Диего-Рамирес утраулары () – Дрейк бугазында, Һорн борыныннан 100 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан утраулар төркеме. Төньяктан көньякка 8 км га сузылган; иң зур утравы – Бартоломео, утраулар төркеменең иң көньяк ноктасы – Агила утраучыгы Чилинең һәм Американың иң көньяк ноктасы булып тора. Тундра климаты зонасында урнашкан; явым-төшемнәр күп була. Утраулар 1619 елда бертуган Бартоломе һәм Гонсало Нодальләр экспедициясе тарафыннан ачыла; исеме шушы экспедициядә штурман булып катнашкан Диего Рамирес де Арельяно хөрмәтенә бирелә. Көньяк Сәндвич утрауларын ачканга кадәр (1775) дөньяның иң көньяк ноктасы дип саналган.https://www.lonelyplanet.com/chile/islas-diego-ramirez

Искәрмәләр