Тау чыпчыклары () — чыпчыксыманнар отрядындагы иң зур семьялык; Австралиядән башка бөтен илләрдә яшәгән 12 000 чамасы төргә бүленә. Кечкенә зурлыктагы кошлар..

Таралу Киң таралганнар, Мадагаскарда, Яңа Гвинеядә, Австралия һәм Океаниядә генә очрамыйлар. Куаклы тундрадан алып чүлләр һәм тропикларга кадәр, диңгез өслеге биеклегеннән тауларның альп билбавына кадәр яшиләр. Урта киңлекләрдә аеруча таралганнар. Элекке СССР территориясендә 35 төре очрый .

Татарстан территориясендә 14 төре бар. Купшыл, балан чыпчыгы (карабүрек), чыршы чукыры (Loxia curvirostra) ел дәвамында яши. Яшел чыпчык (Chloris chloris), кызылтүш, сары чыпчык, гади ясмык чыпчыгы (Carpodacuserythrinus) һәм башкалар оя кору өчен очып киләләр.

Корташар кош (Pinicola enucieator), пуночка (Plectrophenaxnivalis), гади кыр чыпчыгы (Acanthis flammea) кышларга очып киләләр. Юрок (Fringilla montifringilla) очып уза.

Тасвирлау Семьялык вәкилләре вак һәм уртача зурлыкта; тән озынлыгы 10-22 см. Тән массасы 8 дән 80 гә кадәр, уртача 22 грамм. Кыска муенлы, түгәрәк башлы һәм уртача зурлыктагы канатлы, төрле төстәге тыгыз куе каурыйлы тыгыз гәүдәле кошлар. Канатлары түгәрәк яки бераз очлы. Функциональ беренчел җилпү каурыйлары тугыз, унынчысы рудиментар. Койрыгы 12 уртача озынлыктагы (сирәгрәк кыска яки озынайтылган) каурыйдан тора. Койрык туры киселгән яки уртада уемлы Барлык төрләрдә дә диярлек җенси диморфизм сизелә. Ата кошлар гадәттә ана кошларга караганда ачыграк төстә, еш кына кызыл, сары һәм яшел төсмерләре була..

Томшыгы төрле зурлыкта һәм формада. Койрыгы уемтылы, туры яки очы аз гына түгәрәкләнгән.

Моногамнар. Аерым пар булып оялыйлар. Агачларда, куакларда ачык, тирән төпле оялар ясыйлар. 4-6 чуар йомырка салалар. Тау чыпчыкларының барлык вәкилләре, нигездә, үсемлек азык белән, фәкатъ балаларын ашату чорында гына бөҗәкләр белән тукланалар.

Чүп үләннәре орлыкларын ашап файда китерәләр.

Искәрмәләр

Әдәбият Биологический энциклопедический словарь / Гл. ред. М. С. Гиляров; Редкол.: А. А. Баев, Г. Г. Винберг, Г. А. Заварзин и др. — 2-е изд., исправл. — : Советская энциклопедия, 1989. — 864 с. — ISBN 5-85270-002-9. [См. аннотацию .]

Иерусалимский И. Попугаи и певчие птицы: виды, содержание, обучение. — Ростов-на-Дону: Владис, 2001. — 320 с. — ISBN 5-94194-073-4.

Птицы Советского Союза / Под ред. Г. П. Дементьева и Н. А. Гладкова. — : Советская наука, 1954. — Т. 5.

Сылтамалар

«Pets Inform» сайтында Тау чыпчыклары

Моны да карагыз

Төркем:Тау чыпчыгы кошлар Төркем:Кошлар гаиләлекләре