Раил Шәмсуаров, Раил Наил улы Шәмсуаров (1987 елның 21 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Лениногорск районы, Яңа Иштирәк) — драма артисты, 2008 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Татарстанның атказанган артисты (2020).
Тәрҗемәи хәле 1987 елның 21 октябрендә Татарстан АССР Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туган. Әтисе Наил; әнисе Галия, укытучы. Абыйсы Данияр, хәрби. Раил Казанда театр укуханәсенә укырга керә. 2008 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлаган (Фәрит Бикчәнтәев курсы).
Хезмәт юлы 2008 елның сентябреннән Г. Камал исемендәге Татар академия театрында хезмәт итә.
Иҗаты Студент чагыннан Камал театры спектакльләрендә күмәк күренешләрдә катнаша. Уены ихласлыгы, йомшаклыгы, эчкерсезлеге белән аерылып тора. Музыкаль, җор сүзле, моңлы актер, җырлы рольләрне тавышының мөмкинлекләренә карап бирәләр.
Уйнаган рольләре Гайнулла — «Дуслар җыелган җирдә» Туфан Миңнуллин Микуш — «Гөргөри кияүләре» Туфан Миңнуллин Җәмил — «Диләфрүз-Remake» Туфан Миңнуллин Рәсүл — «Мәхәббәт турында сөйләшик» Илгиз Зәйниев Рөстәм — «Кечтүкле уен» Илгиз Зәйниев Илһам — «Мәхәббәт FM» Илгиз Зәйниев Сәяр — «Әрем исе» Илгиз Зәйниев Уел — «Мылтык» Зөлфәт Хәким Стас — «Искән җилләр көенә» Зөлфәт Хәким Әсхәт — «Зөбәйдә адәм баласы» Шәриф Хөсәенов Әскали — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт Абдулла Төрек — «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин Хәйри — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Фәттах — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин Лакки — «Годо» С. Беккет Хәсән Туфан (яшь чагы) — «Агыла да болыт, агыла» Хәсән Туфан, Туфан Миңнуллин (спектакль режиссеры Айдар ҖаббаровБайбулат Дәүләт. Хәсән Туфан шигырьләре сәхнәгә кайтты. Азатлык радиосы, 4.02.2017 һ. б.
Фильмография «Кияү балакай» һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2020 — Татарстанның атказанган артисты — «театр сәнгате үсешенә керткән өлеш өчен»Раил Шәмсуаров -атказанган артист. Камал театрының Вконтакте сәхифәсе.
Гаиләсе Хатыны Зөлфия missis_zulfiya. instagram, 2013 елда өйләнешкәннәр; кызлары Нәфисә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Раил Шәмсуаров турында Г. Камал театрының рәсми сайтында Чулпан Гарифуллина. Мин бит әле артист кына. «Ватаным Татарстан», 13.07.2018 Раил Шәмсуаров: «Эшкә килгән көннән сәер рольләр ябышты». Шәһри Казан, 19.04.2015 Нәзилә Хуҗина. Раил Шәмсуаров: “Хатын-кыз эшеннән ләззәт таба идем”. «Акчарлак», 10.04.2014 «Манзара». Раил Шәмсуаров. 30.04.2019 (YouTube видео, 7:34) «Хәерле көн, Татарстан!» Раил Шәмсуаров. 07.08.2019 (YouTube видео, 8:24)
Моны да карагыз
Төркем:Актерлар Төркем:Татар артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары