НекрашунцыНазвы населеных пунктаў Рэспублікі Беларусь: Гродзенская вобласць: нарматыўны даведнік / І. А. Гапоненка і інш.; пад рэд. В. П. Лемцюговай. — Мн.: Тэхналогія, 2004. — 469 с. ISBN 985-458-098-9 (, ) — Беларусьның Гродно өлкәсендә урнашкан татар авылы. Вороново районына карый.

Халкы

Халык саны — 42 кеше (2015).

Сәгать поясы

Халыкара стандарт буенча Некрашунцы Көнчыгыш Европа вакыты (Eastern Eurupean Time, EET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +2:00 гә тигез.

Тарих

Авылны XV гасырда беларус татарлары нигезләгән. Беренче тапкыр 1415 елда телгә алына.Мухлинский, А. Исследование о происхождении и состоянии литовских татар / А. Мухлинский. – СПб. : Изд-во Санкт-Петербургского ун-та, 1857. – 70 с.

1950 елларга кадәр авылда тирә якта яшәүче татарлар өчен, Мисыр хакимнәре, Америка татарлары ярдәме белән салынган мәчет эшләгән. Мәчеткә Камейш авылыннан, соңрак Кырым генералы булган, Матей Сулькевич йөрүе билгеле. Мәчет мәхәлләсенә Алекшишка, Милькунцы, Улановщина, Талькунцы авыллары татарлары да караган.

Бүгенге көндә авылда татар зираты сакланып калган.

1930-40 елларда татарларның бер өлеше сөргенгә сөрелә. Күпчелек халкы, шул исәптән татарлар да, кырым татарлары кебек сөрелүдән куркып, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Польшага, азрак өлеше Литвага, соңрак Беларусь шәһәрләренә күченә.Лыч, Л. Гiсторыя культуры Беларусi / Л. Лыч, У. Навiцкi. – Мінск : ВП «Экаперспектыва», 1997. – 486 с.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Помнит только кладбище. Как исчезла самая старая татарская деревня в Беларуси.

Төркем:Вороново районы торак пунктлары Төркем:Беларусь татар авыллары