Киров Совхозы — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — бистә (федераль классификатор буенча). Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) Географиясе Киров исемендәге совхоз бистәсе Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 289 чакрым, ә район үзәге Актаныштан көньяк-көнбатышка таба 30 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..
Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International
Халык саны
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 878 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 99,09%, башка халыклар — 0,91%.
Тарих
1931 елның ноябрендә Халык Комиссарлары Советы карары белән Яңа Әлем авылы янында “201 номерлы Актаныш итчелек-сөтчелек совхозы” оештырыла. Берничә айдан, ул Иске Сәфәргә күчерелә. Бу чорда “Сәфәр совхозы” дип йөртелә. Тагын берничә айдан совхоз хәзерге урынына китерелә. 1935 елда совхозга С.М.Киров исеме бирелә. 1945 елдан соң фермалар күпләп төзелә. 1957 елда атлар фермасы төзелә. 1965-1968 елларда бистәгә юкка чыгарылган Алма-Ата авылы халкы күченә. Танылган шәхесләре
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1958-10-07 Данил Салихов Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе 1976-01-15 Айзат Шәйхелмәрданов Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеКазан дәүләт мәдәният институты музыкачыукытучы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамблеКазан шәһәр филармониясе
Данил Салихов (1958) — драматург, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе. Ләйсән Каюмова, драма актрисасы. Айзат Шәйхелмәрданов (1976), Казан шәһәр филармониясе артист-инструменталисты.
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты әзерләгән Татар энциклопедиясе