Просвет () — Татарстан АССР Зәй районы Александр Бистәсе авыл советына караган, 1986 елда юкка чыккан торак пункт (авыл). География Авыл Урман Зәе (Ирнә) елгасының уң ярында, Александр Бистәсе авылыннан 1,5 км аскарак, Зәй тимер юл станциясеннән 15 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталары: киңлек 55.204256, озынлык 52.086225 Заинск на карте.. Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Демография Халык Провет. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 195-196.Просвет. Tatarica. Татарская энциклопедия19301939196619865464770 Төп халык — руслар. Тарих Яңа торак пункт 1920-еллар башында Александр Бистәсе авылыннан аерылып чыгып, үз җирләренә якынрак урнашкан крестьяннар тарафыннан нигезләнгән. Авылның атамасы «Просвет» «якты киләчәк»не аңлаткан. Күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, авылда 1930 елда «III пятилетка» (3нче бишьеллык) авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оештырыла. Артельгә 356 га сөрүлек җирләр һәм Урман Зәе үзәненнән болыннар бүленеп бирелә. Бөек Ватан сугышы фронтларына (1941—1945 еллар) авылдан киткән 4 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак булган яки хәбәрсез югалган). 1930 елдан авыл Акташ районына, 1948 елдан Зәй районына, 1963 елдан Чаллы районына, 1986 елдан Зәй районына караган. 1950 елда, колхозларны эреләндерүнең беренче дулкынында, «III пятилетка» (Просвет) белән «II пятилетка» (Киселевка) бер эреләндерелгән колхозга — «II пятилетка»га берләшә. 1952 елгың 1 гыйнварына авылда 19 хуҗалык булып, 77 кеше яши, төп халкы — руслар. 1958 елның апрелендә «II пятилетка» «Кызыл партизан» колхозына кушылаПросвет. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 236-237Александровская Слобода. Tatarica. Татарская энциклопедия. 1970 елда «Кызыл партизан» колхозы шул ук исемдәге совхоз итеп үзгәртеп корыла (беренче директор – А. С. Рагузин). Мөстәкыйль хуҗалык итү мөмкинлеге калмагач, авыл халкы тарала башлый. Бер өлеше кире совхозның үзәк усадьбасы булган Александр Бистәсенә әйләнеп кайта, бер өлеше якындагы шәһәрләргә, шул исәптән Зәй шәһәренә күчеп китә. 1986 елда авыл яшәүдән туктый . Әдәбият Просвет. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 195-196. Сылтамалар Просвет. Tatarica. Татарская энциклопедия Просвет. Исчезнувшие населѐнные пункты Республики Татарстан: справочник / под ред. Р. В. Шайдуллина. – Казань: ОП «Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ», 2016. – 320 с. ISBN 978-5-902375-13-5 Искәрмәләр

Төркем:Зәй районының торак пунктлары Төркем:Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары