, 78 типтәр исәпкә алынган. 1816 елда 80 йортта 418 башкорт яши, шул исәптән 11 йортта Бүләр волосы асабалары, 69 йортта — Енәй волосынан чыккан башкортлар. 1834 елда 108 йортта 575 башкорт исәпкә алынган. 1848 елда 109 йортта 629 башкорт, 41 йортта 200 типтәр яши. 1859 елда 1 331 башкорт, 84 типтәр була. 1870 елда 182 йортта 807 башкорт; 1902 елда — 807 башкорт һәм 935 хәрби дәрәжәле кердәш исәпләнә. 1905 елда Иске Байсар авылында 2 034 кеше була; 1912 елда 2 038 башкорт һәм типтәр исәпкә алына. 2010 елда 677 кеше (татарлар) яши. Халык саны: 1920 дә — 2169, 1926 да — 1885, 1938 дә — 1198, 1949 да — 752, 1958 дә — 1073, 1970 тә — 1046, 1979 да — 947, 1989 да — 717, 2002 дә — 663 кеше.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 529 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 96.98%, башка халыклар — 2.84%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0.19%.
Икътисад Халкының төп шөгыле — кырчылык, мөгезле эре терлек, дуңгыз асрау. Мәгариф Урта мәктәп. Танылган шәхесләр
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1890-09-15 Шәйгардан Шәймәрдәнов Бөтенрусия тышкы сәүдә академиясемәдрәсә сәясәтчеилчеторгпредствотупчы Минзәлә кантоныТатарстан Автономияле Совет Социалистик РеспубликасыСБКФ ҮКРСФСР Халык финанслар комиссариатыТыва Халык ҖөмһүриятеССРБ тышкы сәүдә министрлыгыSojuzpushnina 1940-01-27 Мәскәү 1925-05-13 Госман Латыйпыв 2000 Минзәлә шәһәре 1950-02-21 Борис Тимеркәев галим 1954-03-18 Вахит Имамов Казан (Идел буе) федераль университеты язучы 1997-12-20 Лияна Ганиева алкалы һоккей уйнаучы
Шәйгардан Шәймәрдәнов, дәүләт эшлеклесе. Вахит Имамов, язучы Эльмира Закирова, журналист Госман Латыйпов (1925-2000), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Мирхаҗиан Сәлахов (1928), 1955―1990 елларда күмәк хуҗалык җитәкчесе (Мөслим районы). Борис Тимеркәев (1950), галим-физик, Байсарда туган. Фәнис Гыйльметдинов (1943), баянчы, КДПИ доценты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.