Санна Марин (}, Санна Мирелла Марин () (1985 елның 16 ноябре, Финляндия, Һелсинки) — Финляндия сәясәтчесе, 2019-2023 елларда Финляндия премьер-министры.Отставка Санны Марин принята: какой запомнят самого молодого премьера. dp.ru, 6.04.2023. 2015 елның 22 апреленнән Финляндия парламенты (эдускунта) депутаты. 2019 елның 6 июленнән Финляндиянең транспорт һәм элемтә министры. Финляндиядә премьер-министр итеп сайланган өченче хатын-кызДмитрий Вачедин. В Финляндии выбран новый премьер-министр. Deutsche Welle, 08.12.2019. Сайланган вакытында — дөньяның иң яшь премьер-министры (34 яшь)Глава Эстонии извинилась за министра, оскорбившего финского премьера. РИА Новости, 16.12.2019.
Тәрҗемәи хәле 1985 елның 16 ноябрендә Һелсинкида ярлы гаиләдә туган. Санна Марин кечкенә чагында әтисе белән әнисе аерылышкан. Кызны ике әнидән торган гаилә тәрбиягә ала. Гаиләсе белән Тамперега күчә. Мәктәптә укыганда пекарняга эшкә урнаша, аннары универмагта кассир булаАлексей Варенов. Финское правительство возглавит дочь двух мам. КП, 09.12.2019. «Җирле һәм төбәк администрациясендә идарә итү» белгечлеге буенча Тампере университетының менеджмент мәктәбендә бакалавриат тәмамлаган (2012). 2017 елдан административ тикшеренүләр өлкәсендә магистр дәрәҗәсе (B.Soc.Sc.) бар Sanna Marin. sannamarin.net.
Сәясәттә 2006 елда Финляндия социаль-демократик фиркасе әгъзасы була. Тампереда һәм Пирканмаа төбәгендә җирле сәясәттә актив катнаша, 2013—2017 елларда Тампере шәһәр шурасы рәисе булып эшли.
2015 һәм 2019 еллардагы парламент сайлауларында Финляндия социаль-демократик фиркасеннән фин парламенты депутаты итеп сайлана.
2019 елның 6 июлендә оешкан Министрлар кабинетында транспорт һәм элемтә министры була (элекке хөкүмәттә хатын-кызлар 19 вазифаның 11ен биләгән).
2014 елдан Финляндия социаль-демократик фиркасенең рәис урынбасары.
Премьер-министр Премьер-министр Антти Ринне почта хезмәткәрләренең нәҗтиҗәсендә вазифасыннан китә. Дәүләт почта хезмәте җитәкчелеге посылкаларны сортларга аеручы 700 хезмәткәр белән яңа хезмәт килешүе төзергә ниятли, яңа хезмәт килешүе кабул ителсә, почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы кимер иде. 29 ноябрьдә Финляндиянең җирле үзидарә эшләре һәм милек белән идарә итү министры социал-демократ Сирпа Паатеро отставкага китә. 3 декабрьдә премьер-министр Антти Ринна вазифасыннан китә. 2019 елның 8 декабрендә узган фирка эчендә тавыш бирү нәтиҗәсендә Санна Марин кандидатурасы җиңеп чыга Финляндия хөкүмәте башлыгы отставкага китте. dw.com. Санна Марин 29 тавыш, аның көндәше булган Финляндия социаль-демократик фиркасенең парламенттагы фракциясе башлыгы Антти Линдтман 23 тавыш җыя. 10 декабрьдә эдускунта (парламент) премьер вазифасына Санна Марин кандидатурасын раслый.
Гаилә хәле Ире Маркус Рейккенен, кызлары Эмма (2018 елгы). Санна Марин — вегетариан ризыгын кулланучы. Искәрмәләр
Сылтамалар Sanna Marin. Parliament of Finland Sanna Marin. sannamarin.net Sanna Marin. twitter.com
Төркем:Финляндия сәясәтчеләре Төркем:Финляндия премьер-министрлары Төркем:Тампере университетын тәмамлаучылар Төркем:XXI гасыр сәясәтчеләре Төркем:Хатын-кызлар — дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары