Айдар Юзиев, Айдар Нил улы ЮзиевПрофессор Айдар Юзиев «Курсави һәм Мәрҗани - суфичылык турында» дигән темага лекция тәкъдим итә. «Татар-Ислам» МА, 7.04.2017 (1958 елның 7 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — галим-фәлсәфәче, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2018), фәлсәфә фәннәре докторы (1998), профессор. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1999 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1958 елның 7 июлендә Казанда әдәбият галиме Нил Гафур улы Юзиев (1931—1996) гаиләсендә туган. 1981—1983 елларда Совет Армиясе сафларында гарәп теленнән тәрҗемәче буларак хәрби хезмәттә була. 1980 елда «Гарәп теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының Көнчыгыш факультетын, 1989 елда Мәскәүдә ССРБ ФА Фәлсәфә институтының көнчыгыш секторы аспирантурасын тәмамлый (остазлары фән докторлары Артур Сагадаев, Тәүфыйк Ибраһим, Владимир Пустарнаков)Альберт Шакиров. Фәлсәфәче Айдар Юзиев: ислам фәлсәфәсе. «Татар дөньясы», 2003 ел, № 19. 1990 елда ССРБ ФА Фәлсәфә институтында «Ш. Мәрҗани һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе» дигән темага фәлсәфә фәннәре кандидаты, 1998 елда Фәлсәфә институтында «XVIII гасыр азагы - XIX гасырларда татар фәлсәфи фикере» дигән темага фәлсәфә фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәләренә диссертация яклый.

Хезмәт юлы 1980 елдан ССРБ Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, татар иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре булып эшли.

1998—2002 елларда Татарстан Фәннәр Академиясе аспирантларына фәлсәфә буенча лекцияләр укый.

2000—2005 елларда Татар дәүләт гуманитар институтында фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдире булып эшли.

2005—2006 елларда Казан социаль-юридик институтының фәнни эш буенча проректоры.

2006 елдан Россия дәүләт гадел хөкем университетының (РДГХУ, ) социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире. Вузда эшчәнлеге Россия суд системасы өчен белгечләр әзерләү белән бәйлеКоллегаларны Татарстан Республикасының мактаулы исемнәрен алу белән котлау. РДГХУ сайты, 24.12.2018.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе Россия, татар фәлсәфи фикере һәм Ислам мәсьәләләре, гарәп телендә язылган татар чыганаклары. 15тән артык монография һәм 100 дән артык мәкалә авторы Айдар Нил улы Юзиев. Ислам мәдәнияте тикшеренүләре фонды.

Хезмәтләре XVIII гасыр ахыры - XIX гасырдагы татар фәлсәфи фикере: (эволюция, төп юнәлешләр һәм вәкилләр). Казан: «Иман», 1998. XVIII гасыр ахыры - XIX гасырдагы татар фәлсәфи фикере. К.: ТКН, 2001. ISBN 5-298-00996-4 Гомуммөселман контекстында татар дини-фәлсәфи фикере (автордаш). К.: ТКН, 2002. Ш. Мәрҗанинең дөньяга карашлары һәм гарәп-мөселман фәлсәфәсе. К., 2002. Мәрҗанинең көнчыгыш халыклары турында очерклары (тәрҗемә). К., 2003. Мәрҗәни исемендәге йолдыз (Шиһабетдин Мәрҗани турында документаль биографик повесть). Казан: «Гасыр», 2005. ISBN 5-93001-025-0 Татар халкының фәлсәфи фикере. К., 2007. Мәрҗани татар элитасы турында (1789-1889) (иске татар теленнән тәрҗемә һәм искәрмәләр, И. Ф. Гыймадиев белән берлектә). Мәскәү: «Мәрҗани» нәшрият йорты, 2009. Хөсәен Фәизхан - беренче татар мәгърифәтчесе (Д. В. Мөхетдинов белән берлектә). Түбән Новгород: «Медина», 2011. ISBN 978-5-9756-0071-4 Татар дини-реформаторлык фикере (XIX-XX гасыр башы). К.: ТКН, 2012. Татар халкының мәгърифәтчелек фикере (XIX — XX гасырлар башы): монография. К.: ТКН, 2014 Об авторе. Юзеев Айдар Нилович. Библиотека Ихтика Вконтакте. ISBN 978-5-298-02760-1

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2018 — Татарстанның атказанган фән эшлеклесе — «күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен» Хезмәтләрен хөрмәтләп. «Республика Татарстан», 25.07.2018.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Айдар Нил улы Юзиев. kb.rgup.ru Юзиев Айдар Нил улы. «Гасырлар авазы», 2015 ел, 1-2нче сан. Айдар Юзиев: «Татарстанда суфичылык таралырга тиеш түгел». Татар-информ МА, 11.05.2017.

Моны да карагыз

Төркем:Фәлсәфәчеләр Төркем:Фәлсәфә фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре