«Диянәт» (دیانت, Диянәт – «динлелек, дин тотучылык»Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре (төзүчеләр К. З. Хәмзин, М. И. Мәхмүтов, Г. Ш. Сәйфуллин). К.: ТКН, 1965, 112нче бит) — мөселманнар өчен 1926—1928 елларда Уфада чыгарылган рәсемле, дини мәгърифәт басмасы (журнал).
Тарих 1917 елда оешып, 1930-еллар ахырында ябылган БАССР мөселманнарының үзәк диния нәзарәте басма органы булган. Җаваплы мөхәррире һәм нашире — М. Гатаи (мөфти Мотыйгулла Гатауллин). Әлеге басма Мәскәү, Одесса, Уфа басмаханәләрендә нәшер ителгән. Анда дини тәгълимат, үгет-нәсихәт, мәхәлләләр саны, имам-хатиблар, мөәзиннәр турында мәгълүмат, кануннар һәм күрсәтмәләр басылган. Материалның күпчелеге гарәп әлифбасында төрки телдә (төрки-татар телендә) Тюрки (язык), аерым документлар кириллицада рус телендә биреп барылган. Басма эшендә шулай ук мөселман дин эшлеклеләре Мотаһар Камалетдинов, Гыйниятулла Капкаев, Галләметдин Ханисламов һ. б. катнаша.
Журнал программасы Дини вәгазь һәм нәсихәт хакында Дини вә әхлакый тәрбия юллары Дини вә рухани эшләрне алып бару хакында мәгълүмат Дини, хөкеми вә фәлсәфәви мәкаләләр Дин әһеләренең вазифави бурычлары Дини сорауларга җаваплар һәм фәтвалар Дини эшләргә бәйле кануннар, рәсми мәгълүматлар Сүз башы. «Диянәт», 1928 ел, № 1.
Яңа тарих БР мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Айнур хәзрәт Биргалин башлангычы белән 2019 елның июленнән «Диянәт» () исемле журнал (янәдән) чыга «Диянәт», 2019 ел, № 1. БР мөселманнарының диния нәзарәте сайты, 15.07.2019 Муфтий Башкирии Айнур Биргалин совершил рабочий визит в город Агидель. Официальный сайт духовного управления мусульман РФ, 02.09.2019. Мөхәррире — Даян Мәҗитов. Тиражы — ~1 мең. Кварталга 1 мәртәбә чыга. Беренче саны мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин (1946—2019) истәлегенә багышлана. Штатта татарчага тәрҗемә итүче каралган, җомга хөтбәләре татарча да бирелә И. о. главы ДУМ Башкирии Айнур Биргалин: «Говорят, я молодой и злой». mkset.ru, 13.05.2019.
Сылтамалар К 100-летию Башкортостана возобновляется выпуск журнала «Дианат». БР мөселманнарының диния нәзарәте сайты, 15.07.2019
Искәрмәләр
Төркем:1926 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Ислам Төркем:Уфа матбугаты